Минималь хезмәт хакы турында баллада

Хезмәт министрлыгы, Россиядә хезмәткә минималь түләү күләмен 20,6 процентка күтәреп, 2026 елда 27 093 сумга җиткерү тәкъдиме белән чыкты. Аның тәкъдиме канун проекты буларак Норматив хокукый актлар проектлары федераль порталына эленде һәм 4 августка кадәр җәмәгатьчелек тикшерүе стадиясендә тора.

Федераль министрлык ниндидер проектны алга этә икән, шикләнмәскә була: ул тормышка ашачак. Искә төшерик: 2024 елның февралендә Владимир Путин 2030 елга кадәр минималь хезмәт хакын инфляция темпларыннан тизрәк үстереп, 35 мең сумга җиткерергә әмер биргән иде. Хезмәткә минималь түләү күләме (МРОТ) ел саен медиан хезмәт хакының 48 процентыннан да кимрәк булмаган күләмгә арттырыла. Укучыларның кайберләре бәлки белеп үк җиткермидер: медиан хезмәт хакы дип, хезмәт хакларының урта ноктасы атала, ягъни эшләүчеләрнең яртысы бу суммадан кимрәк, яртысы күбрәк ала. Медиан хезмәт хакы керемнәр турында реальрәк мәгълүмат бирә. Уртача хезмәт хакыннан ул шуның белән аерыла да.

МРОТка әйләнеп кайтыйк. Аны тагын да радикальрәк темплар белән үстерергә тәкъдим итүчеләр бар. ФНПР – Россиянең бәйсез профсозлар федерациясе аны минималь куллану бюджетына нигезләнеп арттырырга өнди һәм 52 мең сумнан югарырак булырга тиеш дип саный. ФНПР тәкъдиме  күңелгә ятышлырак, билгеле. Ләкин…

«Ватаным Татарстан» хәбәрчесенең гадәте шундый: ул мәсьәләнең уңай якларын түгел, уңайсыз урыннарын тикшерергә ярата. Минималь хезмәт хакын күтәрүнең уңай яклары бар, әлбәттә. Ул җәмгыятьтәге тигезсезлекне киметә, МРОТка эшләүчеләр белән медиан хезмәт хакы алучылар арасын якынайта. Менә карагыз: 2014 елда минималь хезмәт хакы уртача хезмәт хакының 17,1 процентын гына тәшкил иткән. Хәзер яртысына якынаеп килә. 1970 елда СССРда минималь хезмәт хакы 60 сум, уртача хезмәт хакы 122 сум булган, ягъни МРОТ уртача хезмәт хакының 49,2 процентын тәшкил иткән. Димәк, без россиялеләрнең күбесе хыялланган совет чорындагы социаль тигезлеккә кайтып җитеп киләбез. Шәпме бу? Шәп! Һәм бик үк шәп тә түгел.

Автор соңгы фикерен нигезләгәнче, кайбер башка саннарны атый әле. Минмаль хезмәт хакын күтәрү тормыш дәрәҗәсен автомат рәвештә югарыга илтә, дип уйлау дөрес түгел. Ул дөрес булса, безгә профсоюзлар тәкъдимен кабул итәргә кирәк булыр иде. Бәлки аннан да югарырак санны максат итеп куярга. Әмма аннан файда юк, зыянлы да хәтта. Әйдәгез, саннарга карыйбыз. 2000 елда МРОТ 132 сум булган. 2025 елда 22 440 сумга кадәр күтәрелгән. 2000 елдагыгыга караганда хәзер берникадәр мулрак тормышта яшибез, әмма тормыш дәрәҗәсе 170 тапкыр артты дип беркем дә раслый алмас. Керемнәрне инфляция (бигрәк тә фәкыйрьләр инфляциясе) йота чөнки. Хәзер бит инфляцияне ике төрле юл белән исәпли башладылар: рәсми инфляция һәм фәкыйрьләр инфляциясе. 2024 елда фәкыйрьләр инфляциясе 16 процент булды, диләр. Рәсми инфляция исә – 9,52 процент. 16 процент дигәне дә – рәсми сан әле ул, реаль инфляция аннан югарырак. Дәүләт Думасында, мәсәлән, 2024 елда реаль инфляция 22 процентка җитте, ә «борщевой набор»га карап исәпләсәң, 31 процент, дигән сүзләр яңгырады. МРОТны күтәргәндә, Хезмәт министрлыгы шул реаль инфляциягә йөз тота, күрәсең, ягъни тормыш дәрәҗәсе яхшырмый да, начараймый да. МРОТны күтәргән саен, реаль инфляция күләме дә үсә. Бу  котылгысыз.

Минималь хезмәт хакын күтәрүгә бәйле кыенлыклардан бизнес төрле ысуллар белән кача: бер хезмәткәр җилкәсенә йөкне күбрәк ия, берникадәр персоналны кыскарта. Эш урынын рәсмиләштермичә генә, хезмәт хакын «конверт»та түләп эшләтү арта. Монысы бюджетка да тискәре тәэсир ясый. Төркиядә бик киң таралган ысул бу. Анда минималь хезмәт хакы гел арттырыла, әмма эшсезлек киң таралганлыктан, кешеләр бик түбән хезмәт хакына да эшләргә атлыгып торалар. Нәтиҗәдә МРОТны күтәрү халыкның бер катлавын бик авыр хәлгә куя. Россиядә агымдагы вазгыятьтә андый куркыныч юк, чөнки эшче куллар дефициты, әмма эшсезлек артса, ул бик тиз алмашына ала. Хәзер үк бик күп компанияләр персоналны кыскарта. МРОТны күтәрү бу кыскартуларга этәргеч бирә ала.

«Россиялеләрнең күбесе хыялланган совет чорындагы социаль тигезлеккә кайтып җитеп киләбез» дигән фикерне шәрехләргә вакыт җитте. Минималь хезмәт хакы белән медиан хезмәт хакының якынаюы бер каршылык тудыра: югары белем алган һәм югары квалификациягә ия булган профессионаллар күрә: бернинди квалификациясе дә булмаганнар алардан бераз гына кимрәк ала. Авыл укытучысы, мәсәлән, мәктәптә идән юучыдан бик аз аерыла башлый. Табиблар, техник персоналдан күбрәк алу өчен, берничә эш урынында хезмәт итәргә мәҗбүр. Табиблар һәм укытучылар җитешми, дип шаулыйлар икән, аның сәбәбе шундый факторларга барып тоташа. Тагын совет чорындагы ысулларга әйләнеп кайтырга туры килдә: вуздан соң мәҗбүри эшләү тәртибе кертәсең, буйсынмаучыларга кырыс санкцияләр кулланасың. Нәтиҗәсе түбән бу ысулның.

Квалификацияле хезмәткәрләрнең, эш ташлап, белем таләп итми торган өлкәләргә китүе технологик яктан артка сөйри. Хезмәт хакың квалификацияңә бәйле рәвештә үсми икән, нигә азапланырга? СССРдагы социаль тигезлек технологик артталыкны шулай тәэмин итте һәм бу тырмага тагын бер тапкыр басудан зур куаныч юк.

МРОТның инфляция темпларын узып үсеше (реаль инфляция темплары белән үсеше дип әйтсәк дөресрәктер бәлки) тагын бер катлауны авыр хәлгә куя. Пенсионерлар ыңгыраша башлый, чөнки пенсияне индексацияләү темпы бик нык артта кала. Пенсия яшен күтәргәндәге «соңрак чыгасыз, әмма күбрәк аласыз» дигән вәгъдәләр онытылды бит инде. Карагыз: 2010 елда уртача пенсия уртача хезмәт хакының 39,3 процентын тәшкил иткән. 2024 елда 20,8 процентын гына. Яшәп карагыз шул акчага. Ә бит минималь пенсиягә яшәүчеләр дә буа буарлык. Алар, теләнеп, урамга чыксынмыни? Хөкүмәтнең социаль блогы бу хакта уйларга тиеш. Югыйсә бу темплар белән бару пенсионерларны түзеп булмаслык хәлгә куя.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре