Газетага язылу

Миңнеханов белән Фурсенко Россия һәм Кытай техник университетлары форумы күргәзмәсен карадылар

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Кытай техник университетлары форумында катнаша. Чараларда шулай ук Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко да катнаша.

Форум 22-25 ноябрь көннәрендә Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта уза.

Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Фурсенко югары уку йортларының фәнни-техник казанышлары күргәзмәсен карадылар. 

Югары белем бирү өлкәсендә Россия-Кытай хезмәттәшлеге турында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, республиканың 47 югары уку йортында 156 мең студент белем ала. Төп техник юнәлешләр: авиа - һәм ракета төзелеше, ИТ, химия һәм нефть технологияләре, энергетика, төзелеш һәм архитектура. Фән өлкәсендә 126 оешма һәм 16 меңнән артык галим эшли. Алар табигый, техник, медицина, авыл хуҗалыгы, гуманитар һәм социаль тармакларда тикшеренүләр алып баруда махсуслашалар. 

Күргәзмәдә алдынгы пилотсыз авиация системалары, кече габаритлы турбиналы двигательләр, квант технологияләре, шулай ук Россия һәм Кытай университетлары сәнәгатендә ясалма акыл куллану мисаллары тәкъдим ителгән. 

Форумда Россия ягын - 20 төбәктән килгән югары уку йортлары, Кытай ягын 21 провинциядән килгән университетлар тәкъдим итә. 

Форум Россия һәм Кытай техник университетлары ассоциациясенең 15 еллыгына багышланган һәм 2026-2027 елларга игълан ителгән Мәгариф өлкәсендә Россия-Кытай хезмәттәшлегенең үзара кисешкән елларының үзәк вакыйгаларыннан берсе булып тора.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре