Мошенниклар мэриядән дип шалтыратып, шәхси мәгълүматлар сорый башлаганнар

Россиялеләргә шәһәр администрациясе исеменнән мошенниклар шалтырата башлаган.

Алар «хезмәт ветераннарына түләүләр» алу өчен шәхси кабинетта теркәлү өчен шәхси мәгълүматлар сорыйлар. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр, дип яза РИА Новости.

Ведомствода хәбәр итүләренчә, җинаятьчеләр мэрия хезмәткәрләре исеменнән шалтыратып гражданнарга түләүләр, грамоталар һәм башка бүләкләр тапшыруны рәсмиләштерергә кушалар. Моның өчен мошенниклар шәхси кабинетта теркәлергә һәм шәхси мәгълүматларны әйтергә кушалар, диелгән хәбәрдә.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре