Нигә аныкы алай да, минеке болай соң? Ник ул мондый да, мин андый түгел? Башкаларның тормышын күзәткәндә, күпләрнең күңелендә туа торган сораулардыр бу. Ни генә дисәк тә, безнең һәрберебезгә дә үзебезне башкалар белән чагыштыру хас. Бигрәк тә һәркемнең тормышы күз уңында – социаль челтәрләрдә булган чорда. Моннан арынып буламы? Чагыштыруның уңай яклары бармы?
Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә практик психолог Зәйтүнә Әхмәтҗанова ярдәм итте.
– Ни өчен адәм баласына үзен башкалар белән чагыштыру хас? Миңа калса, бу бөтен кешедә дә бар.
– Чыннан да, үзеңне башкалар белән чагыштыру – табигый процесс. Элек-электән борынгы кешеләр үзләре тоткан урынны аңлау максатыннан үзләрен башкалар белән чагыштыра торган булган. Бу чагыштыру ярдәмендә алар үзләренең кабиләдәге ролен билгеләгән һәм исән калу мөмкинлеген арттыра алган.
Бу күренеш бүген дә саклана. Безнең баш мие шулай корылган: ул һәрчак үзебезне тирә-юньдәге кешеләр һәм дөнья белән чагыштырып бәяли. Бу исә үз-үзебезне аңлавыбызда, үсешебездә һәм социаль мөнәсәбәтләрдә зур роль уйный.
– Кеше үзен башкалар белән ничә яшьтә чагыштыра башлый?
– 3–4 яшьләрдә. Бу чорда балалар тирә-юньдәгеләрнең үзләреннән нәрсә белән аерылып торуын һәм нәрсәләрдә охшаш булуын аңларга омтыла. Бала үзен башка балалар белән чагыштыра башлый, мәсәлән, уенда кемнең яхшырак икәнен күзәтә һәм нәтиҗә ясый. Бу вакытта бала кешеләрнең төрле булуын аңлый башлый һәм үзен дә аерым шәхес итеп кабул итә. Шуның аша ул үзенең нәрсә теләвен һәм нәрсәгә сәләтле икәнен ачыклый.
Үсмер чакта бу күнекмә тагын да көчәя, чөнки үсмерләр җәмгыятьтә үз урыннарын табарга омтыла. Мәсәлән, үсмер үзенең спорт яки укудагы уңышларын дусларыныкы белән чагыштыра һәм шуның буенча үзен бәяли. Бу чорда үзеңне башкалар белән чагыштыру үсешкә этәргеч бирергә дә, үз-үзеңә ышанычны киметергә дә мөмкин.
– Үзеңне башкалар белән чагыштыру нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?
– Беренчедән, бу үсешкә этәргеч бирергә мөмкин. Кеше үзен тәҗрибәлерәк, зирәгрәк, акыллырак яки уңышлырак кешеләр белән чагыштырганда, кайсы өлкәдә камилләшергә кирәклеген аңлый. Икенчедән, бу үзеңне һәм кыйммәтләреңне аңларга ярдәм итә ала. Башкаларның холкын, тәртибен, карашларын бәяләү аша кеше үзенә нәрсә якын, ә нәрсә ят һәм кирәксез булганын аңлый. Өченчедән, башкаларны күзәтү кем өчендер – илһам чыганагы. Бу аның үз тормышына үзгәрешләр кертергә, яңача фикерләргә, максатлар куярга сәбәпче була ала. Әйтик, спортчының тырышлыгы һәм җиңүе башка кешене даими рәвештә шөгыльләнергә этәрә.
– Үзеңне башкалар белән чагыштырудан ничек туктарга? Туктап булмаса, моннан ничек файда алырга?
– Файда алу өчен карашны үзгәртергә кирәк. Әйтик, көнчелекне илһам чыганагына әйләндерергә була. Кемдер максатына ирешкән икән, димәк, син дә булдыра аласың. Мондый караш кешедә ышаныч тудыра, максат куюга этәрә.
Тагын бер мөһим нәрсә: чагыштырганчы, нәрсә һәм кем белән чагыштырганны аңларга тырышырга кирәк. Күп очракта без башкаларның тормышын, шартларын белмичә генә үзебезнеке белән чагыштырабыз. Әмма тормыш мөмкинлекләре, шартлар һәм кыйммәтләр төрле бит. Мәсәлән, синең бай һәм эштә уңышларга ирешкән дустың бар, ләкин ул бар вакытын эштә уздыра. Ә синең өчен төп кыйммәт – тулы гаилә, балалар һәм җылылык. Бу очракта синең тормышың синең кыйммәтләргә туры килә, һәм ул башкалардан ким түгел, ә бары тик башка төрле. Шулай ук һәр кешенең тормыш ритмы һәм үсеш вакыты да төрле бит. Башкалар тизрәк алга китсә дә, синең юл – синеке.
Аннан соң, башкаларны күзәтү урынына шул ук социаль челтәрләрдә үз тормышыңны күрсәтергә була. Читләрнең социаль челтәрләрен карап утыру урынына үз фикерләреңне, уйларыңны, эшләреңне, үсеш юнәлешләреңне башкаларга күрсәтү – актив позиция. Бу иҗади потенциалны үстерә, үзеңә кызыксыну тудыра.
– Социаль челтәрләр турында әйтә башладыгыз. Бүген күпләр, башкалардан күреп, теге яки бу нәрсәне тели башларга мөмкин. Әйтик, бу кеше үзенә машина алган, миңа да кирәк. Ә чынлыкта мин йөри торган машина болай да яхшы булырга мөмкин. Ягъни кайчак без башкаларның теләк-ихтыяҗларын үзебезнеке белән бутыйбыз. Өстәвенә фәкать яхшы тормышны гына күрсәтә торган социаль челтәрләр утка утын өстәп тора. Менә бу «чит» теләкләр арасыннан ихлас теләк һәм максатларны ничек аерып алырга?
– Без куллану җәмгыятендә яшибез. Һәм еш кына теләкләребезнең төп чыганагы – үз ихтыяҗларыбыз түгел, ә маркетинг өлкәсендәге психологик манипуляцияләр системасы. Маркетологлар – кеше күңелен, аның инстинктларын, хис-кичерешләрен һәм төп ихтыяҗларын тирәнтен өйрәнгән белгечләр. Интернет, социаль челтәрләр, реклама – болар барысы да кешегә тыштан «нинди тормыш алып барырга», «нәрсә теләргә» икәнен аңлатырга тырыша. Безне һәрвакыт матур, уңышлы, бәхетле кешеләр үрнәгендә яшәргә этәрә. Нәтиҗәдә без үз ихтыяҗларыбызны онытабыз.
Асылда, ихлас теләк-максатлар күңелдә рухлану, җылылык тудыра. Алар синең энергияңне арттыра, мотивация бирә. Ә инде теләк көнләшү, эчке киеренкелек яки «мин дә начаррак булырга тиеш түгел» кебек хисләр тудыра, ул – мөгаен, читтер.
Моннан тыш, теләгең синең кыйммәтләреңә туры килергә тиеш. Әйтик, синең өчен төп кыйммәт – уңайлылык, якыннарың белән еш күрешү, атна саен авылга кайту, әти-әниеңә ярдәм итү. Ә син күршенеке кебек спорт машинасы телисең. Бу очракта да бу синең үз теләгең түгел, мөгаен.
Читтән тагылган теләкләр еш кына кинәт барлыкка килә һәм тиз юкка чыга. Ихлас теләкләр вакыт узу белән дә саклана. Аларның формасы үзгәрергә мөмкин, ләкин асылы һәм эчтәлеге үзгәрми.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез