Нәүрүз: тынычлыкка юл

Төрки халыкларның XVII халыкара театр фестивале тәмамланып килә. Аның үзенчәлеген, төп темаларын, уртак проблемаларын барлыйк әле.

Камалдан – Камалга

16 театр, меңнән артык катнашучыны туплаган «Нәүрүз» Камал театрының элеккеге бинасыннан яңасына җәяүле йөреш белән башланып китте. Театрның күчешенә ишарә иткән матур бер чара булды ул. Төрки кардәшләр халыкны, без – бер тамырдан, дип сәламләде, үз көен, үз биюен күрсәтте.

Ә инде үзенчәлекләргә килгәндә, «Нәүрүз» быел XI халыкара театр олимпиадасының махсус программасын күрсәтте, театрларның уртак эшләрен (коллаборация) тәкъдим итте. Әйтик, Чехов әсәре нигезендә куелган «Дядя Ваня» спектаклен Башкорт академия театры артистлары белән Мари милли театры бергә уйнады. Фестивальнең соңгы көнендә Достоевскийның «Кроткая»сын бразилиялеләр белән колумбиялеләр бер сәхнәдә күрсәтәчәк.

Илдә ниләр бар икән?

Элек «Нәүрүз» – тел, мәгариф, милли асыл, милли үзенчәлекләр проблемаларын колачлый, дип әйтә идек. Быел исә проблемалар тагын да тирәнәя төште. Моңа Халыкара театр олимпиадасы сәбәпче. Әлеге олимпиада комитеты рәисе, «Аттис» грек театры җитәкчесе Теодорос Терзопулос театр сәнгатен табигать белән бәйләнештә карарга чакырды:

– Милли театрлар үзләренең материалын экологик һәлакәтләр призмасы аша карарга тиеш. Планетада һава температурасы күтәрелә, биоресурслар юкка чыга, океаннар пычрана, мәңгелек боз эри, тагын әллә никадәр куркыныч булып ята. Театр бит меңнәрчә еллар кешенең планетага тәэсирен өйрәнә, әмма бу мәсьәләгә йогынты ясау бик авыр, – диде ул.

Терзопулос театрның борынгы Грециядә кеше язмышының Җир белән бәйлелеген сурәтләү өчен яралганлыгын да искә төшерде. Аның әйтүенчә, кешенең экологиягә тыкшынуы нәтиҗәсендә Җир системасы хәзер балансны югалткан һәм ул әлеге күренешкә «антропоцен» дигән термин туры килә дип әйтә. Остаз артистларны экология – тормыш рәвеше дип кабул итәргә һәм табигать белән килешү төзергә чакырды. Юкса...

Минем исемем Ио

«Аттис» театрының «Ио» спектакле әнә шул «юкса...»га багышланган иде дә инде.

Анда нибары ике кеше Терзопулос – хикәятче һәм Ио – Аглая Паппа уйнады. Тамаша грек телендә иде, диварларга рус теленә тәрҗемәсе язылып барды. Әйтергә кирәк, шоу, ыгы-зыгы карарга күнеккән һәм телефоныннан бер генә минутка да аерыла алмаган тамашачыга 50 минутлык сынауны узарга туры килде. Спектакль авторлары телефоннарны сүндерергә, төшермәскә дигән шарт куйды. Безнең тамашачы андый ук тыңлаучан түгел шул инде... Бу сынауны барысы да уза алмады, билгеле, әмма барысына да тамашаны чыгып китмичә карап бетерергә туры килде. Терзопулос спектакль бетмичә ишекләрне ачмаска кушкан булып чыкты.

Спектакль Ио турында. Ио – Зевсның каһәрләп сыерга әверелдерелгән һәм дөнья буйлап куып йөртелгән сөйгәне. Бу пьесада Ио – мәсхәрәләүгә дучар ителгән качак хатын. Ул – Фәләстыйн качагы һәм Урта диңгезне кичеп, үз тарихын сөйләргә мәҗбүр. Ио, җирдә яшәү калмады, дип елый. Яшәү туктаган җирдән хәтта үлем дә кача, ди. Бу хәлләрне ул көл өстенә баскан килеш бәян итә.

Шунысын да искәртик: бу актер театры иде. Хәзер бу – бик сирәк күренеш. Терзопулос фикер алышу вакытында әлеге мәсьәләгә дә тукталды:

– Заманча театрда актерның бәһасе кимеде. Миңа калса, хәзер иң отышлысы янәдән эпик текстларга мөрәҗәгать итү, шул рәвешле сәнгатькә һәм театрга элеккеге бөеклеген кайтару. Чөнки ул саекты. Авыз читендәге микрофоны һәм экрандагы видео янында артист бик вак күренә. Аның янә сәхнә уртасындагы законлы урынын алырга хакы бар.

Уфаның «Нур» театры алып килгән, Айгөл Әхмәтгалиева пьесасы нигезендә куелган «Туташ» спектаклендә дә үзәктә – актер иде.

– Режиссер һәм актер буларак, мин бу хатын-кызга – Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга рәхмәтлемен. Аның образы аша театр һәм сәнгать турында гимн иҗат итәргә тырыштым. Актер профессиясенә бик җиңел карыйлар һәм бик азлар гына психикага тайпылыш китерә торган һөнәрләр арасында беренче урында космонавтлар, аннары актерлар торганын белә, – диде «Туташ»ның режиссеры Азат Җиһаншин.

Ул халык үлә...

«Нәүрүз» һәрвакыттагыча бер-берсенә якын җаннарны җыя. Моны раслау өчен берничә фикерне искә алыйк әле. Мәсәлән Алтайдан Эмма Иришева: «Фестивальдә катнашучыларның миссиясе бер – туган телне саклау һәм милли драматургияне үстерү. Фестиваль безгә бу юнәлештә бер-беребезнең тәҗрибәсен өйрәнергә мөмкинлек бирә. Без монда 7 нче тапкыр киләбез инде. Быел Татарстан белән Алтай арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Бу исә уртак эшләргә, яңа мөмкинлекләргә, шул исәптән мәдәният өлкәсендә дә, юл ача», – диде. Саха (Якутия)нең курчак театры артисты Евдокия Гаулика  бу фикерне: «Халыкның телен һәм мәдәниятен саклау юнәлешендә эшләмәсәк, бар да юкка чыгачак», – дип куәтләде. Кыргызстаннан «Учур» яшьләр театры сәнгать җитәкчесе Шаршен Шейшенов фикере бигрәк тә тәэсирле булды: «Әгәр туган телемдә сөйләшкәндә мине оныгым аңламый икән, димәк, бу халык бетә», ­– диде ул.

Фестивальдә катнашучыларны тагын нинди проблемалар борчый соң? Сүзне Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтындагы Сәнгать белеме үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Айгөл Габәшигә бирик:

­– «Нәүрүз» халыкара театр олимпиадасы белән кушылгач, программа төрлерәк һәм тирәнрәк килеп чыккан. Алай да берничә теманы аерып әйтеп була. Аның беренчесе – тарих белән кызыксыну. Бу тарихи шәхесләргә, әйтик, Тукайга, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжcкая, Михаил Сеспельгә багышланган заманча куелган спектакльләрдә шәйләнә. Тарихи спектакльләргә Чаллы театрының «Без – 41 нче ел балалары»н, Тинчурин театрының «Туган-тумача»сын, Алтай театрының «Арина», Кырымтатар театрының «Фаҗига»сен, Камал театрының «Мөһаҗирләр»ен кертеп була. Килешәсездер, тарихка саллы урын бирелгән. Икенчедән, милли-мәдәни традицияләрне саклау темасы да калку чагыла. Милли темаларга  багышланган спектакльләрне авторлар заманча, җете һәм кызык итеп куярга тырыша. Бу әлеге темага яшьләрне җәлеп итү өчен эшләнә. Мисалга Камалның «Башмагым», Саха (Якутия)нең «Олонхо уйныйбыз», Хакасия театрының «Той. Төтен» спектакльләрен алырга була. Театр глобаль темалардан да читтә кала алмый. Болар – җәмгыятьнең  гуманлылык принципларыннан тайпылуы, экология һәлакәтләре, сугыш һәм тынычлык темасы. Бу – грекларның «Ио»сы гына түгел, Камалның «Мең дә бер кичәсе» дә. Чөнки анда да глобаль проблемалар күтәрелә. Шулай ук театрлар классикага тартыла. Шекспир, Чехов, Достоевский булсынмы ул – әлеге авторларның үлемсез әсәрләрен заманча чишү омтылышы күзәтелә.

Бетмибез әле!

Язмага нокта куеп әнә шулай дип әйтик әле. Ник дигәндә, «Нәүрүз» бар, киләчәк турында уйланучы тынгысыз шәхесләр бар.

Болай дип әйтүгә тагын бер сәбәп – Кырымтатар академия театрының «Фаҗига» дигән спектакле. Мәгълүм булганча, 1944 елның 18 маенда кырымтатар халкы Урта Азиягә депортацияләнгән. Әлеге дата һәр кырымтатар гаиләсенең нәсел хәтеренә кайгы көне булып кереп калган. Спектакль атамасы да шуңа ишарә. Пьеса авторы Алие Сефершаева әйтүенчә, әсәргә нигез итеп депортацияне үз башыннан кичерүчеләрнең бәяннәре алынган. Әмма бу спектакль фаҗигане сурәтләүдән бигрәк, ватанга кайту һәм халыкның нинди фаҗига кичерсә дә, рух ныклыгын саклавы турында. Рух һәм тамырларыбыз нык булсын.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре