Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе иясе Миләүшә Тәминдарова – гаҗәеп үзенчәлекле һәм башкаларга охшамаган дирижер. Аның иҗат юнәлешен аңлаучылар да, тәнкыйтьләүчеләр дә җитәрлек. Ләкин дирижер ханым бирешә торган түгел. Ул үзе салган юлдан бары тик алга бара. Бүгенге әңгәмәбез Миләүшә Тәминдарованың тормыш һәм иҗат кагыйдәләре хакында.
– Сез сәхнәдә тыныч кына дирижерлык итә алмыйсыз. Кайвакыт без күреп ияләшкән затлы һөнәр белән Миләүшә Тәминдарованың ташып торган энергиясе үзара көрәшә кебек тоела...
– Бу очракта көрәшү сүзен яхшы мәгънәдә кабул итәргә кирәк. Юк, бу, тукта әле, бар традицияләрне җимереп, үземчә үзгәртим дигән максат куеп эшләнми. Безнең камера хорының бүгенге торышы – зур тәҗрибә туплау, минем тоемлауларым аша узылган юл нәтиҗәсе ул. Мин үз артымда халкым торганын, аларның кәефе нинди булуын, нәрсә ишетергә теләүләрен һәм аларга хәзерге вакытта нәрсә җитмәвен тоеп иҗат итәм. Син хор сәнгате белән шөгыльләнәсең икән, аның халыкчан булуын онытмаска тиеш. Ни өчен югары академик сәнгать эстрадага, попсага көндәш түгел? Мин бу хакта озак уйландым. Ни өчен кеше эстрадага ныграк тартыла? Бу сорауга җавап эзли башлагач, шуны аңладым: популяр жанр артисты һәрвакыт тамашачының күзенә, ә академик җырчы нотага карый. Менә шул кечкенә генә аерма тамашачы белән артист арасында зур киртә барлыкка китерә. Каршыңдагы ноталарны алып атып, кешеләрнең күзләренә карап җырлый башлыйсың икән, академик җырны башкарганда да аңлатып булмый торган бер могҗиза барлыкка килә. Чөнки син аның нәрсә теләгәнен белә аласың, ышанычын яулыйсың. Тагын бер нәрсә – энергия. Миннән: «Син энергияне каян аласың?» – дип сорыйлар. Аны күрсәтә белергә өйрәнергә кирәк. Үз хәрәкәтләрең, мануаль техникаң белән син аны чыгара белергә тиеш. Ни өчен дирижерларда салкын канлылык сизеләме? Бу халәт ХХ гасыр композиторлары аша килгән. Игорь Стравинский дигән композитор дирижерларга үз әсәрләренең мәгънәсен ачып бирүне тыйган. Фәнни-техник үсеш чорында бар нәрсәне гадиләштерү барлыкка килә. Кешеләр үз хисләрен күрсәтүдән дә тыела башлый. Кешене күз яшьләре, аның елмаюы кеше итә. Без хәзер ясалма фәһем чорында яшибез. Куркыныч та булып куя. Ул бит хисләрне, күз яшьләрен, икеләнүләрне бирә алмый. Үз-үзенә сорау да куя алмый. Ә кеше булдыра ала. Шуңа да алга таба кешелек җәмгыяте романтизмга, энергиягә, хискә бирелүгә омтылачак. Сәнгатьтә сораулар, уйланулар булырга тиеш. Шунсыз фикер үсеше булмаячак.

– Ләкин академик хорның халыкчанлыгын, сезнең эш стилен тәнкыйтьләүчеләр дә шактый бит.
– Без ияләшкән ниндидер калыплардан чыгу – кыюлык кебек ул. Миңа кайбер хезмәттәшләрем дә, гаҗәпләнеп: «Шулай эшләргә дә мөмкинмени?» –дигән сорауны бирә. Әйе, үз өстеңә шундый юнәлешне алу, көрәш юлына басу бик зур җаваплылык таләп итә. Ә бездә кешеләр, бигрәк тә академик сәнгатьтә, җайга салынган юлдан барырга ярата. Янәсе, шулай итеп алар гореф-гадәтләрне саклый.
Без гореф-гадәтләрне консервлап куярга тиеш түгел, ә аны буыннан-буынга тапшырырга, популярлаштырырга, кулланырга, сокландырырга тиеш. Музейда саклап ятудан файда юк. Ул кем өчен һәм ни өчен кирәк? Менә шуны аңлап эшләргә, халык игътибарын җәлеп итәргә кирәк.
Ә минем максат бер – тавышның матурлыгын, нәфислеген саклап, үзем сайлаган жанрны камилләштереп, тамашачы игътибарын җәлеп итү. Хәзерге вакытта бер генә жанрда иҗат итеп, популяр булып булмый. Син үз даирәңдәге кешеләргә генә кызыклы булачаксың. Хор эшчәнлеге дә үз иҗатын бер юнәлештә генә алып барса, тамашачыны җәлеп итә алмый. Бүген безнең хор концертларына гади халык йөри һәм алар анда барысын да ишетеп кайтып китә. Бахны да, Чайковскийны да, «Әннәги-геннәги»не дә тыңлыйлар. Концертларыбызда татар музыкасы да, катлаулы заманча музыка да, акапелла да бар. Һәм тамашачының үзен дә җырлатабыз. Халык интерактивлыкны бик ярата, һәр концертта аны көтеп тора.
– Сез җырчы да була алыр идегез. Хатын-кыз буларак, дирижерлык һөнәре нәрсәсе белән җәлеп итте?
– Бу да – минем тормышымдагы бер көрәш. Остазым, бөек дирижер Семен Казачков хезмәттәшләренә: «Безнең һөнәргә хатын-кызларны якын җибәрмәгез», – дип әйтә иде. Ләкин бу язмышның бер сынавы микән, безнең һөнәрнең алга таба үсеше хәзерге вакытта хатын-кызлар кулында. Мин үземдә ирләргә хас батырлык та, хатын-кызларга хас нәфислек сыйфатларын да тоям. Ул миңа әти-әниемнән күчкәндер. Бу эшкә алынгансың икән, син каядыр үз сүзеңне әйтергә, үзеңнекен эшли белергә тиеш. Юкса синең әйләнә-тирәңдә шулкадәр икеләнүчеләр күп. Үзем турында ниләр генә ишетмәдем. Шоумен да диделәр, андый-мондый да диделәр. Ләкин мин елый-елый булса да, башымны аска иеп булса да, буразнаны ерып алга бардым. Үҗәтлегем, нәрсә эшләргә теләгәнемне аңлап эшләвем бирешмәскә ярдәм итте. Ни өчен җырчы булмадым? Җырчы хезмәте – иң авыр хезмәт дип уйлыйм. Сиңа туңарга да, авырырга да ярамый. Синең бар эшчәнлегең кечкенә генә тавыш җепселләренә бәйле. Ә дирижер буларак, мин хордагы кызлар һәм егетләрнең тавышлары белән идарә итәм, аларның тавышларын үстерү белән шөгыльләнәм, уңышларына сөенәм. Концертта бер-ике җыр җырласам, миңа шул җитә.

– Сезнең хордагы солистлар сәхнәгә шундый горур кыяфәттә чыгып баса – әйтерсең, барысы да затлы нәселдән. Сез аларны ничек сайлыйсыз?
– Бу – безнең вокал укытучысы Венера Федотованың тырышлыгы нәтиҗәсе. Вокал дәресләре һәр җырчының гәүдә тотышын тәртипкә китерүдән башлана. Син тураеп, күкрәгеңне киереп басасың икән, шунда ук кыяфәтең үзгәрә. Бөкерәеп бассаң, мескенгә әйләнәсең. Мин концертлардан соң фотоларны карарга яратам. Кем ничек басып тора, анда барысы да күренә. Гәүдәң төз, башың югары икән, бу синең горурлыгың, нәселле булуың хакында сөйли. Тавыш та башкача чыга. Энергияң дә барлыкка килә.
– Сез бик затлы гаиләдә туган бала бит. Әти-әниегез турында сөйләгез әле.
– Минем бабакаем Казанның Фрунзе урамында кечкенә генә шәхси йортта яши иде. Ялларда ул гел безгә килә. Матур җырлый. Безгә килгәч, маңгаен тәрәзәгә терәп куя да озаклап урамга карап утыра. Без яшәгән дүртенче каттан аңа яңа киңлекләр ачылгандыр, күрәсең. Бабай себер татары иде. Тәрәзәдән карый-карый, себер татарларының озын көйләрен сузып җырлап утыра. Менә шул картина минем күңелдә саклана. Әтием – фронтовик, сугышның башыннан ахырына кадәр көрәшкән кеше. «Риголетто» операсын яттан белә иде. Ул заманда интернет булмаган бит, кешеләр операга йөргән. Кунаклар җыелса, ул башта мине пианинода уйната иде. Шуннан соң гына табын янына утыралар. Рәшидә апам Камал театрының ул вакыттагы баш режиссеры Сәет Булатовта кияүдә иде. Бауман урамындагы фатирларына Җәүдәт Фәйзи, Нәкый Исәнбәт, Нәҗип Җиһанов һәм башка шундый шәхесләр җыелган. Әби белән бабай 1950 елларда Бахчасарайда укытучы булып эшләгәннәр. Анда да аларга Казаннан килгән шәхесләр җыела торган булган. Әхмәт Ерикәй фотога төшерү белән мавыккан. Ул аларның бергә җыелганын сурәткә дә төшергән. Миндә ул фото саклана. Әнием Җәүдәт Фәйзи язган «Бишек җыры»ның беренче җырлаучы булган. Ул искиткеч матур җырлый иде. Сугыш башлангач, үз теләге белән фронтка киткән. Филология факультетының икенче курсында укыган кыз бала, Сталин стипендиясе иясе.
Әнием турында мин һәрвакыт горурланып сөйлим. Ул зәңгәр күзле, җирән төстәге калын чәчле иде. Әнием Таһирә – Әмирхан Еникиның «Кем җырлады?» әсәрендәге кызның прототибы. Бервакыт Әмирхан Еники фронтта блиндаж яныннан узганда аның татарча җырлаган тавышын ишеткән. Эзләп тапкан, танышканнар. Икенче бер вакытта поездда барганда яралы солдатның саташып татарча кычкырып сөйләшеп ятканын күргән. Һәм менә бу ике эпизодны бергә кушып, Әмирхан Еники «Кем җырлады?» дигән хикәясен язган. Андагы җырлаучы кызның прототибы минем әнием Таһирә икәнлеген ул вафатына берничә ел кала бер видеода да сөйләгән иде. Мин хәзер дә уйлап шаккатам: шундый нәфис, 18 яшьлек кыз ничек фронтка китә алды икән?
– Сездәге патриотик хиснең ни өчен шулкадәр көчле булуы хәзер инде аңлашыла.
– Әти футбол карап утырганда гимн яңгыраса, шундук торып басып, аны тыңлый иде. Безне дә бастыра иде. Мин халыклар дуслыгы яклы. Бер милләтне икенчесенә каршы куярга кирәкми. Безнең хор махсус хәрби операция булган урыннарга барып та күп тапкыр чыгыш ясады. «Ник барасыз?» – диючеләр дә булды. Коръәндә дә сәдака биргән һәм башка кешене юата алган кеше чын мөселман дип язылган. Сәдака ул акча бирү дигән сүз генә түгел. Ярдәмгә, җылы сүзгә мохтаҗ кешене юата аласың икән, бу да – сәдака. Ничек кенә булса да, без кеше булып калырга тиеш. Шуңа күрә үзебезнең концертларыбызда да төрле милләтләрнең җырларын башкарудан туктамыйбыз.
Мин күптән түгел ТНВ каналындагы «Музыкаль Сабантуй» тапшыруында катнаштым. Анда үз фикерләремне русча җиткердем. Шуннан соң нинди генә комментарийлар язмадылар. Маңкорт дип тә атадылар. Бу сүзләрне язучылар әлеге сүзнең чын мәгънәсен, маңкортның кем икәнен аңлый микән? Күпмилләтле илдә һәркем үзе теләгән телдә сөйләшә. Минем балачагым шундый чорга туры килде. Мәктәптә татар теле дәресе физкультура дәресе белән параллель рәвештә үтә иде. Һәм бала кайсы дәрескә барырга икәнен сайлый иде. Мыскыллап көлгәннәре дә булды. Татар телен балачактан шулай югалттым. Без бит – руслашкан шәһәр балалары. Ләкин мин үз телемә булган хөрмәтемне эшчәнлегем белән кайтарам. Үз коллективымдагы мордва, мари, удмурт, рус, чуаш милләтеннән булган кешеләрне татар телен аңларга, татар музыкасын яратырга өйрәттем. Алар Татарстан гимнын, «Туган тел» җырын һәм башка бик күп татар җырларын башкара. Мине гаепләп язган кешеләр Татарстан гимнының татарча сүзләрен яттан беләме икән? Мин рус телендә фикер йөртәм икән, ни өчен мин үз сүземне шул телдә әйтмәскә тиеш? Ни өчен без татар музыкасы бары тик татарлар өчен генә дип саныйбыз? Нишләп әле башка милләт кешеләре, шулай ук руслар аны тыңламаска, аңламаска тиеш. Тапшыруда минем тарафтан фикер русча әйтелгән икән, димәк, аны рус телендә сөйләшүчеләр дә аңлый алган дигән сүз. Татар тапшыруына аларда да кызыксыну барлыкка килсә, начармыни? «Бу җыр нәрсә турында, бу тапшыруда нәрсә турында сөйләшәләр?» – дип сорыйлар. Милли сәнгатебезгә башкаларны да тарту кирәк. Мин үземнең һәр концертымда «Эх, алмагачлары» җырын өйрәтәм. Самарада тамашачы сәхнәгә чыгып безнең белән җырлый. Ә миңа маңкорт дигән ул кешеләр берәрсен татарчага өйрәттеме икән? Әйе, минем матур итеп татарча сөйләшәсем килә. Мин телебезне аңлыйм да, кирәген сөйләшә дә алам. Ләкин фикеремне рус телендә җиткерү җиңелрәк.
– Ә сез нинди хуҗабикә?
– Минем гаиләмдә, Аллага шөкер, барысы да мөстәкыйль. Без киленем белән баштан ук сөйләшеп куйдык. «Мин «начар дәү әни» булам инде, яме», – дидем. Бик сирәк ялларымда гына оныкларыма коймак пешереп ашатам. Алар килә дә: «Әбекәй, син иң шәп коймак пешерүче», – диләр. Балаларым да – иҗади кешеләр. Улым – музыкант, бик оста барабанчы, иң яхшы дустым, киңәшчем. Ул – минем тарафтан әзерләнгән «Татар хор музыкасы антологиясе»нең продюсеры. Кызым үз эшчәнлеген финанс өлкәсендә үстерә, гел аралашып, киңәшләшеп торабыз. Мин – тулысынча иҗатка бирелгән кеше.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез