Көн тудымы – чир! Әле кайчан гына холера турындагы хәбәрләр тынычлыгыбызны алган иде. Узган атнада исә Россиядә менингит тарала башлавы билгеле булды. Исеме билгеле бер маркетплейсның товарларны аралау үзәгендә эшләүче җиде кешегә шундый диагноз куелган. Роспотребнадзор идарәсе белгечләре башка төбәкләргә дә, уяулыкны югалтырга ярамый, дип кисәтә. Менингит турында без нәрсәләр белеп торырга тиеш?
Табиб-терапевт, невролог Эльвина Халитова шул соравыбызга ачыклык кертте.
– Менингит – баш һәм арка мие тышчасы ялкынсынудан гыйбарәт. Вакытында дәваламасаң, ялкынсыну баш мие тукымасына ук күчәргә мөмкин. Бу исә бик куркыныч. Баш мие тукымасында ялкынсыну башланса, кеше даими рәвештә баш авыртудан тилмерә. Андый чакта авыртуны басу бик читен. Һава торышы үзгәргәндә баш авырту тагын да көчәя. Моннан тыш кешене паралич сугарга, ул чукракланырга, нерв күзәнәкләре зарарланырга да мөмкин. Баш мие тукымасы ялкынсынган балаларның үсешендә тоткарлыклар да башлана ала. Дөрес диагноз куелып, вакытында дәвалый башласаң, менингит йоктырган кеше тиз арада аякка баса. Аннан соң өзлегүләр дә күзәтелми.
– Менингитның вируслы, бактериаль, гөмбәчел, катнаш һәм паразитлы төрләре билгеле. Араларында бактериаль төре еш очрый. Ул иң куркынычы санала. Аны менингококк бактериясе китереп чыгара. Менингитның әлеге төре кисәк кенә башлана һәм тиз арада көчәя. Кешенең тән температурасы күтәрелә, калтырата башлый. Берничә көннән тәнгә тимгелләр чыга. Кеше баш әйләнүдән, муен мускуллары авыртудан да зарланырга мөмкин. Менингит вакытында яктылыкка карау да җәфага әверелә. Авыру һава юлы белән күчә.
– Менингиттан фәкать вакцина ярдәмендә генә сакланып була. Ул шушы авыруны йоктыручы белән аралашкан кешеләргә генә түгел, профилактика өчен дә ясала. Ул – бик җитди авыру. Менингитка балалар ешрак бирешә. Әлеге чир сабыйлар арасында өлкәннәр белән чагыштырганда 25 тапкыр ешрак очрый. Бала кечерәк булган саен менингитны да авырданрак уздыра. Шуңа күрә ике яше тулмаган балалар арасында әлеге чирдән үлем-китем очраклары аеруча күп теркәлә.
– Менингит һава юлы белән генә түгел пычрак куллар, юылмаган савыт-саба аша да кешедән кешегә йога ала. Аны юылмаган яшелчә, җиләк-җимеш ашау аркасында да эләктерергә мөмкин. Менингит хәтта заказ белән кайтартылган посылка аша да йога ала.
– Менингит билгеләре күзәтелгәндә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аны бары тик хастаханәдә генә дәвалап була. Чирдән өй шартларында, халык медицинасы ысуллары ярдәмендә генә котылырга маташу бик аяныч тәмамланырга мөмкин. Менингитны антибиотиклар ярдәмендә дәвалыйлар. Хастаханәдә ятып чыкканнан соң кеше тернәкләнү өчен өенә кайтарыла. Бу чорда да аңа даими рәвештә табибка күренеп торырга кирәк булачак. Менингит белән авырып терелгән кеше ярты ел дәвамында – ай саен, аннары өч айга бер тапкыр табибка барырга тиеш. Ник дигәндә, бу җитди чирдән соң ахыргача тернәкләнеп бетү өчен бик күп вакыт таләп ителә. Андый чакта кеше физик кына түгел, психик ярдәмгә дә мохтаҗ була.
– Кыш көне башыңа киеп йөрмәсәң, менингит башланачак, дигән фикер яши. Әмма бу мәкерле чирдән башлык кына саклап кала алмый. Ник дигәндә, менингит китереп чыгаручы микроорганизмнар адым саен. Дөрес, башка кимичә йөргән кеше туңарга, бу исә иммунитетны какшатырга мөмкин. Бу исә, үз чиратында, менингит йоктыру өчен менә дигән җирлек.
Менингиттан саклану өчен киңәшләр:
– кеше күп җыелган урыннарда битлек киеп йөрегез;
– менингит белән авырган кешеләр белән аралашуны кичектереп торыгыз, аралашкан очракта чирне кисәтү өчен махсус дарулар эчеп кую зыян итмәс;
– йорт-җирне һәрчак чисталыкта тотыгыз;
– ашар алдыннан кулларны яхшылап юарга, яшелчә, җиләк-җимешләрне юып ашарга онытмагыз;
– дөрес туклану, витаминнар эчү хисабына иммунитетны ныгыту ягын да кайгыртыгыз;
– менингит йоктырмыйм дисәң, торгын сулыкларда су коенырга да ярамый.
– менингитка каршы вакцина ясатырга онытмагыз.
Динә Гыйлаҗиева
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез