Ул сөйли. Монысы – хыял инде, дисең, ышанмаска сылтау эзлисең. Ә ул аны башкара да куя. Мәсәлән Алманиянең Лейпциг каласында куелган «Халыклар сугышы» һәйкәлен «Халыклар дуслыгы»на әйләндереп, Уралдагы Лейпциг станицасында торгызды да куйды. Ә бит ышанасы килмәгән иде. Туган ягы Бардада капкага һәйкәл барлыкка килде. Капкалар ачык, дуслык күперләре нык булсын дип яшәгән язучы, драматург, режиссер Нәсүр ЙӨРЕШБАЕВ – Татарстанга Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан татар солдатларының тавышларын кайтаручы, шул пластинкалар анализланган Готтхольд Вайль китабын русчага тәрҗемә итүче, Лейпциг архивларында беренче татар басма китабын табып, аның турында фильм төшереп, татарны дөньяга танытучы да әле. Тукталырга исәбе юк, яңа идеяләре бихисап, әнә шулар турында үзеннән сөйләтик әле.
– Нәсүр абый, Татарстанга исемегез, беренче татар басма китабына бәйле рәвештә, үзегездән алда кайтты. Шул чакларны искә алыйк әле.
– Мин беркая китмәдем, беркая кайтмадым да. Җир шары һәм сәгать теле әйләнеп йөргән шикелле, мин дә туктаусыз хәрәкәттә. Бәс, шулай икән, ни өчен мин киттем яки кайттым дип уйларга тиеш? Чикләрне сәясәтчеләр карамагына калдырыйк та, яшәүнең кадерен һәм тәмен белеп яшик әле без. Бу урында «Ике әсир: Җәвит һәм Valter» дигән фильм тарихын искә аласым килә. Картина ике немец әсире тарихыннан башлана. Без эшли башлаганда, икесе дә туксанны узган иде инде, берсе вафат булды. Шунда немец әсире истәлекләренә капма-каршы рәвештә татар әсире тарихын бирергә дигән уй килде. Язмышлары да чагыша: немец Вальтер татар Җәвитнең туган ягы Уралда утырган. Җәвит дигәнебез – атаклы академик Кузеевларның әтиләре. Вальтер әсирлектә чакта атна саен мунчага куулары, ризыктан өзмәүләре, хәтта акча түләүләре, татар авылында өйләнеп калучылар булуы турында сөйләде. Ә татар: «Мин – өчпочмаклы кызыл тамга сугылган аеруча куркыныч саналган сәяси тоткын. Бүген яндырырга хөкем чыгарып, крематорийга алып киттеләр. Шунда хәбәр килде: крематорий миче шартлаган. Мин тагын исән калдым, бу юлы да Ходай булышты», – дип искә алды. Ул миңа, кистереп, шуны әйтте: «Без беркайчан да чигенмәдек, без стратегик күзлектән чыгып, дислокацияне үзгәрттек». Шушы бабайның сүзләре – синең соравыңа җавап: мин китмәдем дә, кайтмадым да, фәкать урынымны алмаштырдым.
Ул вакытта Германиядә RTL телекомпаниясендә оператор булып эшли идем. Җибәрәселәре килми. Ник дигәндә, иң хәвефле җирләргә мине юллыйлар иде. Җир тетрәсә, төшерергә Нәсүр абый китә. Давыл килсә, тау башына менгезәләр дә, камераны тоттырып, агачка бәйләп калдыралар. Анда я агач белән очып китәсең, я шәп кадр тотасың. Кадр шәп килеп чыкты, әсир Җәвит әйтмешли, Ходай булышты, ә хәбәрчене җил очыртып алып китте. Аны бөтен дөньяда күрсәттеләр һәм шуның тәэсирендә тагын да шәбрәк кадрлар төшерергә дип, мине икенче көнне дә калдырдылар (көлә). Һәм менә шул оператор «китәм» дип тора. Сәбәбен сорадылар. Бер караганда, сәбәп юк та кебек, чөнки Германиядә иҗат кешесе социаль яктан якланган, ул иҗат итми торса да, акчасыз калмаячак. Бераз пауза тотканнан соң: «Казанда миңа бөтен кеше «абый» дип эндәшә», – дип җавап бирдем. Алар телсез калды. Ә Европаның иң зур каналында миннән истәлек булып «абый» сүзе калды. Анда хәзер «һер» (әфәнде дигәнне аңлата. – Авт.) дип түгел, «абый» дип эндәшәләр.
– Германиянең татарын Татарстан ничек каршы алды?
– Германиядә утыз ел яшәп, татар тарихына кагылышлы документларны эзләдем, татар әсирләре утырган төрмәләрдә булдым. Ә 11 елым җәлилчеләр тарихын өйрәнүгә багышланды. Алар үткән юлны үттем, сорауларыма җаваплар да табылды. Менә Җәлил яралана, Әминә исемле радистка, гимнастеркасын салдырып, җәрәхәтен бәйли. Хәрби киемнән булмагач, аны атып үтермиләр. Ә бервакыт Плетцензее төрмәсендә уйга батып утырганда, Муса белән Алишның сурәтенә кайдандыр нур килеп төште. Караңгылык иңгән, кояш та юк иде юкса. Димәк, фильмны төшерергә кирәк, дидем.
Әмма берәмтектәп җыеп язылган әсәр буенча фильм төшерү насыйп булмады. Гәрчә минем сценарийга тарихчылар Искәндәр Гыйләҗев, Михаил Черепанов, мәрхүм язучылар Разил Вәлиев, Шаһинур Мостафин – җәмгысы 8 белгеч рецензия язса да, әлеге күләмле эштә консультант булсалар да. Димәк әле вакыты җитмәгән, дидем дә әлеге сценарийны спектакль өчен пьеса итеп үзгәрттем һәм Әтнә театрына тапшырдым. Бәлки быел, бәлки киләсе елда тамаша кылырга насыйп булыр. Быел, белгәнебезчә, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, киләсе елда исә Җәлилнең 120 еллыгын билгеләп үтәчәкбез.
Бер юлда уңмасаң, икенчесен эзләргә кирәк. Без гомер буе изелгән, әмма югалмаган бит. Татар тузганак чәчәге кебек, тамырыбыз шулкадәр тирән, көчле һәм файдалы: асфальтны да тишеп чыгарга сәләтле.
– Беренче татар басма китабы турындагы документаль фильмны тәкъдим иткәндә: «Без – тарихлы, цивилизациягә ия зур халык», – дигән идегез. Фильмда галим Әбрар Кәримуллинның «теле булган халык кына – милләт» дигән фикере дә яңгырый. Бүген милли мәгариф кабат сынала. Киләчәк өметлеме безнең?
– Хәлебез мактанырлык булмаса да, киләчәккә өметем сүнмәде һәм сүнмәячәк тә. Германиядә профессор яһүд дустым бар. Ул мине, яһүдләрдән күп нәрсәгә өйрәнеп була дип, үзәкләренә алып бара иде. Әйтик, тракторчы булырга укыдың, әмма «права» ала алмадың ди. Хафаланма, димәк сиңа башка юл насыйп: бәлки очучы булып китәрсең. Безгә дә башка юллар табарга кирәк. Үзебезне тузганак белән юкка чагыштырмадым бит, аның башы чабылса да, тамыры тирәндә кала һәм башка, тагын да көчлерәк, чыдамрак тузганак үсеп чыга. Шуңа күрә оста шахматчы кебек алдан ук берничә юл уйлап куярга кирәк. Соңгы елларда шулкадәр шәп романнар язылды, шәп пьесалар куелды. Әдәбият үсеше өчен төрле конкурс-бәйгеләр зур этәргеч булды. Мәгариф юнәлешендә дә юллар бар һәм күп. Чын патриот әдипләрнең, сәясәтчеләрнең, министрларның бергә җыелып, шул юлларны ачыклавы гына кирәк. Күп нәрсә шәхестән тора.
– Халыкны, әлбәттә инде, китап һәм шәхесләре таныта. Нинди шәхесләр турында фильмнар кирәк безгә?
– Казанда адым саен тарих, адым саен шәхесләргә бәйле урыннар бар. Димәк адым саен фильм төшереп була, дигән сүз бу. Бу җәһәттән бер чагыштыру: Германиянең Лейпциг шәһәренең дә мең еллык тарихы бар, Казанның да. Менә шушы 600 мең кешелек шәһәрдә 8 меңнән артык һәйкәл бар. Һәр урамның атамасы турында мәгълүмат бирелгән. Менә дигән үрнәк бу безгә. Эшләмәслек эш түгел бит. Нишләп әле тәрәзә йөзлекләренә багышланган бәйге игълан итмәскә? Шотланд ирләре киеп йөргән шакмаклы итәкнең шакмагы буенча аларның тарихын белергә була. Тәрәзә йөзлегенә дә шундый ук код салынган. Элек йөзлеккә карап, кайсы нәсел йорты икәнен әйтеп биргәннәр. Мин – аю нәселеннән, күршем – мәсәлән, торна. Димәк тәрәзә йөзлегендә бу хакта мәгълүмат булачак.
Татар брендларын күтәрергә кирәк. Мәсәлән, бал. Димәк, бал патшабикәсен булдырырга кирәк яки бәрәңге патшасын. Безнең борынгы бабаларыбыз арба, тәгәрмәч уйлап тапкан, ат тезгенен уйлап чыгарган, чалбар теккән бит! Өчпочмак белән тукланган Чыңгыз хан гаскәре ярты дөньяны басып алган икән, нишләп әле өчпочмакка һәйкәл куймаска? Шуларны уйлыйм да, тарихның 90 процентын кулланмыйбыз, дигән фикергә киләм. Өскә калыккан 10 проценты гына эшли. Урамнарда татар көен ишетмәгәч, «Татмак» белән «Түбәтәй»кебек берничә атамадан кала, башкалары күренмәгәч, үзебезнең тарихтан оялабыз, ахрысы, дим.
– Тиздән «Алтын мөнбәр» кинофестивале башланып китәчәк. Аннан ниләр көтәргә? Татар мәдәниятенә бәйле чара дибез икән, әйтик, кинофестивальдә «Беренче татар басма китабы эзләреннән» дигән фильмыгыз күрсәтеләчәкме?
– Фестивальдә иң беренче чиратта «татар» дигән төшенчә калку күрсәтелергә тиеш дип саныйм. Килгән режиссерлар безне күрергә, безне өйрәтергә һәм бездән өйрәнергә тиеш. Хөкүмәтебез үткәрә икән, эчтәлеге дә татар киносын үстерү юнәлешендә эшләсен, сыйфаты яхшырсын, Мәскәүнең «Ника»сы кебек яңгырасын иде.
«Татар басма китабы эзләреннән» дигән фильм үз юлын тапты, ул инде русчага, хәзер инде инглизчәгә тәрҗемә ителде. Ә бит Иероним Мегизерның «Төрки тел нигезләре» дигән китабын 7 ел эзләдем, тапкач та аның юлы җиңел булмады әле. Ә инде Лейпцигка беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев килгәч, аңа беренче басма татар китабын табуымны әйткәч, ул аның турында хәбәрчеләргә сөйләде. Шуннан юллар ачылды дип уйласам да, 17 ел көтәргә туры килде әле. Узган ел питчингта җиңеп чыккач, фильм буенча эш башланды. Бу җәһәттән Татарстан Фәннәр академиясенә (2012 елда әлеге басмага багышлап симпозиум да оештырылды), ниятемне тормышка ашырырга ярдәм иткән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтемне җиткерәм. Чөнки безнең басма китап тарихы әнә шул хезмәттән, 1612 елдан башлана. Әлеге фильмны «Алтын мөнбәр»дә конкурстан тыш фильмнар номинациясендә күреп булачак.
– Сез – Язучылар берлеге әгъзасы да. Хәзерге заманда язучы булу – бик зур йөк һәм җаваплылык бит әле. Татар баласын татар итеп тәрбияләр өчен, нинди әсәрләр кирәк?
– Язучылар берлегенә кабул ителү җаваплылык өсти һәм миңа көч бирә. Үземне ялкау дип саныйм, гәрчә гомер буе йөрсәм, фамилиям дә Йөрешбаев булса да. Хәзер инде, әгәр дә кулга каләм алынмыйча торса, үземне камчылыйм. Һәм чәйнекнең капкачы ачылып китте, быел үземнең китапны чыгарам, ә бер китабым Татарстан китап нәшриятына тапшырылган. Алла боерса, киләсе елда романым дөнья күрәчәк.
Татар баласын татар итеп тәрбияләү өчен маҗаралар кирәк. Казанның бер мәктәбендә балалар киностудиясе оештырып, маҗаралы ике фильм төшердем. Әмма бу эш анда озак дәвам итә алмады, быелгы уку елында исә шушы эшне башка мәктәптә башлап җибәрергә исәп. 30 дан артык фильмның авторы буларак, бу эшкә көчем җитәр дигән өметтә.
Хәзерге заман балаларын җәлеп итәрлек геройларыбыз юк икән, аны уйлап табарга, башкача булмый икән, конкурс игълан итәргә кирәк. Шүрәле һәм Су анасы белән генә ерак китеп булмый. «Мин бит – татар баласы!» дигән горурлык тәрбияли торган фильмнар һәм әсәрләр кирәк. Мәсәлән, мин «Бөек чәй юлы» дигән фильм төшерергә уйлап йөрим. Россиягә чәй татар аша кергән. Хәзер менә шушы фильм өчен матди яктан ярдәм итәрлек кешеләр эзлим. Татар чәйсез һәм атсыз яшәмәгән. Чәй үткән юл, аны куллану культурасы, мәгънә-үзенчәлекләре бар. Менә бит хикмәт нәрсәдә.
Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез