Илдә Альцгеймер чире белән авыручылар саны арта! Табиблар шулай дип чаң суга. Кешенең хәтере саегаю, фикерләү сәләте кимүдән гыйбарәт булган мәкерле чир бу. Бүген Россиядә 1,8 миллион кеше шуннан интегә. 2050 елга инде илдә Альцгеймер диагнозлы кешеләр саны ике тапкыр артырга мөмкин, дип фаразлый белгечләр. Өлкәннәр чире саналган бу авырудан ничек сакланырга?
Табиб-невролог, дементолог, паркинсолог Гөлназ Таюпова шул хакта сөйләде.
– Альцгеймер авыруы башта үзен бернинди билгеләр аша да сиздерми. Шуңа күрә кеше бик озак еллар дәвамында үзендә нинди чир барлыгын белмичә яшәргә мөмкин. Альцгеймер авырулы кешенең иң беренче чиратта хәтере начарлана. Иң гаҗәбе: элек булган әйберләрне бик яхшы хәтерли, ә менә яңа гына кулында булган әйберне искә төшерә алмыйча азаплана ул. Кеше бер сорауны әллә ничә кат бирсә дә, шикләнергә җирлек бар.
– Элегрәк Альцгеймер өлкәннәр чире санала иде. Әмма соңгы еллар арасында ул яшьләрне дә аямый. 80–90 яшьтәге әбиләрдә генә түгел, яше иллегә дә җитмәгән кешеләр арасында да еш күзәтелә башлады ул.
– Бу мәкерле чир нигездә нәселдән күчә. Әмма аның килеп чыгу сәбәпләре әле дә булса ахыргача өйрәнелеп бетмәгән. Шулай да, тәҗрибә күрсәткәнчә, ул авыр физик эш башкаручыларда сирәгрәк очрый.
– Хәтерең начар булса, картлык көнеңдә Альцгеймер авыруы пәйда булырга мөмкин, дигән фикерне дә ишетергә туры килә. Әмма бу – ялгыш фикер. Көндәлек тормыштагы хәтерсезлегебез еш кына баш миенең үзенчәлегенә бәйле. Ник дигәндә, ул мөһимрәк дип санаган мәгълүмат, уйларны алгы планга чыгара. Калганнары вакытлыча онытылып тора. Әмма бераздан кабат искә төшә. Мондый кыска вакытлы хәтерсезлектән куркырга кирәкми.
– Альцгеймер авыруын анализлар ярдәмендә генә ачыклап бетереп булмый. Ул бәвел, кан анализында да күренми. Башка МРТ ясаткач кына анда билгеле бер үзгәрешләр барлыгын ачыкларга мөмкин.
– Альцгеймер авыруыннан саклану өчен иң беренче чиратта йокы туйганчы йокларга кирәк. Йокы 6–7 сәгатьтән дә ким булмасын. Ник дигәндә, безнең баш миендәге аксымнар (ризык белән керә торган аксым белән бутамаска. – Ред.) таркалып, организмнан чыгарылырга тиеш. Яшьрәк чакта бу процесс бик җиңел бара. Олыгайган саен исә авырая. Чыгарылмый калган өлеше (бета-амилоид) акрынлап баш миенең төрле урыннарында, бигрәк тә сөйләм, хәтер өчен җаваплы өлешләрендә туплана башлый. Бета-амилоид тупланган урыннарда исә күзәнәкләр акрынлап үлә. Шул рәвешле баш миендә җитди үзгәрешләр башлана. Кешенең хәтере начарая, сөйләмендә кимчелек пәйда була, саташа башлый. Көненә 6–7 сәгать йоклаганда кан тамырлары йомшара, баш миендәге аксым калдыклары да җиңел чыгарыла. Бу чирдән саклану өчен мантыйкка бәйле биремнәр эшләргә, чит телләр өйрәнергә кирәк. Ә менә шигырь ятлау, сканворд чишү Альцгеймер авыруыннан коткара дигән фикер – уйдырма.
– Альцгеймер авыруыннан интеккән кешенең якыннарыннан бик зур сабырлык сорала. Ник дигәндә, кешедә еш кына галлюцинацияләр башланырга мөмкин, ул агрессивка әйләнә. Шушы агрессияне вакытында юкка чыгарырга, дәваларга кирәк. Бүген бу максатта кулланыла торган махсус препаратлар шактый. Әмма аларны табиб билгеләгәч кенә кулланырга ярый. Башлангыч чорда ук чарасын күрмәсәң, тора-бара хәлләр тагын да катлауланып, авыруны психиатрия стационарына ук урнаштырырга туры килергә мөмкин. Альцгеймер авыруы инвалидлык белән тәмамланган мисаллар да бар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез