Газетага язылу

Начар билге куйган өчен яшүсмер математика укытучысына пычак белән һөҗүм иткән

Яшүсмер математика укытучысына пычак белән һөҗүм иткән. Бу хакта ТАСС һәм куркынычсыз интернет лигасы башлыгы Екатерина Мизулина хәбәр итә.

- Бүген Санкт-Петербургның 191нче мәктәбендә яшүсмер укытучыга пычак белән һөҗүм иткән. Барлык балаларны хокук саклау органнары һәм укытучылар куркынычсызлык максатларында спорт залына алып киттеләр, анда алар бер дәрес утырдылар, хәзер дәресләр дәвам итә, –  дип хәбәр итте Мизулина үз каналында.

Хокук саклаучыларга сылтама белән ТАСС хәбәр итүенчә, укучы үз-үзенә кул салырга тырышып караган, әмма аның гамәлләрен полиция хезмәткәрләре булдырмый калган. Һөҗүмнең сәбәбе – начар билге булган. Укытучы хастаханәгә озатылган, диелә хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре