Бүген кая карама, тиз генә баерга өйрәтәләр. Ләкин бөтен кеше дә тиз байый аламы? Ни өчен кайберәүләр акчадан курка, ә кемдер шундый җиңел генә баеп киткән кебек тоела? Акчага карата мөнәсәбәт нәрсәләргә бәйле?
Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә психолог Чулпан Закирҗанова ярдәм итте.
– Чулпан, психологиядә «акчалы фикерләү» («денежное мышление») дигән төшенчә бар. Ул аеруча интернетта, социаль челтәрләрдә бик еш яңгырый. Нәрсә икәнен аңлатып китик әле.
– Мин үзем ул төшенчәдән файдаланмыйм. Чөнки ул ниндидер әкияти, сихри булып яңгырый. Имеш, аның серен чишә алсам, мин дә байыйм. Кызганычкамы, бәхеткәме, бар да алай җайлы гына түгел шул. Акча белән мөнәсәбәтләрне һәркем үзе кора. Ул ниндидер законнарга да буйсынмый. Һәр кеше үзенә туры килә торган нормаларны, юлны таба. Шуңа да мин күбрәк «акча белән мөнәсәбәт» төшенчәсен кулланырга яратам.
Акча белән мөнәсәбәтләр кору уй-фикерләр, уй-күрсәтмәләр, үз-үзеңне тоту рәвеше, хис-кичерешләргә нигезләнә. Кайбер кешеләргә, финанс мәсьәләләрен җайга салу өчен, уй-фикерләрен «көйләп» җибәрү, уй-күрсәтмәләрен үзгәртү дә җитә. Ә кемгәдер бу аз. Андый кешеләр белән артка чигенеп, тәүге тапкыр акча тотып караган мизгелләрен искә төшерергә, нәсел-нәсәбен, якын кешеләрен барларга кирәк. Телибезме-теләмибезме, безнең әби-бабайларыбызның язмышы һәм тирә-ягыбыздагы кешеләрнең йогынтысы шулай ук бик зур.
– Акчага карата мөнәсәбәтнең тамырлары балачакка барып тоташамы?
– Әйе, ул бала тууга ук формалаша башлый. Һәр гаиләдә акча мәсьәләсе ара-тирә булса да калкып чыга. Бала әти-әнисенең акчага карата мөнәсәбәтен күреп, сеңдереп үсә. Гәрчә ул аны ахыргача аңлап җиткермәсә дә. Ләкин балачак – акча белән мөнәсәбәтләрнең бер этабы гына. Ягъни кеше үсә-үсә ниндидер кагыйдәләр, уй-күрсәтмәләр белән очраша. Аны да күңеленә сеңдереп куя. Шулай ук, әйткәнемчә, акчага мөнәсәбәтне үзгәртеп тә була.
– Ә акча җыя белү – тумыштан килгән сәләтме, әллә моңа да өйрәнеп буламы?
– Өйрәнеп була. Әти-әнисе акча туплый белгән бала болай да мондый осталыкка ия булачак. Шул ук вакытта тискәре үрнәк күреп үскәннәр дә, андый хәлгә калмас өчен, акча җыярга өйрәнергә мөмкин.
Олы яшьтә исә финанс белемен арттыруның юллары шактый. Китаплар булсынмы ул, лекцияләрме, белгеч киңәшләреме – кем кайдан файда ала.
– Ни өчен кайбер кешеләр җиңел генә баеган кебек тоела, ә кемдер акчаны бик нык тырышып та җыя алмый?
– Күп очракта бу – бары иллюзия генә. Без шундый заманда яшибез: кеше үз тормышын арттырыбрак, матур төсләр белән бизәп күрсәтергә тырыша. Шул ук социаль челтәрләрне генә алсак та, анда без кеше тормышының ул үзе күрсәтергә теләгән өлешен генә күрәбез. Һәм шуннан чыгып фикер йөртәбез. Без ул кешенең нинди юл узганын, ничә тапкыр абынганын, ул эшләгән акчаның кайдан һәм ничек табылганын күрмибез. Аннан соң, кемдер акча китерә торган эшен шул дәрәҗәдә ярата ки, читтән караганда ул эш шулкадәр җиңел булып тоела.
Ә бик теләп, бик тырышып та акча җыя алмаган кешеләргә килгәндә, алдан әйтелгәнчә, моның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Бәлки аның аңында ниндидер киртә бардыр. Бәлки бу – нәселдән килгән уй-күрсәтмәдер. Бәлки ул, үзе дә аңламастан, байлыктан куркадыр...
– Ә байлыктан курку нәрсәгә бәйле?
– Беренчедән, тарихта «кулак» ярлыгы тагу заманы дигән шундый куркыныч бер сәхифә булган. Ул яралар әле дә төзәлеп бетмәгән. Алай гына да түгел, нәселдән нәселгә күчкән. Икенчедән, кеше бер мизгелдә җыйган бөтен байлыгын югалткан булырга мөмкин. Моны хәтта күз алдына да китерү авыр. Яңадан мондый хәлдә калмас өчен, кеше мал җыюдан туктарга мөмкин. Тагын бер мисал: баланы кечкенә чагында ниндидер күләмдә акча урлаганы өчен кисәтеп, сөйләшеп кенә калмыйча, бик каты орышкан, хәтта кул күтәргән булырга мөмкиннәр. Ә баланың баш мие анализга сәләтле булмый, шуңа да ул мондый хәлдән соң акчаны ниндидер бер куркыныч тудыручы нәрсә итеп кабул итә ала. Имеш, акчага якын да килергә ярамый, алайса, тагын эләгә. Бу яра олы яшьтә дә сиздереп алырга мөмкин.
Халык әйтсә, хак әйтә
Акчага бәйле сынамышлар
Кеше акчасын санамагыз, үзегезнекен исәпләгез!
Акчаны озак сакламагыз!
Гадел булмаган юл белән табылган акча кайгы китерә.
Акча янчыгы бүләк итсәгез, тимер акча салып бирегез.
Хезмәт хакын алган көнне үк тотмагыз. Иртәнгә кадәр булса да түзеп торыгыз.
Акчаны сул кул белән алыгыз, уң кул белән бирегез.
Кесәләрегез тишек булса, тизрәк тегеп куегыз. Тишек кесә хәерчелек эсти.
Акча санаганны ярата.
Байлык хакында татар халык мәкальләре
Бай ярлыдан көлгән, бер айдан үзе бөлгән.
Байлык бүген синдә кунак, иртәгә – миндә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез