"Монда кызык түгел": авылларда мәктәпләрнең ябылу сәбәбе нидә һәм моны туктатып буламы?

Өч елда Татарстан авылларында 19 мәктәп ябылган. Ел саен берничә уку йортының ишегенә йозак эләләр. Укырга бала-чагасы, укытырга кешесе калмагач нишләтәсең? Бүген республикада 300 дән артык аз комплектлы мәктәп исәпләнә. Кайберләрендә берничә бөртек укучы бар. Аларга да якты киләчәк фаразлау бик кыен. Мәгариф түрәләре нормативлар турында сөйли, әти-әниләрнең үзеннән акыллырак бала үстерәсе килә. Ә чынбарлык мондый: бер ябылганны кабат ачып булмый.  

Әти-әни үзе гаепле

Арча районының Урта Пошалым авылында 65 йорт исәпләнә. Ике ел элек мәктәпләре ябылган. Шунысы кызганыч, әле 2003 елда гына төзелгән тугызъеллык яңа мәктәп булган ул. 17 авылны берләштергән Үрнәк җирлеге башлыгы Васил Габделхаков моны турыдан-туры әти-әниләр гаебе дип саный. Ни өчен дигәндә, алар замана шаукымына ияреп, балаларын русча укытабыз, дип Лесхозга йөртә башлый. Ахырда, туган авыл мәктәбендә укырга кеше калмый. Ике укучыга калгач, ишегенә йозак эләргә туры килә. Бүген 11 укучы Лесхоз мәктәбенә йөреп белем ала. Тәрбиячеләр калмагач, бакчасы да бетә.

– Мәктәпнең ябылуы кызганыч булды. Спорт залы да яхшы иде. Хәзер шуны интернат итеп үзгәртергә хыялланабыз. Ничек булып бетәр, әмма әлегә программага эләгеп булмый. Мәктәп бетсә, авыл бетә дигән сүз дөрес ул. Инвестор колхозны бетерде. Сыер савучылар башка авыл фермаларына йөреп эшли. Шуннан соң әти-әни баласын ничек авылда калдырырга теләсен? – ди Васил Габделхаков.

Сукмагы да юк

Чирмешән районынының Яшәүче авылында мәктәпне өч ел элек япканнар. Бер генә бала калган булган икән.

– Мәктәп булганда, авылда сукмак бар иде, ичмаса. Алар урамны яңгыратып укудан кайта иде. Үзе бер ямь бирә иде шул. Хәзер авылдагы 7–8 бала күршедәге Кармыш мәктәбенә йөри. Кибет юк. Бер якын кешесе булмаган сиксән яшьлек әбиләр бер шырпыга тилмереп ятсын инде?! Шул ягы да бар бит. Авыл халкы бик тырыш, бердәм. Сабан туе уздырабыз. Бәйрәмдә очрашып, күңел ачабыз, – ди Илшат Харисов.

Спас районының Урта Йорткүл авылында да мәктәп ишеге бикле хәзер. Авылда 60 хуҗалык исәпләнә. Барлыгы 150 дән артык кеше яши. Тугызъеллык мәктәп соңгы балага кадәр белем биргән. Кызганыч, ике ел элек ул ябылган.

– Авыл өчен мәктәп ябылу авыр инде. Авылның киләчәге юк дигән сүз. Балалар булмагач, китапханә эше өчен дә авыр, – ди китапханәче Айсылу Әхмәтҗанова.

Шәһәр үзенә бөтерә

Әлки районының Алпар урта мәктәбендә бүген 34 бала белем ала. Арада үзбәк, таҗик балалары да бар.

– Мөмкин булган кадәр авылларда мәктәпләрне саклау ягында мин. Мәктәп бетү ул авылның юкка чыгуын раслап мөһер суккан кебек, – ди директор Раил Гатауллин. – Мәктәп авыл өчен бик мөһим, әмма ул гына аны саклап кала алмаячак. Ни өчен бетәме? Беренче сәбәбе – авылга яшьләрнең кире кайтмавы. Соңгы 20 елда үзебезнең авылга кайткан бер генә яшь кешене дә хәтерләмим. Бу күп кенә башка авылларда да шулай. Яшьләр авылга эш юклыктан яки акча аз булудан гына түгел, шәһәр тормышыннан аерыла алмаганга кайтмый. Аларга монда кызык түгел. Бүген районда яки авылда теләгән кешегә шактый акча эшләрлек мөмкинлекләр бар. Шәхси эшмәкәрләр елдан-ел төрле эшләр ача, анда эшләргә дә кеше кирәк. Әмма яшьләр мәктәпне тәмамлап читкә китәләр дә шуннан соң кире әйләнеп кайтмыйлар. Кайтсалар да, бер-ике елдан кире китәләр. Кызганыч, мәктәпләр дә елдан-ел азая барачак. Беренчедән, балалар булмау проблемасы булса, икенчедән, укытучылар юк. Булганнары да – пенсия яшендә. Укытучылар тизрәк юкка чыгарга тора әле.

Сарман районының Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева да авылда иң куркынычы бакча һәм мәктәп бетү дип саный.

– Эш булмаса да, авылда шәхси хуҗалыкта мал-туар асрап була әле. Мәктәп бетсә, баланы укыта алмыйсың. Яшьләр авылга кайтмаячак. Мәктәп белән бакча саклангач, авылда йортлар төзүчеләр бар. Мин моны бары шуннан гына күрәм. Ел саен җирлектә ике йорт салалар, ике бала туа. Бу сан артмый да, кимеми дә. Бездә 500 кеше яши. Дачниклар саны – 78. Җирлектә бер буш йорт та юк, – ди Вероника Хөсниева.

Филиал булып саналган Карашай мәктәбендә бүген 26 бала укый. Сигез укытучы эшли. Бакчага ун сабый йөри. Барысы да – үзләренеке, күрше авыллардан килмиләр, кыскасы.

– Биш бала чыгып китсә, ике-өч бала укырга керә. Өчәү китсә, бишәү килә. Соңгы биш ел эчендә балалар саны бетмәячәк. Балалы авыл – иң ямьле авыл. Мәктәпкә яңа газ казаннары куелачак, тәрәзәләре алыштырылды. Халыкка ышаныч бар, димәк, – ди Вероника Хөсниева.

Кушу бетерү түгел...

Башка районнар мәктәпләрне кыскартканда да Менделеевск районында саклап калырга тырыштылар. Әйтик, тугызъеллык Бөрешледә бүген 11 бала укый. Бер укытучыга бер укучы да туры килми. Камай мәктәбендә 20 укучы исәпләнә. Анда да тугызынчы сыйныфка кадәр белем бирәләр. Узган ел районның авыл мәктәпләренә 1 нче сыйныфка нибары 27 бала (!) килгән. Әти-әниләр ул-кызларын шәһәргә йөртүне хуп күрә икән. Мәгариф идарәсе башлыгы Рәис Нәҗиповтан: «Кая барып чыгарбыз?» – дип сорадык.

– Мин – Чирмешән районының Бәркәтә авылыннан. Андагы хәлне сөйлим. Безнең мәктәпкә тагын биш мәктәпне куштылар. Шулай итеп, анда бүген 67 бала белем ала. Алты урынына – бер мәктәп, алты укытучы урынына – бер көчле укытучы, алты химия кабинеты урынына – бер яхшы кабинет. Республика олимпиадаларында уңышка ирешкән дүрт призерлары бар, – ди Рәис Нәҗипов.

Менделеевскида исә узган ел 1 җиңүче, 29 призер булган. Быел әлегә 4 җиңүче, 14 призерлары бар. Үзгәрешләр бар, әмма көчле укытучыларны дөрес куллана белсәк, уңышлар зуррак та булыр иде, дип фикер йөртә Рәис әфәнде.

– Мәктәпләрне мөмкин булганча сакларга тырышабыз, ләкин үзгәртмичә булмый. Һичьюгында берничә мәктәпкә – бер директор, бер урынбасар һәм бер укытучылар коллективы итәр идем. Мәктәпләрне япмыйча, бер-берсенә кушу хисабына эреләндерүне күздә тотам. Бу очракта укытучыларны нәтиҗәлерәк файдаланып булыр иде дип уйлыйм. Мәктәбе шунда кала, өчесеннән бер коллектив ясаячакбыз һәм алар шул мәктәпләргә барып укытачак. Авылның үзендә укытучы юк, шәһәрдән килеп укытучылар күп. Бүген кечкенә мәктәпкә география укытучысы килә, ди. Аның атнага 1 дәресе бар. Ул әлеге хезмәт хакына гына яши алмый бит. Шуңа күрә ул тагын 3–4 фәннән дәресләр укытырга мәҗбүр. Ә бит укытучы дәресне үз белгечлеге буенча алып барса, нәтиҗәсе яхшырак булыр иде, – ди Рәис Нәҗипов.

Фикер

Илсур Һадиуллин, Татарстанның мәгариф һәм фән министры:

– Ябылу сәбәбе – балалар саны азаю яки бөтенләй булмау. Барлык ябылган мәктәпләр кечкенә авылларда урнашкан. Анда укучылар саны уннан да кимрәк, ә кайдадыр нибары өч-дүрт укучы гына калган булган. Татар мәктәбе генә түгел, чуаш, удмурт мәктәпләре дә кимеде. Шәһәрдә, район үзәгендә милли мәктәпләр саны азаймады. Мәктәпләр саны авылларның торышын да күрсәтә. Яшьләрне авыл җиренә җәлеп итү буенча эш алып бару кирәк.

Рифкать Миңнеханов, Татарстан Фәннәр академиясе президенты:

– Авыллар нигә бетә? Авылда мөмкинлекләр тудырылмый. Шуңа күрә кешеләр китә, авыллар бетә. Аның нәтиҗәсе нинди? Без телне югалтабыз. Әлбәттә, татар телендә иң күп сөйләшүчеләр – авылда. Шәһәр мохите татар телен саклау мөмкинлеге бирми. Туган телне саклау өчен, без авыллар, районнар белән эшләргә тиеш. Бала үскәндә, әби-бабайларын, төп нигезе бар икәнен күрергә тиеш.

Гөлчәчәк Исмәгыйлева, Яшел Үзән районының Карагуҗа авыл җирлеге башлыгы:

– Авылда мәктәп бетүен авылның авыру халәткә күчүе дип әйтә алам. Чөнки авылда мәктәп белән мәдәният йортыннан башка кешене берләштерә, тәрбияли торган биналар юк та бит инде. Имтиханнар рус телендә тапшырыла дип, татар мәктәпләрендә дә русча белем бирәләр. Телне сакларга, якларга тиешле галимнәр, язучылар, артистлар, укытучылар, вата-җимерә русча сиптерә. Балаларга үрнәк булырлык буын бетеп бара. Киләчәктә ни көтә... Барысы да – бер Аллаһ кулында.

САН

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгынан алынган саннар: 2022 елда республикада белем татарча бирелгән 610 мәктәп булса, 2023 елда бу сан – 600гә калган. Узган ел тагын 9га кимегән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

авыл мәктәп автор әсәр

Көн хәбәре