Ни өчен яшелчәне ит белән бергә кыздырырга ярамавын аңлатканнар

Яшелчәне ит белән бергә кыздыру – дөрес гамәл түгел. Шеф-повар Олег Коробань “Татар-информ” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

“Төрле яшелчәне төрлечә температурада әзерләргә кирәк. Зуррак температурада нәрсәдер яначак-көячәк, дигән сүз. Шуңа күрә яшелчәне иттән аерым кыздыру таләп ителә”, – дигән шеф-повар.
Шул ук вакытта, аның әйтүенчә, һәр яшелчәне аерым кыздыру шарт.

“Кабыгы чистартылмаган баклажанны янып торган утка салалар. Учак ягуга, яшелчә рәшәткәгә яки шампурга урнаштырыла да утка салына. Анда, йомшарганчы, янып-көеп пешәргә-кызарга тиеш. Шулай гына пешеп җитәчәк. Ә менә помидор һәм татлы борычны күмердә генә әзерләү таләп ителә. Ташкабак һәм цуккинига килгәндә, күмергә куйганчы, үзәген алып ташлыйсы, юкса, суы чыгып, бөтен мангалны тутырачак һәм парга күмәчәк”, – дип йомгак ясаган сүзенә Коробань.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре