Мошенниклар Татарстанда 19 яшьлек студентның 10 миллион сумнан артыграк акчасын урлаган

Мошенниклар биш көн эчендә Чаллыдан 19 яшьлек студенттан 10 миллион сумнан артыграк акча урлаган. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Егеткә башта бер ир-ат шалтыратып, үзен “Югары икътисад мәктәбе” илкүләм тикшерү университеты хезмәткәре буларак таныштырган. Ул уку йортының мәгълүматлар базасында егеттән шәхси мәгълүматларын яңартуны сораган. Беркатлы студент үзенә җибәрелгән кодны әйткән.

Шуннан соң аферист инде Дәүләт хезмәтләре порталы хезмәткәре буларак шалтыратып, студентка аккаунтын ватулары турында хәбәр иткән. Шунлыктан шәхси һәм гаилә документларының мошенниклар кулына эләгүенә һәм аларның инде документлардан файдалануына ышандырган.

Бераздан Үзәк Банк һәм Федераль иминлек хезмәте “хезмәткәрләре”, “декларация буенча зур керемгә ия булулары сәбәпле”, дигән булып, әти-әнисенең сейфындагы акчаны фотога төшеререргә күндергән. Студент, аларның таләбен үтәп, барлыгы 10 миллион сум акчанының фотосурәтен тегеләргә җибәргән.

Соңыннан мошенниклар, имештер җинаятьчеләрне тотарга әзерләнүләре, шуңа күрә барлык “вещдок”ны (киеп йөргән киемен һәм 10 миллион сум акчаны) үзләренең “хезмәткәренә” тапшырырга кирәклеген әйткән.

Егет, әти-әнисенең сейфыннан бөтен акчаны алып, аны Чаллыдагы паркта ниндидер кызга тапшырган, шулай ук мошенниклар счетына 210 мең сум күчергән.
Шуннан соң аферистлар студентка Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенә килергә кушкан. Егет Казанга килгәч кенә үзен төп башына утыртып калдыруларын аңлаган. Мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре