«Милли кием көне», иммерсив театр һәм йолалар: "Печән базары" ничек узды?

«Печән базары» заманча татар дизайны һәм шәһәр мәдәнияте фестивале 29-30 август көннәрендә Иске Татар бистәсендә узды. Бистәнең һәр почмагында XX гасыр башы мохите сизелде. Сәбәбе – быелгы фестиваль үзенчәлекләренең берсе булган «Милли кием көне», иммерсив театр, һәр ишегалды саен күрсәтелүче йолалар. Урам буйлап «Гәҗит сатам!» дип кычкырып йөргән малай, милли киемле егет-кызлар, «Тукай чордашлары»ның ачынып шигырь укулары, шул чактагы «көфер почмагы»на охшаган күренеш (театр программасында булмаса да, түбәтәйле бер төркем яшь егетнең гәпләшә-гәпләшә чәй эчеп утыруларын нәкъ шуңа охшаттым) – барысында да тарих чагылыш тапкан. Бу көннәрдә яшел чапан, ак чалма кигән Шиһабетдин Мәрҗанине дә күрергә мөмкин иде.

Иммерсив театрда катнашучылар гына түгел, «Печән базары» кунаклары арасында да милли киемлеләр шактый күренде. Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова да Татар бистәсенә чын татарча итеп киенеп килгән. «Татар булмасам да, татар киемен киясем килде. Милли костюмда йөрү көнкүреш киеменнән уңайлырак та хәтта», – фикере белән дип уртаклашты ул.

Быел бәйрәмчә итеп киенеп килүчеләрне тәмле чәй һәм алма белән сыйладылар.

– Милли киемле яшьләрнең күп булуы сөендерә. Без чәй белән сыйлагач, алар шулкадәр ошатып, кабаттан килеп, якыннарына да үләнле чәй сатып ала. Быел продукциябез белән кызыксынучылар артты, – дип сөйләде чәй эчү йоласын уздыручылар.

https://vatantat.ru/2020/08/32848/

Ике көндә дә «Печән базары»ның иң популяр мәйданчыклары – дизайн-маркет һәм фермер-маркет эшләде. Беренчесендә Казан, Уфа, Төмән өлкәсе, Сочи һәм Мәскәүдән килгән 50дән артык дизайнер милли эшләнмәләрен (милли бизәкле киемнәр, букчалар, бизәнү әйберләре, блокнотлар, агачтан ясалган табак-савытлар, китаплар, өстәл уеннары, уенчыклар һәм башкасы) күрсәтсә, фудкорт мәйданчыгында бәйрәм кунакларын милли тәм-томнар, ашлар белән сыйладылар, Татарстан фермерларының продукциясен тәкъдим иттеләр.

– «Печән базары»нда ел саен катнашабыз. Сатып алучыларның милли орнаментлы эшләнмәләргә игътибары артуы сизелә. Татарстанлылар гына түгел, чит төбәкләрдән килүчеләр дә бик кызыксынып карый, – дип сөйләде милли бизәкле күн сумкалар ясаучы Айгөл Садриева.

Сату-алу гына түгел, Иске Татар бистәсенә килүчеләр төрле темаларга багышланган лекцияләр тыңлап, фикер алышуда һәм дискуссияләрдә катнаша алды.

Моннан тыш, төрле почмакта балалар мәйданчыклары да эшләде. Төрле остаханәләр, өстәл уеннары, китаплар уку – нәни кунаклар өчен барысы да бар иде. Ә кичен Кабан күленең йөзмә сәхнәсендә «Печән базары»ның музыкаль өлеше башланды. Бәйрәмгә килүчеләр кояш баюны Казан, Ижау, Уфа музыкантларын тыңлап күзәтте.

«Манара белән бергә үзебез авыштыкмы?»

30 августта Казан кирмәнендә Tat Cult Fest яңа татар мәдәнияте һәм сәнгате фестивале гөрләде. Программа купшы булды: 30дан артык музыкаль чыгыш, балалар белән төрле уеннар, арт-объектлар, дизайн-маркет, лекцияләр – 15 гектарлы кирмән мәйданына барысын да сыйдырганнар иде.

Фестивальнең музыкаль өлеше дүрт сәхнәдә барды. Төп сәхнәдә чыгыш ясаучылар арасында «Ике Яр», «Abadeli», «Карт Аяк», «Gauga» төркемнәре, Артур Исламов, Сәйдә Мөхәммәтҗанова һәм башкалар бар иде.

– Быелгы фестивальгә пандемия үз төзәтмәләрен кертте: башка илләрдәге дусларыбыз чыгыш ясый алмады. Шулай да бәйрәм мохите сүрелмәде, узган елдагыдан «куерак» та булды кебек. Шәһәр һәм республиканың туган көнендә үз телебездә чыгыш ясый алуыбызга мин һәм төркемем бик сөендек, – дип сөйләде «Abadeli» төркеме солисты Әдилә Әхмәтова.

– Сәйдә Мөхәммәтҗанованың Yummi Music белән чыгышы күпләрнең хәтерендә калыр, дип уйлыйм. Сәйдә өчен дә, безнең өчен дә бу зур ачыш булды, – дип сөйләде фестивальне оештыручыларның берсе Рәдиф Кашапов. – Татарстан музыкантлары белән генә эшләсәк тә, быелгы фестиваль сыйфатлы чыгышларга бай булды. Моннан тыш, быел без аерым мәйданчыкка хореография белән кызыксынучыларны да җыйдык: биш биюче «Мигъмарият биетә» перфомансын күрсәтте.

https://vatantat.ru/2020/08/33008/

Кече сәхнәдә «Taraf», «Taturas», «Maturr», «Qaynar» һәм башка төркемнәр һәм солистлар чыгыш ясады.

– Тамашачының «тере» музыканы сагынулары сизелде. Без үзебез дә чыгышларны бик көтеп алдык. Шуңадырмы, сәхнәдәге мохит бик кызу булды, энергия ташып торды, – дип сөйләде «Taraf» төркеме солисты Булат Шәйми.

30 август кичендә кирмәндә электрон сәхнә дә эшләде. «Контрольные отпечатки», «Флаттер», «ПТУ» һәм башка музыкантлар көйләре астында кирмән диварларының төрле төсләргә керүен дә күзәтә алдык. Театраль сәхнәдә исә «Әлиф» һәм «Салкын кын»ны күрсәттеләр.

Казансуның икенче ягында

Бәйрәм «Казан» гаилә үзәге янында да гөрләде. «Гөрләде» дию генә аз булыр, чөнки берзаман шәһәрнең күрке – казан «кайный» башлады. Кайнамассың анда: шулкадәрле халыкны күптән күргәне юк иде бит аның.

Гаилә үзәге янындагы концерт программасында үзебезнекеләрдән Рифат Зарипов, Илсөя Бәдретдинова, Лэйна, «Dabro» төркеме (алар да Казанныкы, шәт) катнашса, кунаклар арасында Сергей Безруков һәм «Крестный папа» төркеме, яшь башкаручы Niletto һәм Валерий Сюткин бар иде.

Кичнең төп «йолдыз»ларын күрергә дип, ярты Казан купкан иде. Әйтерсең коронавирус гел булмаган: битлеклеләр ара-тирә генә күренде, караңгы төшә башлагач, алары да югалды. Дистанция турында әйтмим дә инде: тамашаны кешеләр икешәр катлап басып карады. Бәйрәм салютыннан соң да әле Декабристлар урамы кисәк таяк аткан кырмыска оясын хәтерләтте.

Лилия Гыймазова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

республика көне Лилия Гыймазова tat cult fest Печән базары фестивале

Көн хәбәре