Мошенниклар Татарстанда яшәүчеләрдән 3 миллиард сумнан артык акча урлаган

Ел башыннан бирле мошенниклар Татарстанда яшәүчеләрдән 3 миллиард сумнан арык акча урлаган. Бу хакта Татарстан Прокуратурасының сорау алу һәм оператив-эзләү эшчәнлеген күзәтү бүлеге өлкән прокуроры Михаил Желаев әйтте.

“Республикада бер атнага уртача 50 кеше мошенниклардан зыян күрә. Бу елның җиде аенда гына да кырыгалдарлар Татарстанда яшәүчеләрдән 3 миллиард сумнан артык акча урлаган. Аерым очракта зыян күләме 100 миллион сумга кадәр җитә”, – диде ул.

Михаил Желаев сүзләренә караганда, җинаятьчеләр еш кына кредит рәсмиләштерергә, бердәнбер торакны сатарга мәҗбүр итә. “Мошенниклар бик оста эш итә. Якыннары эшнең нидә икәнен сизеп алмасын өчен, зыян күрүчеләрне өйдән чыгып китәргә, телефон номерын алмаштырга үгетлиләр”, – диде ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре