Менделеевск шәһәре укучылары Бәзәкә авылында яшәүче, райондагы бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны 97 яшьлек Зәйнак Әһлиев белән очрашты. "Юность" кинотеатрында узган чара Россия, Татарстан, Менделеевск гимннары белән башланды. Соңыннан ветеран яшь буынга теләкләрен җиткерде.
Иң элек хөрмәтле ветеран, яшьармиячеләр Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр куйды. Зәйнак абый белән хатыны Әнисә апаны залга кадетлардан һәм яшьармиячеләрдән торган тере коридор буйлап хөрмәтләп озаттылар.
– Кадерле укучылар, сез бүген әһәмиятле вакыйганың шаһитләре. Мөхтәрәм ветеран озакламый 98 яшен тутырачак. Зәнак Әһлиевич – легенда, җиңүгә зур өлеш керткән шәхес, –диде район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева.
42 ел гомерен балалар укытуга багышлый ул. Тормыш иптәше Әнисә апа белән ике бала тәрбиялиләр. Хәзерге вакытта иң-иңгә куеп, 65 ел тату гомер кичерәләр.
Зәйнак абыйның укучысы Рәхилә Мирзаянова ветеран турында истәлекләре белән уртаклашты.
– Без укытучыларга якын итеп “апа”, “абый» дип дәшә идек. Зәйнак абый безгә хәрби әзерлек башлангычы, география фәннәрен укытты. Дәресләрен кызыклы, мавыктыргыч итеп аңлата белде. Автомат сүтеп җыю, тирда ату, "Аҗаган" уенында катнашу – һәрберсе аерым тарих. Безгә ныклы белем бирде, – ди ул.
17 яшьлек Зәйнак хәрби хезмәтен 1944 елның азагында Литвадада башлап, 1953 елда илнең иң көнчыгыш ноктасында Курил утрауларында офицер булып тәмамлый. «Германияне җиңгән өчен», «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнгән.
– Ватанны дошманнан азат итү өчен бар көчебезне куйдык. Хәзер дә илебездә тыныч түгел. Ләкин җиңүнең һичшиксез безнең якта булачагына ышанам. Балалар, сәламәт һәм белемле булыгыз. Иң мөһиме – бердәмлек,–дип теләде Зәйнак Әһлиев.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез