Газетага язылу

Невролог инсульт куркынычын киметүнең гади генә ысулларын атап үтте

Гади генә берничә кагыйдәне үтәгәндә, инсульт куркынычын шактый ук киметергә мөмкин. Невролог Ольга Зинчева “Лента.ру” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Белгеч әйтүенчә, кан басымы күтәрелү инсультның төп сәбәбе булып тора. Шуңа күрә хәтта үзеңне яхшы хис иткәндә дә, кан басымын даими тикшереп торырга кирәк.

“Күп кенә кешеләр еллар буе кан басымының югары булуын белмичә яши, чөнки бу чир кайвакыт үзен сиздермәскә дә мөмкин. Әмма нәкъ менә гипертония инсультның төп сәбәбе булып тора. Шуңа күрә үзеңне әйбәт хис иткән очракта да кан басымын даими үлчәп торырга кирәк. Аеруча – 40 яшьтән узгач”, – дип билгеләп үткән Зинчева.

Табиб даими хәрәкәтләнүне тагын бер мөһим кисәтү чарасы буларак атап үткән. Кан тамырларының сәламәтлеге өчен  атнасына кимендә 150 минут физик активлык кирәк. Әйтик, тиз-тиз атлап йөрү, йөзү яки велосипедта йөрү булырга мөмкин бу.

Моннан тыш белгеч дөрес тукланырга, тәмәкедән баш тартырга, хәмерне чамасын белеп кулланырга киңәш иткән.

Зинчева аңлатып үткәнчә, тәмәке төтене кан тамырлары тышчасына зыян сала, тромблар барлыкка килү куркынычын арттыра. Ә инде спиртлы эчемлекләр белән мавыгу, үз чиратында, кан басымы күтәрелүгә, йөрәк тибешендә көйсезлекләргә, инсульт куркынычына китерә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре