Газетага язылу

Мөхәммәтшин: “Тарихи хәтерне саклау, буыннан-буынга тапшыру – халкыбызның бөек миссиясе”

Бүген Казан шәһәренең Җиңү паркында Дан мемориалы колоннадасы янында Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә булдырылган Мемориалның Мәңгелек утына һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен төзеләчәк мемориал урынындагы истәлек ташына чәчәкләр салу булды.

Тантаналы чарада Идел буе федераль округы законнар чыгару советы Рәисе, Түбән Новгород өлкәсе Законнар чыгару җыены Рәисе Евгений Люлин, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Идел буе төбәкләренең законнар чыгару җыеннары рәисләре катнашты.
Исегезгә төшерәбез: бу көннәрдә Татарстан башкаласында Идел буе федераль округы законнар чыгару советының 78 нче утырышы чаралары үткәрелә.
“Тарихи хәтерне кадерләп саклау һәм аны буыннан-буынга тапшыру – күпмилләтле халкыбызның бөек миссиясе, – дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәмәтшин, журналистлар белән аралашканда. Бүген Казанда, Идел буе федераль округының иң зур чараларыннан берсе үткәрелгән бер мәлдә, коллегаларыбыз Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның истәлеген хөрмәтләде. Үз тарихын онытучыларның, үз геройлары истәлеген ядь итмәүчеләрнең киләчәге юк”.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре