Газетага язылу

Мираска бәйле яңалыклар бар: милек белән бергә фатир бәясеннән зуррак бурычлар күчәргә мөмкин

Алга таба мирас кабул итеп алу җиңеләячәк. Бу атнада гамәлдәге законга кергән үзгәрешләр нигезендә нотариуслар варисларны мирас калдыручының бурычлары турында алдан ук кисәтергә тиеш булачак.

Югыйсә моңа кадәр башка кешенең әҗәтләре мирас эше ачылып алты ай узганнан соң гына билгеле була иде. Капчыктагы мәче, ягъни мәсәлән. Гражданлык кодексы нигезендә, вафат булган кешенең милек хокуклары гына түгел, бурычлары да мираска керә. Шул исәптән әҗәткә бәйлеләре дә.

Казанда яшәүче Әскәр Кәлимуллинга икенче шәһәрдә яшәүче туганыннан мирас буларак тулай торакта бүлмә калган. «Койрыклы» бүлмә, ди ул аны.

– Әтиемнең туганнан туганы әллә кайчан үзе яшәгән бүлмәсен миңа калдырачагын әйткәне хәтердә. Тик беребез дә бу сүзләргә артык игътибар бирмәдек. Соңгы елларда туганыбыз белән артык аралашмадык та. Чөнки аның начар гадәтләре күп иде. Мирас турындагы хәбәр белән беррәттән, аның коммуналь түләүләр буенча җыелган зур суммадагы бурычы турындагы хәбәр дә килеп иреште. Моңа өстәп, кредит оешмасыннан заем алган булган, аны да түләмәгән. Әле бу – без белгән кадәре генә. Шуңа күрә гаиләдә киңәштек тә, бәласеннән башаяк дип, мирасны кабул итеп алудан баш тарттым, – дип сөйләде Әскәр.

Ә алга таба ничек булачак? Рәсми документтан аңлашылганча, мирас эшен ачкач, нотариус өч эш көненнән дә соңга калмыйча, Кредит тарихлары үзәк катологына вафат булган кешенең бурычлары турында сорап мөрәҗәгать итәргә тиеш булачак. Җавап килүгә, бу хакта шунда ук варисларга хәбәр итәчәкләр. Россия Дәүләт Думасының Куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты җитәкчесе урынбасары Анатолий Выборный әйтүенчә, бу – варисларның хокукларын яклау һәм мирас кабул итеп алу эшенең үтә күренмәлелеген тәэмин итү өчен кирәк.

– Югыйсә кайбер очракларда вариска милек белән бергә шул ук фатир бәясеннән зуррак күләмдәге бурычлар да күчәргә мөмкин, – дигән ул.

Россия банкы мәгълүматларына караганда, 2024 ел азагында кредит оешмаларыннан заем алучылар 50 миллион кешедән дә артып киткән. Узган елның октябрь–декабрь айларында куллану кредиты алган бер кешенең уртача бурычы 1,1 миллион сум тәшкил итә. Кредит оешмасыннан «тере» акча алып торучыларның яртысыннан да ким булмаган өлешенең исә бурычы – 100–500 мең сум тирәсе. Тагын бер генә сан: быел россиялеләр 2,34 триллион сумлык автокредит рәсмиләштергән. 2023 ел белән чагыштырганда, бу 58 процентка күбрәк, дип белдергәннәр Кредит тарихлары илкүләм бюросында.

Илдә яшәүчеләр арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, һәр унынчы кешегә, мирас итеп, фатир калдырганнар. Шул исәптән респондентларның 89 проценты аны кабул итеп алган, 10 проценты исә милектән баш тарткан. Моны фатирны башка вариска тапшыруга яки мирас калдырган кешенең бурычлары таш диварлы бүләктән дә зуррак булуга бәйләп аңлатканнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре