Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты өстәмә һөнәри медицина белемен катгыйрак контрольдә тоту турында закон проектын кабул итәргә тәкъдим итте.
Хәзерге вакытта 127 уку йортында югары медицина белеме алырга мөмкин. Шуның яртысыннан кимрәге – Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагында. 10 меңнән артык оешма өстәмә белем программалары буенча эш алып бара.
– Квалификацияле белгечләре җитмәгән, тиешле матди ягы булмаган медицина оешмалары арасында белем бирүчеләр шактый. Өстәмә белем бирү өлкәсендә дистанцион бирү очраклары да артты. Мәгариф хезмәте базарында үз эшен намуслы башкармаучылар да күбәйде, – ди депутат Бадма Башанкаев.
Сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Семенова белдергәнчә, төп бурыч – сыйфатсыз мәгариф хезмәтен күрсәтүчеләргә көрәшү. Мисал да китергән. Әйтик, узган ел илнең ерак бер төбәгендә “Пластик хирургия” ординатура программасы буенча укытырга лицензия алган. Әмма бу төбәктә пластик операция ясамыйлар, моның өчен техник мөмкинлекләре дә юк. Нигездә вуз андый операцияләр үткәрә алмый. Мәгариф учреждениесе бернәрсә дә бозмаган, күзәтчелек органнарына булачак пластик хирурглар практикасы өчен база булырга ризалашкан өлкә хастаханәсе белән килешүне күрсәткән.
– Рособрнадзор медицина оешмасының теге яки бу хезмәтләрне тәкъдим итү мөмкинлекләрен тикшерә алмый, ләкин моны Росздравнадзор эшли алыр иде, – ди Семенова.
Дәүләт Думасының профильле комитеты медицина белемен контрольдә тотуны катгыйландыру турындагы закон проектын хуплаган. Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле документны тиз арада эшләп бетереп, язгы сессиядә кабул итәрләр дигән өметен белдерә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез