Татарстанда иртәгә, 18 июльдә, һава шартларының начараюы көтелә, дип кисәтә метеорологлар. Төнлә һәм иртән томан фаразлана, көндез һәм кич - боз һәм 22 м/с кадәр җил көчәюе белән яшен көтелә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Татарстанда иртәгә, 18 июльдә, һава шартларының начараюы көтелә, дип кисәтә метеорологлар. Төнлә һәм иртән томан фаразлана, көндез һәм кич - боз һәм 22 м/с кадәр җил көчәюе белән яшен көтелә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Илнең алга киткән төбәге буларак, Татарстан Россия белән Мисыр мөнәсәбәтләрен үстерүгә зур өлеш кертә. Рәис Рөстәм Миңнеханов бу ил җитәкчеләре белән очрашуда шулай диде. Каһирәдә яклар хезмәттәшлекне ныгыту мөмкинлекләре турында фикер алышты.
20 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Тәртип» радиосының чираттагы «Кабатланмас моңнар» концерты узачак.
Әнием, син минем иң газизем. Без моның шулай икәнен акыл белән, йөрәк белән кайчан аңлый башлыйбыз икән?
Ютазы районының Бәйрәкә Тамак авылында яшәүче 100 яшьлек тыл ветераны Хөбәйбә Баязитова – «Ак Барс» хоккей командасының тугры җанатары. Уеннарның берсен дә калдырмый, уенчыларны исемләп белә, мөмкинлек туганда, боз өстендәге көрәшне хәтта стадионга да барып күзәтә.
Аксубай районының Яңа Ибрай авылында яшәүче 22 яшьлек Илһам Сөләйманов киләчәген авыл белән бәйләргә тели. Туган җирдә генә җанга рәхәт, ди ул. Әтисе Ильяс 2010 елда «Гаилә фермасы» программасы белән эш башлый. Үзләренең басу-кырлары да бар. Без исә Илһам белән авылның киләчәге, фермадагы эш, малкайлар турында сөйләштек.
Кайберәүләрнең смартфоны паспорты фотосурәтеннән алып домофоны кодына кадәр бөтен «сер»ен сыйдырган. Ә аны югалту яки урлату куркынычы да юк түгел. Шулай була калса, барлык мәгълүматларыгыз мошенниклар кулына эләгергә мөмкин бит. Смартфонда нәрсәләрне сакларга ярамавын искәртеп үтәбез.
Быел терлекләрне көтүгә куу, электр көтүчегә туплау тыелачак, имеш. Бу чаралар маллар арасында таралган йогышлы авыруларны булдырмый калу өчен эшләнә, ди. Редакциягә республиканың берничә районыннан әнә шундый эчтәлектәге хатлар килеп иреште. Нәрсәнең чын, ә нәрсәнең ялган икәнен ачыкладык.
Карга боткасы бәйрәмен үткәрер өчен ярма, күкәй җыючы балалар капкагызны какса, ачмый калмагыз. «Бал-бал күкәй, саран түтәй» булып, кеше көлкесенә калырсыз.
Сабыйларга кечкенәдән үк берничә тел өйрәтү зыянлы түгелме? Мультфильмнар балаларны сөйләшергә өйрәтәме? Казандагы 147 нче балалар бакчасының югары категорияле укытучы-логопеды Миләүшә Сәлахова белән сабыйлар телендәге кимчелекләр, аларны бетерү юллары турында сөйләштек.
Казанда 25 апрельдә узачак гомумшәһәр өмәсенә «Минем Казан» порталы аша язылырга мөмкин. Платформада эшли башлаган махсус бүлек йорт янындагы уңайлы урынны сайларга, теркәлергә һәм электрон почта аша искәртмәләр алырга мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген Аппарат киңәшмәсендә Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров сөйләде.
Фикер өстәү
Фикерегез