«Бу кеше идейный» дигәнне ишеткән бар. Кемдер хөрмәт белән, кемдер тискәре контекст белән әйтә аны, кычытмаганны кашып йөрүче мәгънәсендәрәк. Бу тырышлык җәмгыять үсеше өчен, кешеләрнең тормышы яхшы якка үзгәрсен өчен була икән, нигә хупламаска инде, шулай бит? Ахыры ничек буласы билгесез, шикле экспериментлар турында әйтмим мин. Идеяләр төгәл, анык күз алдына китерелгән нәтиҗәле дә була ич. Бу темага кереп китүемә тагын «маңкорт дус» сәбәпче әле. Әгәр файдалы эш дип ышанса, үзенә дә, кешегә дә тынгылык бирми торган зат булып чыкты ул. Соңгы вакытларда: «ОБЖдан ПМПны аерып чыгарырга кирәк», – дип янып йөри. «Косинус-котангенсларның тормышта бөтенләй кирәге чыкмый, ә бу белемнәр кешене гомере буена озата барачак», – ди.
ПМП – беренчел медицина ярдәме. Өч ел Днепр буендагы позициядә торып, сугыш китергән бәла-казаларның эчендә кайнап, күп кенә үлемнәрнең элементар беренче ярдәм күрсәтелмәү аркасында булуына инанган ул.
– Күз алдына китерәсеңме, ел саен 60 мең кеше вакытында һәм дөрес итеп беренче ярдәм күрсәтелмәгәнгә үлә! Статистика шулай ди. Менә әйт әле: кояшта кызу сукты ди кешегә. Нишләячәксең?
– Тизрәк берәр ышык урынга яткырырга кирәк инде, су белән башын-битен юып алырга.
– Ышык урын да, су да юк ди, мәсәлән.
– Гәүдәң белән булса да бераз ышык ясарга кирәктер. Изүләрен ачарга.
Шул рәвешле ул минем белемнәрне тикшереп алды. Дөресен әйтим, бу беренче соравына ул әйткән җавапны мин барыбер белмәс идем. Кешенең кендектән түбән өлешендә иң югары температура икән, шуннан киемне салдырырга (ачарга), җилләтергә кирәк икән. Су булса, чылатырга.
– Кеше тончыкты ди, мәсәлән? Берәр валчык ялгыш юлга китте ди. Аркасына дөпелдәтәсеңме?
«Гадәттә шулай эшли инде кеше», – дим мин, башымдагы белемнәрдә казынып. Ул кабат ризалашмый. «Ярый ла трахеяның берәр юлыннан китсә. Уртада калса, сулыш алмыйча ике-өч минутта үлеп тә китәргә мөмкин кеше. Кешене арттан кочаклап алып, кендектән ике бармак өстәрәк диафрагманы табып, кулларың белән шул урынга басарга кирәк бу очракта...»
«Аяк сынса? Инсульт яки инфаркт булса? Нишләп суга баткан кешегә авызга авыз куеп һава өрергә ярамый? Ә бәлки аңарда чирдер, ВИЧ эләктерәсең киләме?» Форс-мажор очраклары галәмәт күп икән ул.
Кыскасы, минем җавапларны яртылаш кына кабул итте бу өлкәдә гамәли тәҗрибәсе зур булган танышым. Мин исә: «Әле ярый мондый хәлләргә тарыган юк», – дип, эчтән генә сөенеп утырдым. Ә чыннан да шундый хәлгә юлыксаң?! Барлы-юклы теоретик белемеңне куллана алмыйча югалып та калсаң?
Егетнең фикере катгый: беренчел медицина ярдәме дәрес буларак керергә һәм белемнәр ВПР аша бәяләнергә тиеш. Әле аның юридик нигезенең дә булуы шарт икән. Кайвакыт кеше вакытында ярдәм күрсәтми, куркып качып китә – болар бит гамәл кылмау. Кешедә кешегә карата җаваплылык хисен арттырырга кирәк, дип саный ул.
– Синең машинадагы аптечканы ачып караганың бармы?
– Туры килмәде.
– Ә туры килсә, аның эчендәге берәр әйбернең файдасы булыр дисеңме? Анда юньле бинт та юк бит, мәсәлән. Бинтларның да төрлесе була, белексезләнеп, кешене кулсыз яки аяксыз калдырырга да мөмкин. Ә ул аптечкадагы кайчының үтмәслеген әйтеп тә тормыйм. Аларга бит кеше ДПСниклар өчен кирәк атрибут итеп кенә карый. Болар бар да тәртипкә китерелергә һәм кеше кайда нәрсә ятканын, нәрсәдән ничек файдаланырга икәнен төнлә уятып сорасалар да белергә тиеш.
Егет фикеренчә, кше үз тәненең төзелешен яхшы белергә тиеш. «Теоретик белемнәре очып бетмәсен өчен, аны практик күнекмәләр белән ныгытырга кирәк. Шул очракта төрле шарлатан массажистлар, мануалистларны да яхшы танып беләчәк», – ди. Кытайлар әнә дошманының тәнендәге бер ноктага басып кына да аны хәрәкәтсез калдыра ала, безнекеләр исә элементар анатомик белеме булмаганга, «беләм» диючегә сукырларча ышанып, гарип-гораба калырга да мөмкин.
Бу фәнне хәрби операциядән кайткан егетләр дә өйрәтә алачак, дип саный егет. Аларны курсларда укыту, психик-эмоциональ халәтләрен тикшерү, махсус сертификация уздыру зарур булачак. Җәмгыятькә дә файда, элеккеге хәрбиләр дә тыныч тормышка тизрәк кереп китәчәк.
Бу идеяләрен үзләре урнашкан җирдән ерак булмаган мәктәптә тормышка ашыра башлаган инде ул. Балалар теләп өйрәнәләр икән. Иң мөһиме: алар кыен хәлләрдә югалып калмаячак. Бүген «иртәгә» дигәнеңне иртәгә «бүген» дип сөйләрсең, диләр безнең халыкта. Вакытында гамәлгә яраклы гыйлем алсаң, начар түгел инде ул, ни дисәң дә. Әлегә бу идеяләрне югарырак инстанцияләрдә хуплап күтәреп алсыннар иде, дип хыяллана егет. Мин хуплар идем. Прагматик дөньяда практик күнекмәләр күбрәк булуның зыяны юк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез