Түбән Камада яшәүче 18 яшьлек кызга дүртенче стадия яман шеш диагнозын куйганнар. Пациент турында Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе табиб-дерматовенерологы Светлана Васильева сөйләде, дип яза "Татар-информ".
Кыз үзе сөйләвенчә, ул киенгән вакытта даими рәвештә тәнендәге миңенә тиеп китә торган булган, миң канаган, ә аннары кутыр белән капланган. Кыз табибка барырга ашыкмаган. Дерматовенеролог кабинетына килеп эләккәч кенә ашыгырга кирәк булганын аңлаган. Якынча диагноз – меланома. Амбулатор онкология ярдәме үзәге онкологлары пациентка дүртенче стадия яман шеш диагнозын куйган. Хәзер кыз бөтен көчен авыру белән көрәшүгә юнәлткән.
«Кызганычка, меланомага әйләнә торган миңнәр тиз арада лимфоген һәм гематоген метастазлар бирә. Шуңа күрә без меланомалы пациентларны шунда ук онкологлар янына җибәрәбез, мондый кешеләр өчен вакыт минутлар белән исәпләнә», – диде Светлана Васильева.
Табиб берничә мәртәбә имгәнгән, канаган миңнәргә, шулай ук төсле, караңгы төстәге һәм тигез булмаган миңнәргә игътибарлы булырга чакырды – миңнең төсе үзгәрергә яки ике төслегә әйләнергә тиеш түгел. Шулай ук меланома яки базалиома диагнозы куелган туганнары булган кешеләргә миңнәрен гел күзәтеп торырга кирәк.
Сүз уңаеннан: “Озын һәм актив гомер” илкүләм проекты кысаларында Татарстанда “Онкология авыруларын булдырмау өчен көрәшү” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез