Начар түгел, башка: нинди соң алар – бүгенге яшьләр?

«И-и, бүгенге яшьләр инде ул...» Бу сүзләрдән соң, гадәттә, бик үк яхшы фикерләр әйтмиләр. Аларны эгоистлар, ялкаулар, дип атарга, гаилә корып, демографик хәлне яхшыртмауда гаепләргә яратучылар байтак. Ә нинди соң алар – бүгенге яшьләр?

Начар түгел, башка: нинди соң алар – бүгенге яшьләр?

Бу сорауга җавап бирергә психолог Наталья Рогаева ярдәм итте.

Яшьләр төрле! Бик тапталган фикер, әмма ул дөреслеккә туры килә. Чыннан да, яшьләргә бәя биргәндә, гомумиләштерергә кирәкми. Әйе, алар сезнең һәм безнең белән чагыштырганда башка төрле. Башкача фикерли, башкача яши. Әмма бу начармыни?

– Яшьләрне «эгоистлар» дип атыйлар. Бу чыннан да шулаймы?

– Чыннан да, хәзерге яшьләр күбрәк үзләрен кайгырта. Аларга тышкы кыяфәтләреннән алып хис-кичерешләре, нәрсә белән мәшгуль булуларына кадәр – барысы да мөһим. Ләкин бөтен игътибарны үзеңә юнәлтү нәтиҗәдә гаилә институтына йогынты ясый. Башкача әйтсәк, яшьләр гаилә корырга, мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә ашыкмый.

Бу каян килеп чыга соң? 1990 нчы еллардан соңгы чорда – икътисадый, сәяси һәм социаль кризис вакытында туган балалар башкаларга ышана, чит кешедә терәк таба алмый. Алар һәрвакыт куркыныч эзли, хәвефләнә. Шуңа да аларда «Мин үземә генә таяна алам, шуңа да мин барыннан да мөһимрәк» дигән фикер уяна.

– Ә гаилә корырга, «үсәргә» ашыкмауларын ничек аңлатып була?

– Моның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Ләкин, миңа калса, төп сәбәп – әти-әниләрнең балаларын кирәгеннән артык кайгыртулары һәм алар өчен кирәгеннән артык кайгырулары. Әйтик, хәзерге вакытта әти-әнисе алып биргән фатирларда тыныч кына, рәхәт кенә яшәп ятучы яшьләр азмы? Билгеле, һәр әти-әни баласы өчен бары тик иң яхшысын гына тели. Сүз дә юк, бүгенге вазгыятьтә балаларның киләчәген кайгыртуның начарлыгы юк. Әмма чама хисе булырга тиеш. Балалар җаваплылыкның нәрсә икәнен аңлап үссен иде.

– Хәзерге буын яшьләренең кайбер үзенчәлекләрен санап китегез әле.

– Хәзерге яшьләр мәгълүмат дөньясында яши. Адым саен – яңалык. Нәрсә беләсең килсә дә, телефоныңны ачасың да карыйсың. Бик җайлы, әлбәттә, әмма моның икенче ягы да бар. Мәгълүмат шаукымында яшәү яшьләрне чынбарлык тормыштан аера. Димәк, аларның онлайн түгел, нәкъ менә чынбарлык тормышта ниндидер кыенлыклары барлыкка килергә мөмкин. Ә өлкәннәрнең – киресенчә.

Икенче үзенчәлек дип аларның эмоциональ яктан тизрәк җитлегүен атар идем. Алар үз хисләрен аңлый, тыңлый һәм ишетә белә. Шул ук вакытта җәмгыятьтә аларга башкалар белән якын мөнәсәбәтләр урнаштыру, үз адымнары өчен җаваплы булу кебек нәрсәләр ят. 

Алар бик акыллы! Фикерләре, идеяләре дә ташып тора. Алар хәтта башка сыймаслык уйларны да чынга ашырырга сәләтле. Шул ук вакытта яшьләрнең күп өлешенә берни дә кызык түгел. Алар артык хисле, тормышта мөһим адымнар ясарга куркалар. Һәм әти-әниләре җилкәсеннән төшәргә ашыкмыйлар.

Яшьләр тормыштагы үзгәрешләрдән дә курыкмый. Әйтик, өлкән буын арасында бер эш урынында дистәләгән еллар буе эшләүчеләр шактый. Ә яшьләр, башларына килә икән, ике дә уйламый эштән китәргә гариза язарга мөмкин. Күпчелегенә теш кысып түзү хас түгел. 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре