Ул әлеге темаларга РФ Спорт министрлыгында Россия спорт министры Михаил Дегтярев белән очрашуда тукталды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Яклар 2026-2027 елларда республикада халыкара спорт чараларын уздыру инициативаларына һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты инфраструктурасын үстерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирде.
Хәзерге вакытта Татарстанда яшәүчеләрнең 66,4 проценты – 2,4 миллионнан артык кеше даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнә. 2030 елга төбәк бу күрсәткечне 75 процентка кадәр арттырырга планлаштыра.
Халыкны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү өчен республикада 12 меңнән артык спорт корылмасы эшли, шул ук вакытта соңгы 12 елда 1200гә якын яңа объект төзелгән. Төбәктә 146 спорт төрен үстерүче 144 спорт федерациясе, 164 спорт мәктәбе, шул исәптән 27 олимпия резервы учреждениесе эшли.
Республика спорт инфраструктурасын актив үстерүне дәвам итә. 2025 елда 18 универсаль спорт мәйданчыгы, дүрт ябык футбол манежы, фехтование үзәге, биш өстәл теннисы үзәге, боз сарае һәм башка объектлар төзелде.
2026 елда Футболны үстерү үзәген, шулай ук җәядән ату, фигуралы шуу үзәкләрен һәм башка спорт комплексларын төзүне тәмамлау планлаштырыла. Параллель рәвештә төбәктә гамәлдәге объектларны капиталь ремонтлау һәм модернизацияләү буенча масштаблы программалар гамәлгә ашырыла.
2025 елда Татарстанда 70тән артык зур спорт чаралары узды.
Иреклеләр арасында спортны үстерүгә, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә аерым игътибар бирелә. Июльдән сентябрьгә кадәр республикада «Татарстан Республикасы Рәисе спорт Кубогы» узды. Анда махсус хәрби операция ветераны булган 190 спортчы катнашты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез