Газетага язылу

Нинди очракларда 13нче хезмәт хакы бирелүен аңлаттылар

Эш бирүче хезмәткәрләренә 13нче эш хакын, хезмәт килешүендә, күмәк килешүдә яки оешманың үз актларында мондый премия күздә тотылган очракта, түләргә тиеш. Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Элеонора Кавшар «РИА Новости» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Аның әйтүенчә, 13нче хезмәт хакы гадәттә еллык премия дип атап йөртелә, ләкин аны түләү мәҗбүри түгел һәм ул закон белән гарантияләнелми. Түләү, оешманың финанс мөмкинлекләренә һәм эчке кагыйдәләренә бәйле рәвештә, кызыксындыру чарасы буларак билгеләнергә мөмкин.

Кавшар билгеләп үткәнчә, унөченче хезмәт хакы , әйтик, производствода тиешле күрсәткечләргә ирешкән өчен, гаилә хәле буенча яки остазлык буенча өстәмә эш алып барган өчен, оешмада озак эшләгән өчен түләнә. Кавшар басым ясап әйткәнчә, еллык премия, күләме, түләү шартлары һәм сроклары – барысы да эш бирүче ихтыярында. Хезмәт килешүенә яки күмәк килешүгә тиешле шартлар кертелгәч кенә 13нче хезмәт хакын түләү эш бирүченең бурычына әйләнә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре