Россиянең финанс базарында кызыклы хәлләр күзәтелә. Без «кызыклы» дип болай гына язабыз, чынлыкта чишүе кыен булган проблемалар куыгы кабара. Әлегә система (финанс системасы турында сүз бара) тотрыклылыгын югалтмый, әлбәттә, әмма чайкалу амплитудасы айдан-айга көчәя.
«Ватаным Татарстан»да без күптәннән кисәтеп киләбез: печәнне арбаның бер ягына гына өйсәң, арба ава. Бюджет-кредит системасы акрын гына менә шул кыйшаю ягына таба хәрәкәт итә. Без моны рәсми хакимиятләрнең (башкарма хакимиятләрнең дә, канун чыгару тармагының да, финанс җитәкчелегенең дә) соңгы вакытларда кабул иткән карарларыннан сиземли алабыз. Әле менә яңа гына Дәүләт Думасының, машинаны исәпкә куйганда, ОСАГО полисын мәҗбүри документлар исемлегеннән төшереп калдыру турында закон проектын нигездә кабул итүе турында хәбәр килеп иреште. Эш шунда: хәзер җитдирәк авариягә эләксәң, ОСАГО белән ремонт чыгымнарын каплау мөмкин түгел. Аңлашыла инде: машина йөртүчеләр массакүләм рәвештә иминиятләштерүгә аяклары белән тавыш бирә. Дума бу юлы чынбарлыкны рәсмиләштереп кенә куя, эшне зур конфликтка җибәрми. Әмма яңа канун ремонт проблемасын хәл итми, аны кискенләштерә генә. «Ремонт ни өчен шулай кыйммәтләнде?» – дигән сорауны куеп тормыйбыз, җавабын һәркем белә.
Хакимиятләрнең салым кодексына үзгәрешләр кертүе дә кычытмаган җирне кашудан түгел. Акча җитми (бигрәк тә федераль казнага), чөнки чыгымнар арта. Хәзер бит элек табышлы булган һәм бюджетка салым яңгыры койган тармакларны да субсидияләргә туры килә. Нефть эшкәртү заводларын хөкүмәт акчасы ярдәмендә иркәләү масштабы ташкүмер чыгару тармагын субсидияләүдән дә артып китте дигән хәбәрләр күренә. Бензин бәясен тотып тору безнең, ягъни халык файдасына бит инде. Әмма моның өчен тотылачак акчаны шул ук халык кесәсеннән алмый булмый. Салым кодексы шуның өчен үзгәртелә дә инде. Түләүләрне арттыру ягына таба үзгәртелә. Система тотрыклы булса, беркем дә андый үзгәрешләр кертеп мәшәкатьләнмәс иде. Әмма система шундый нәрсә: аз гына бер винтикны бордыңмы, ул тотрыклы хәлгә киләсе урынга чайкалуны көчәйтә. НДФЛ салымын арттыру бюджетка акча өстәп кенә калмый, керемнәрне киметә дә икән, мәсәлән. Һәрхәлдә Бөтенроссия иминиятләштерүчеләр союзы җитәкчелеге шулай дип белдерә. Аларның аналитикасын китереп тормыйбыз, саннарын гына әйтәбез. Бюджет 2030 елга кадәр 237 миллиард сум акча югалтачак, ә озак сроклы инвестицияләр базары 2 триллион сумнан колак кагачак, диләр алар.
Хисап палатасы дәүләт әҗәтен түләү дә кыйммәткәрәк төшә дигән рәсми белдерү ясый. Быелның гыйнвар – февраль айларында федераль казна бурыч түләү өчен 519 миллиард сум акча тоткан. Бу – алдагы ел белән чагыштырганда 156 миллиард сумга яисә 43 процентка күбрәк икән. Бу хәлнең сәбәбе – ставка арту һәм милли валютаның очсызлануы. Үзәк банк ставкага июнь аенда кагылмады, әмма июльдән арттырырга вәгъдә бирә. Бюджет өчен зыянлы булгач, ни өчен арттыралар? Бизнес өчен дә бик зыянлы әле ул җитмәсә. Үзәк банк сумны тотрыкландыру өчен шулай эшлибез дип аңлата.
Төп ставканы күтәрүнең зыянлы яклары бик күп ләкин. Ул автомат рәвештә бюджет чыгымнарын үстерә. Чыгымнарның үсүе аеруча ипотека, төгәлрәк әйтсәк, өстенлекле ипотекага бәйле. Банк процентлары 20дән артып киткәндә, ничек итеп 2 яисә 6 процентлы кредит бирәләр? Аерманы хөкүмәт субсидияли, билгеле. Чынлыкта бюджеттан бик күп акча суыра ипотеканың бу төре. Әмма банкирлар өчен бик файдалы, шуңа күрә кредит бизнесы өстенлекле кредитны саклау өчен хакимиятнең бар тармакларындагы лоббиларын эшкә җигә. Лоббилар гына түгел, төзелеш тармагы үзе дә таләп итә бурычларны субсидияләүне. Өстенлекле ипотеканы туктатсаң, төзелеш тармагы җимереләчәк, туктатмасаң, берникадәр югарырак ноктага омтылуын дәвам итәчәк һәм ахыр чиктә биектәнрәк егылып төшәчәк. Мөһим бер тармак җимерелсә, ЭТП күрсәткечләре түбәнгә китәчәк, бюджетка салым керү дә туктаячак. Ипотеканы туктатмый дәвам итәм дисәң, субсидияләү өчен акчаны каян аласың? Менә бит ничек тыгыз бәйләнгән финанс системасының буй һәм аркау җепләре. Еш кына без телеграм-каналлардан зур банкларның өстенлекле ипотеканы лимит бетү сәбәпле туктатулары турында хәбәрләр укыйбыз. Рәсми рәвештә җиңелләштерелгән кредит дәвам итә, әмма банклар яңа гаризалар кабул итми. Июльдән өстенлекле ипотека туктатыла дигән хәбәрләр дә йөри. Бу базарга ничек тәэсир итәсен чамалап карыйк әле.
Россиядә яңа төзелгән торак арзаная башлады дигән рәсми хәбәр укыйбыз. Бу өстенлекле ипотеканың бетерелү ихтималына бәйле. Төзүчеләр сатып алучыларны җәлеп итү максатыннан бәяләрне төшерә. Икенчел торак базарында да бар андый җылы хәбәрләр. Бер нәрсәне искәртик: өстенлекле ипотеканың бетерелүе ихтималлык кына әле ул, факт түгел. Ихтималлыкның гына да бәяләрне төшерә башлавы, аз процентлы кредитлауны фактта туктатсалар, ниләр булачагын аңлата. Бәяләр түбәнгә китәчәк. Алар түбәнәйдеме, кешеләр ипотекага кызыгудан туктаячак. Әлегә бәя үсәчәгенә ышанып, фатир кирәклектән түгел, акча саклау ысулы итеп торак мәйданнар сатып ала күпләр. Процент түләсәләр түлиләр, барыбер фатир коллекциялиләр. Әгәр дә кайчандыр ипотека дигән механизм кертмәсәләр, без базарда бүген ун миллион торган фатирның 2–3 миллион гына торуын күрер идек. Шулай булгач, өстенлекле ипотеканың өстенлеге нидә?
Үзәк банкның төп ставканы даими өскә күтәрүенең дә бер сәбәбе шунда. Хөкүмәт процентларны субсидияләп, торак кредитлары бирү ягында. Финансчылар аңлый: бу ахыр чиктә катастрофага илтәчәк. Башка илләр тәҗрибәсе дә раслый моны. Әмма хөкүмәтне сүз белән җиңеп булмый. Процент ставкасын күтәрергә туры килә. Бу субсидияне кыйммәтләндерәчәк һәм башкарма хакимият өстенлекле ипотекадан мәҗбүри рәвештә баш тартачак. Без Кремльнең өстенлекле ипотека тарафдары икәнен беләбез. Үзәк банк белән сүзсез көрәштә кайсы җиңәр, көтеп карыйк.
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез