Ни хәлең бар, авылдаш?

Авыл да, халкы да үз көенчә яши бирә. Сөенә, көенә, өметләнә, киләсе язга әзерләнә. Авыл кешесенең хәлен белештек.  

Гөлсем Рабгетдинова, мәдәният хезмәткәре (Саба районының Олы Шыңар авылы):

– Авыл халкы көндәлек эшләре, мәшәкатьләре белән яшәп ята инде. Савымчылар – фермада, механизаторлар техниканы язга әзерли. Быел кыш карсыз килде бит инде. Бер караганда, моның яхшы ягы да бар: кар көрисе юк. Икенчедән, игеннәр ничек булыр икән, дип борчылабыз. Бу арада көннәр кояшлы, суык тора әле. Чын, матур кыш. Кышның җылы булуы авыл халкы өчен бер дә уңай түгел.

Авыл халкы хәзер бик матур гадәт кертте: кичен икәүләшеп-өчәүләшеп урам әйләнә. Шулай итеп аякларын яздыра, саф һава сулый. Шунысы сөендерә: сәламәтлегенә дә игътибарын арттырды, шәһәр кешеләреннән калышмаска тырышалар. Чаңгы шуучылар да бар. Авылыбызда 94 яшьлек Равил абый Хаҗиев кыш буе чаңгы шуды. 50 яшьлек ир-атлар да тик ятмый: чанага утырып булса да шуа. Клубта да мәдәни чаралар гел узып тора. Халык битараф түгел, актив катнаша.

Гөлүсә Сәлахова, хуҗабикә (Мөслим районының Мәллә Тамак авылы):

– Кышын йорт тирәсендә эшнең кимегән чагы әле. Сыерлар ташланды, шуңа күрә күбрәк өйдә аш-су тирәсендә, оныклар карашып уза көннәребез. Улыбыз, киленебез һәм өч оныгыбыз белән бергә яшибез. Бик күңелле, рәхәт. Кичен күрше хатыны белән урамда йөреп керәбез. Акрынлап яшелчә, чәчәк үсентеләре утырта башладык. Быел кар да юк. Ирем белән улыбыз алдынгы механизаторлар булгач, уҗымнар ничек булыр икән, дип бик борчылалар. Быел апрельдә ирем Рөстәм пенсиягә чыга. Шулай булса да: «Өйдә нишләп ятасың инде, ашлык чәчәргә чыгам», – дип тора. Әле 13 февральдә Казанда «Татарстанның атказанган механизаторы» исемен бирделәр. Аның өчен барыбыз да – гаиләбез, туганнар, авылдашлар бик сөенде. 42 ел эшләгән эшеңне күрүләре бик рәхәт, күңелле, әлбәттә.

Гөлчәчәк Исмәгыйлева, Яшел Үзән районының Карагуҗа авыл җирлеге башлыгы: 

– Авыл халкы кар булмаудан зарлана. Бу, бердән, табигать, үсемлекләр өчен начар. Агачларның тамырларында булган авыруларны суыклар гына бетерә иде, диләр. Шушы көннәрдә өлкән яшьтәге әбине җирләгән идек. Кабер казыганда, туфракта бөтенләй дә туң юк, диделәр. Икенчедән, мондый җылыда вирус тарала. Әле бу берничә көндә генә суытты. Бүген бездә иртән 22 градус суык иде. Кешеләр үсентеләр утырта башлады, тәрәзәләрдә утлар яна. Җирлектә үзара салым акчасын җыя башладык. Рамазан аена керергә җыенабыз, мәчетне җыештырдык. Күпчелек халык өлкән яшьтә булса да, яше-карты бердәм булып, изге айга әзерләнә. Зур яңалыкларга килгәндә, быел мәдәният йортын төзекләндерәчәкбез, дип ышандырганнар иде. Әлегә килеп күренгән кеше юк,  түземсезлек белән шуны көтәбез.

Кызганыч, күңелсез, йөрәккә тия торган хәбәрләр дә бар. СВОдан солдатларыбыз кайтып тора...

Сөмбел Шакирова (Алабуга районының Илмәт авылы):

– Авылыбыз бик матур. Җирлек башлыгы Рамил Мингалиев юлларны һәрвакыт чистарттырып тора, аңа бик зур рәхмәт. Быелгы кыш үзенең карсыз булуы белән генә борчуга сала. Чөнки үзебезнең пай җиребезгә бодай чәчкән идек. Көздән чәчеп калдырган печән, уҗым культураларына карның аз булуы ничек тәэсир итәр инде?! Тик без борчылып кына бер нәрсәне дә үзгәртә алмыйбыз. Бүген 1 сыерыбыз, 2 атыбыз, 1 үгезебез бар. Җәй көне бакча тутырып бәрәңге, суган, кишер үстерәбез. Үзеңнең хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү барыбер рәхәт инде.

Гаиләгә килгәндә, олы улыбыз Илназны июньдә армия сафларыннан каршы алырга җыенабыз. Калган дүрт аен яхшы гына хезмәт итеп бетереп, туган ягына исән-сау әйләнеп кайтуын зарыгып көтәбез. Кече улыбыз Айназ 9 класстан китәм, ди. Әмма безнең җибәрәсебез килми. Чөнки эштән кайтуга мал каралгач, ашау пешкәч, рәхәт. Бертуган энем СВО башланганнан бирле Ватан сагында булды. Ике тапкыр яраланды, әле госпитальдә дәвалану уза. Инде дөньялар тынычлансын иде. Бар теләгебез шул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре