Авыру балалар да башкалардан ким түгел. Узган ел Казандагы 4 нче мәктәп-интернат «Мәгариф» илкүләм проектында катнашып 4 миллион 165 мең сум акча откан. Әлеге акчага кабинетларга ремонт ясалган, кыйммәтле җиһазлар сатып алынган. Белгечләр әйтүенчә, заманча җиһазлар белемне яхшырак бирергә ярдәм итә.
Бүген мәктәп-интернатта республиканың биш район һәм Казаннан 7дән 21 яшькә кадәрге 191 бала тәрбияләнә. Күпчелеге дәресләрдән соң өйләренә кайтса, 40лабы якыннары белән атна ахырында гына очраша. Әти-әниләргә мәктәпкә килеп балалары белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирелгән.
Мәктәптә барлыгы 12 ел укыйлар. Директоры Зөлфия Габидуллина әйтүенчә, күпләр укуларын вузда дәвам итә. Һөнәр алгач, 70 проценты эшкә урнаша. Алар арасында хисапчы, программист, тарихчылар да бар, күбесе тел белгече булып чыга.
– Һәрберсе белән аерым программа буенча шөгыльләнәбез. Кемнең нәрсәгә сәләте бар, шуңа өстенлек бирергә тырышабыз. Бүген бездә «Язгы тамчы» дигән фестиваль үтә, анда барлык укучылар да җыр-моңга, биюгә сәләтен күрсәтәчәк, – ди Зөлфия Габидуллина. – «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты буенча 4 миллион сумнан артык акчага алты кабинетка җиһаз алдык, шулай ук 460 мең сумга ремонт ясадык. Әлеге шартларга сөенеп туя алмыйбыз. Хәзер бит замана укучылары төрлелекне, заманча ысулларны кулланырга ярата. Сәламәтлеге чикләнгән балаларның мөмкинлекләрен үстерүдә аларның файдасы зур.
Әнә логопед Лилия Мәхмүтова сенсорлы өстәл ярдәмендә балаларның фикерләү сәләтен үстерергә булыша.
– Бүген балалар мультфильм карап үсә, күбесендә – планшет, шуңа күрә заманча ысулларга бик тиз ияләштеләр. Мәктәптә авылдан килгән балалар да бар. Алар белән татар телендә аралашам. Сенсорлы өстәлдә дә татарча аңлатам. Заманча техника эшне күпкә җиңеләйтә, – ди Лилия.
САН
Татарстанда узган ел «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 17 мәктәп җиһазландырылган. Матди-техник базаны яңарту өчен 70,7 миллионнан артык акча тотылган. 2020 – 2024 елларда 22 мәктәпнең матди базасын ныгытмакчылар.
Гадәти мәктәптән бер дә ким түгел бу уку йорты. Монда да укучылар укырга-язарга өйрәнә, мисалын чишә, шигырен сөйли. Технология дәресендә кызлар тегәргә, ашарга пешерергә өйрәнә, кул эшләре белән шөгыльләнә. Дәрестән соң музыка, робот техникасы юнәлешләре буенча түгәрәкләр эшли. Экскурсиягә килгән бер егет бушлай робот техникасы түгәрәген алып барырга тәкъдим иткән. Үсмерләрнең акыллы, тырыш булуы кызыктырган аны. Түгәрәккә йөрүчеләр машина, эт ясарга өлгергән инде. «Этебез әлегә өрми. Анысына да өйрәтербез әле. Бер ай буе ясадык. Авыр булса да, тырыштык», – ди Дамир.
Музыка түгәрәгендә балалар махсус җиһазлар ярдәмендә тавышны тоемларга, җырларга өйрәнә. Вьетнамнан килгән 2 нче сыйныф укучысы Ань Гой безгә җырлап та күрсәтте.
Мәктәп-интернатта балаларның сәламәтлегенә дә зур игътибар бирелә. Табиб-педиатор Фидания Газизова әйтүенчә, аларның күбесе авыр хәрәкәтләнә, 97 проценты церебраль паралич белән авырый. Аларга төрле медицина хезмәте күрсәтелә.
– Гадәттә, кул белән эшлибез. Кайберләренә берәр сәгать массаж ясарга туры килә. Күбесе – арбада, авыр хәрәкәтләнә. Максатыбыз – аларны аякка бастыру, утырырга, хәрәкәтләнергә өйрәтү. 1 сентябрьдә төркемдәге 3 малай белән шөгыльләнә башлаган идек. Берсе хәзер үзе йөри, башкалары моңа кадәр эшли алмаган күнегүләрне башкара. Эшебезнең нәтиҗәсе бар, – ди дәвалау физкультурасы буенча 40 ел инструктор булып эшләүче Татьяна Сидорова.
Сәрия Мифтахова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез