Ел да бер хәл кабатлана. Менә инде өченче ел рәттән кырларга пестицидлар сиптерү нәтиҗәсендә бал кортлары һәлак була. Арча, Питрәч, Мамадыш, Мөслим, Тәтеш, Буа районнарында хәлләр аеруча катлаулы. Умартачылар әйтүенчә, кортлар аеруча куркыныч булган беренче һәм икенче класслы пестицидлар куллану сәбәпле һәлак була.
Мәгълүмат җитми
Журналистлар белән очрашуда «Татарстан умартачылары» оешмасы җитәкчесе Шәүкәт Хәйруллин шушы көннәрдә генә Арча районында килеп чыккан хәл турында сөйләде. Нурулла Закиров умарталыгында 30 оя һәлак булган. Хәйруллин әйтүенчә, моңа «Северный» хуҗалыгы кырларына сиптерелгән агу сәбәпче.
Агу сибү вакытын умартачыларга җиткерер өчен һәр районда «ватсап» төркемнәре дә булдырылган иде югыйсә. «Аквакультура һәм умартачылык идарәсе» оешмасы генераль директоры Марат Миңнебаев моңа кат-кат басым ясады.
– Аграрийлар өчен авыр көннәр. Аерым бер культураларны химикатлар белән эшкәртергә туры килә. Умартачылардан гариза килеп ирешкәч, урынга махсус комиссия чыга. Әйе, эштә нечкәлекләр, авырлыклар булса да, аграрийлар һәм умартачылар элемтәдә эшли, – ди ул.
Тик, Шәүкәт Хәйруллин әйтүенчә, проблеманы бу гына хәл итми. Мәсәлән, шушы көннәрдә Буа районында яшәүче умартачының бал кортлары Тәтеш районы кырларына сиптерелгән агудан агуланганнар.
– Бернинди хәбәр булмаган. Бер район аграрийлары икенче район умартачылары белән элемтәгә керми. Шуңа күрә әлеге төркемнәргә күрше районнардагы умартачыларны да кертергә кирәк, – дип мөрәҗәгать итте ул Марат Миңнебаевка.
Икенчедән, кырларны эшкәртер алдыннан «ватсап»ка җибәрелә торган хәбәрдә төгәл мәгълүмат булмаска да мөмкин. Вакыты, урыны әйтелсә дә, нинди препарат белән эшкәртәселәрен язмау очраклары да бар, ди Хәйруллин. Кортлар өчен аеруча беренче һәм икенче класслы пестицидлар куркыныч. Чирмешән районында, мәсәлән, бары тик өченче һәм дүртенче класслыларны гына кулланалар.
– Узган ел мине бер районнан умартачы чакырды. Умарталыгыннан ерак түгел генә кырларны эшкәртмәкче булалар икән. Урынга баргач, фото, видеолар төшерә башладык. Чүп үләннәренең шактый биек булып күтәрелгәнен күргәч: «Барыбер ярдәм итми, файдасыз эш эшлисез бит», – дигәч, механизаторлар: «Ә без өч доза бирәбез бит!» – диделәр. Сез күз алдына китерәсезме моның зыянын? Безнекеләр өченче класслысы белән дә эшкәртеп уңыш ала, башкаларга моның өчен нәрсә комачаулыйдыр, белмим, – дип аптырый умартачылар мәнфәгатен җаны-тәне белән кайгыртучы Шәүкәт Хәйруллин. – Бал кортлары һәлак булу – күз алдында, ләкин алар гына зыян күрми бит. Табигатьтәге барлык тереклек харап була. Америкада пестицидлардан ел саен 72 млн кош үлә. Бездә билгеле мондый статистика алып барылмый. Ләкин бездә башкача дип әйтеп буламы икән?
Марат Миңнебаев Арча районында булган хәлгә ачыклык кертеп, икенче бер проблеманы да әйтте. Күпләр умарта паспортын ясатырга теләмиләр икән.
– Арчада кортлары үлгән умартачының да паспорты юк иде, – диде ул. – Чынлыкта 35 оясы булса да, авыл советында ул ун баш оясын гына теркәткән. Кортларның пестицидлар аркасында үлүе ачыкланса, ул компенсацияне ун оя өчен генә алачак.
Паспортны һичшиксез алырга кирәклеген Шәүкәт Хәйруллин да куәтләде. Аның сүзләренчә, ул бал кортларының сәламәт яки авыру булуларын күрсәтү, умартачыны «ватсап» төркеменә кертү өчен, үлгән очракта, сәбәпләрен ачыклаганда кирәк.
«Татарстан умартачылары» оешмасы юристы Алмаз Гамиров аңлатканча, быелның 1 мартында кабул ителгән үзгәрешләр буенча, кортлар өчен куркыныч булган класслы пестицидлар белән эшкәртелә торган кырлар торак пунктлардын 300 метр ераклыкта булырга тиеш. Тик әлегә хуҗалыклар бу таләпләрне үтәргә ашыкмый. Рапс кырлары, мәсәлән, авылларга терәлеп үк тора, диде ул.
Кыскасы, әлегә һаман да аграрийлар һәм умартачылар арасында аңлашылмаучанлыклар бар. Ике арадагы әлеге киеренкелек хәтта матбугат очрашуында да сизелде.
Башкорт балы – Татарстаннан
«Татарстан умартачылары» оешмасы әгъзасы Дмитрий Крюков тагын бер проблема барлыгына басым ясады. Эш шунда ки, республикада балның сыйфатын, һәлак булган бал кортларын тикшерә торган аккредитацияләнгән лаборатория юк. Моның өчен безнекеләргә балның сыйфатын тикшерү өчен – Башкортстанга, ә үлгән кортларны Алтайга җибәрергә туры килә. Шуңа күрә Татарстанның үз лабораториясе, аларга эшли торган белгечләр кирәклеген әйттеләр.
– Башкортстан балын бөтен кеше белә, аны мактыйлар. Мин, Татарстан балы бер дә калышмый, дип саныйм. Сыйфатлары буенча аерылмый. Аерма нәрсәдә соң? Эш шунда ки, Башкортстан җитәкчелеге заманында «Башкорт балы» брендын булдырып, аны популярлаштыра алды. Бу хакта безгә дә уйлана башларга иде, – диде Дмитрий Крюков.
Марат Миңнебаев аның сүзләрен хуплап, бездә «Татарстан балы» бренды булдырылуын хәбәр итте. Хәзерге вакытта ул Мәскәүдә теркәлә икән.
– Август аена патент килер дип көтәбез. Яңа бал инде безнең бренд булачак. Без башкортлар белән бер күләмдә диярлек бал җитештерәбез, – диде җитәкче.
Шәүкәт Хәйруллин да Татарстанда җитештерелгән балны «Башкортстан балы» дип сатучылар да барлыгын әйтте.
– Башкортлар бездән бал сатып ала да, аны үзенеке итеп тәкъдим итә. Чынлыкта аларның тәмнәре аерылмый, – диде ул.
Быел бал уңышына килгәндә, әлегә әллә ни куанырлык түгел. Көннәр эссе тору сәбәпле, ул аз.
– Быел балны иртәрәк аерта башладык, тик уңыш аз. Узган елны бу вакытта бал сата идек инде. Кызганыч, быел бал юк әле, умарталар яртылаш буш. Яңгырлар булса, июльдә җыярбыз дип өметләнәбез. Әлегә хәлләр менә шулайрак. Бер ай вакыт бар, көнбагыш чәчәк атачак. Юкә чәчәк атты, әмма бал кортлары аңа бармый. Ул эсселек белән бәйле. Дым юк, ә юкә – бик сизгер агач. Юкә балы аз булачак, – диде Шәүкәт Хәйруллин.
Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2019 елда 3500
оя һәлак булган.
Зөһрә Садыйкова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез