Нишләтергә сезне, мөһаҗирләр?

Соңгы вакытларда мигрантлар проблемасы – мәгълүмат кырында иң актив яктыртыла торган тема. Проблема чынлап та бар һәм ул бер Россия өчен генә түгел, бөтен Көнбатыш дөньясы өчен актуаль. Ул шул дәрәҗәдә кискен: мөһаҗирләр үзләре яшәгән илләрнең тормышында хәлиткеч роль уйнаучы катлауга әверелеп бара.

Лондонда инде өченче срок рәттән чыгышы белән пакьстанлы булган Садик Хан мэр итеп сайлануы күп нәрсә турында сөйли. Садик Хан бер дә курыкмыйча: «Мин – мөселман, мин – азиат», – дип игълан итә һәм бу аңа исламофобия котырынган илдә сайлауда җиңеп чыгарга бер дә комачауламый. Әле шушы көннәрдә генә Пакьстанның элекке премьер-министры – төрмәдә утыручы Имран Хан Оксфорд университеты ректоры урынына гариза бирде. Тавыш бирү 28 октябрьгә тәгаенләнгән һәм кандидатлар арасында Англиянең элекке премьер-министрлары Тони Блэр һәм Борис Джонсон булуга карамастан, җиңүне Имран Хан яулау ихтимал, чөнки ул, бердән, Оксфорд университетын тәмамлаган, икенчедән, аның инде Англиядә Брэдфорд университеты ректоры булып торганы бар. Европада бүген мигрантларга каршы зур хәрәкәт оешуга карамастан, мөһаҗирләрнең югары үрләр яулавы – кызыклы күренеш. Бу юлларның авторы кайбер бәхәсле мәсьәләләрне читләтеп үтә. Әйтик, Садик Ханның мөселманлыгы – бик нечкә мәсьәлә, чөнки ул исламда тыелган либераль карашларны үз итә. Әмма бер нәрсә хак: Көнбатышның җәмәгатьчелек фикере аны барыбер мөселман дип кабул итә. Мөселманнар йогынтысы Көнбатыштагы сәясәткә шактый көчле тәэсир ясый. Әитик, Трамп сайлау алды ярышында: «Әфган хатыннары мең ел дәвамында пәрәнҗә йөрткәннәр. Ни өчен пәрәнҗәне салырга куштык әле. Минемчә, ябыну макияж ясауга караганда яхшырак», – дип белдергән икән, бу – аның мөселман электоратны үз ягына аудару чарасы гына.

Мөһаҗирләр, бигрәк тә урта азияле мигрантлар мәсьәләсе Россиядә дә кискенләште. Җәмәгатьчелек фикере ватанны чит ил кешеләре басу белән килешә алмый һәм бу бик табигый. Барлык расачыл һәм милләтчел карашларны читкә ташлап фикер йөрткәндә дә, кеше табигате өчен үз кавеме барыбер якынрак, читләргә шикләнеп карау инстинкт дәрәҗәсендә бар. Бигрәк тә читләрнең процент чагыштырмасы үсә башласа, җәмгыятьтә саклану рефлексы көчәя. Бер яки ике чит милләт кешесенә ул әле кызыксынып та карарга, аңа хәтта аерым бер хөрмәт тә күрсәтергә мөмкин. Казан янындагы авылларның берсендә татарча сөйләшкән һәм җырлаган әрмән малаен уч төбендә генә йөртәләр, аның белән мактаналар иде. Әмма, килешик, авылда әрмәннәр саны үсә башласа һәм алар үз яшәү рәвешләрен алга этәрсәләр, эйфория бик тиз юкка чыгачак. Кавемнең үз-үзен саклау инстинкты уяначак. Чит ил диаспораларының шактый зур мәйдан яулый башлаулары Көнбатышта протест уятуга шуңа гаҗәпләнергә кирәкми. Автор һич кенә дә расачыл карашлар үткәрергә теләми, табигате белән ул интернационалист һәм милли өстенлек идеяләрен кискен кире кага. Ул бары тик кеше табигатенең бер үзенчәлеген генә искәртә. Менә шул сыйфат – үз кавемеңне якын итү үзенчәлеге мөһаҗирләргә каршы күңел протестының үсүенә китерә дә инде. Вазгыятькә коткы салучылар кушылып китсә, протест зур шартлауга китерә ала. Җәмгыятьтә чит милләт кешеләренең процент чагыштырмасы үсү шуңа күрә аерым бер әһәмияткә ия.

Көнбатышта һәм Россиядә мөһаҗирләр саны котылгысыз рәвештә арта. Бердән, демографик упкын тирәнәя, икенчедән, төп милләт вәкилләре кайбер профессияләргә өстән карый, хезмәт хакы ярыйсы булганда да эшләргә теләми. Эшче куллар кытлыгы хөкүмәтләрне мигрантларны чакырып ук диярлек китерергә мәҗбүр итә. Ташкичүдә, мәсәлән, бүген берничә мөһаҗир яши һәм алар оешкан рәвештә китерелгән кешеләр. Татарча, русча яхшы сөйләшәләр, дин дә уртак булгач, аларның булуы бездә проблема тудырмый. Үз илләренә куып кайтарсаң, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне киметергә туры киләчәк. Дилемма шулайрак куелган: мөһаҗирләр саны арту шәп түгел, әмма аларның юкка чыгуы тагын да начаррак. Алтын урталыкны табу кыен монда. Хөкүмәт прагматиклары мөһаҗирләр китерүне куәтләсә, сәяси лидерлар эмоцияләрдә уйный, ягъни мигрантларга каршы сәясәтне яклыйлар. Алар алдагы сайлауда электорат мәхәббәтен күбрәк кайгырта. Шул сәбәпле берсеннән-берсе экзотиграк тәкъдимнәр күтәрелә. Мәктәпләрдә мигрант балаларын укытуны тыю идеясе, мәсәлән. Шактый җитди орган булган Тикшерү комитеты мөһаҗирләр хезмәтен кулланган бизнеска «саллы салым» кертү, ә россиялеләрне эшкә алучыларга икътисадый өстенлекләр бирүне тәкъдим итә. Өстәмә салым кертеп бизнесны ыштансыз калдыру кыен эш түгел, ә менә кадрлар табу – проблема. Тикшерү комитеты тәкъдимен канун итсәк, икътисад тәгәрмәче авыррак әйләнә башлар, бары шул гына.

Дәүләт Думасында мөһаҗирләр өчен физик затлар кеременә салымны 30 процентка җиткерү идеясе дә яңгырады. Моңа ике төрле реакция була ала: а) бездә эшләү икътисадый яктан оттырышлы була башлау белән, мөһаҗир үз иленә кайтып китә; ә) күләгәдә эшли башлый. Проблема тармаклана: коррупция барлыкка килә, бюджет отасы урынга югалта. Әле күләгәдә эшләүче үз гражданнарыбыз сәбәпле генә дә төбәк бюджетлары да, федераль казна да триллионлаган сум акча югалта. Товарларга бәяләр үсә. Мөһаҗирләрне депортацияләү белән артык мавыккан төбәкләрдә кайбер товарларның дефициты ук пәйда булды.

Массакүләм рәвештә мигрантларны үз илләренә куып кайтару кыен эш түгел. Үзебез ярык тагарак алдында калачакбыз – шунысы авыр. Башка төрле проблемалар да баш калкытачак. Урта Азия республикалары хакимиятләрендә мигрантларга каршы Мәскәү сәясәте зур ризасызлык тудыра. Россия өчен алар белән хезмәттәшлек котылгысыз рәвештә мөһим. Ул дәүләтләрне Мәскәү йогынтысыннан тартып алу – Вашингтонның хыялы. АКШ Дәүләт секретаре ярдәмчесе Дональд Лу Россиядән куылган мигрантларга үз илләрендә эш урыннары булдыру программасы тәкъдим итә һәм Байден администрациясе бу максатка беренче 220 миллион долларны әзерли дә инде.

Фото: Татар-информ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре