Казанның Авиатөзелеш районында 1000 урынга исәпләнгән тикшерү изоляторын төзү эшләре төгәлләнде. Аның гомуми мәйданы 21 мең квадрат метрдан артыграк тәшкил итә. СИЗО контроль-үткәрү пунктыннан, административ бина, 6 корпустан тора. Озак һәм кыска вакытлы күрешүләр өчен аерым корпус булдырылган. Анда кер юу бүлмәсе, кухня, ашханә, гараж каралган.
Тикшерү изоляторы территориясендә кинолог хезмәте корпусы, хезмәткәрләрне әзерләү өчен шәһәрчеге, шулай ук тир, күнегүләр һәм көрәш заллары белән спорт корпусы булдырылган.
СИЗО “2018-2026 елларга җинаять-башкару системасын үстерү” федераль программасы кысасында төзелде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез