Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тиздән республикада үз эшчәнлеген төгәлләячәк Казахстанның Татарстандагы Генераль консулы Жанболат Мурзалин белән очрашты. Сентябрь аеннан Ерлан Искаков Казахстанның Татарстандагы Генераль консулы вазифасына керешәчәк. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дәүләт Киңәшчесе Татарстанга күрсәткән ярдәме һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек иткән өчен Мурзалинга рәхмәт белдерде. Ул аның нәтиҗәле эшен, шулай ук консулның Россия белән Казахстан арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә керткән зур шәхси өлешен билгеләп үтте. Сүзенең ахырында Шәймиев алдагы дипломатик эшчәнлегендә аңа уңышлар теләп калды.
Казахстанның Татарстандагы Генераль консуллыгы 2012 елда ачылды. Жанболат Мурзалин ТР башкаласында 2019 елның июленнән бирле эшли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез