Россиянең сәяси атмосферасында берникадәр Горбачев башлаган хәбәрдарлык чорындагыга охшаган җилләр исеп китте. Күпмиллионлык аудиториясе булган бер блогер ханымның Президент Путинга мөрәҗәгать белән чыгуын, чиновникларның ялган саннар белән уйнавын әйтүен Кремльдә дә ишеттеләр һәм… тыныч кабул иттеләр. Рәсми хакимиятләр инфлюенсерның авызын томаларга омтылмады, киресенчә, Президентның матбугат сәркатибе ул күтәргән мәсьәләрне Кремльдә өйрәнүләре турында җаваплы рәвештә белдерде.
Юк, юк, язмада һич кенә дә социаль челтәрләр фикерен нигез итеп алырга җыенмыйбыз. Блогерлар теленә ни килсә, шуны сөйли ала, бигрәк тә чит илдә яшәсәләр. Безне рәсми даирәләрнең уянуы, ил тормышында барган тәшвишле хәлләр хакында чаң суга башлавы күбрәк кызыксындыра. Сәясәт диңгезенең югары катламы исә ваемсыз түгел бүген, чөнки вазгыять кискен борылыш чорына кереп бара. Икътисадта һәм социаль өлкәдә хәлләр тыныч йөрәк белән күтәрә торган түгел.
Президент Владимир Путин үзе бу хакта сорауны кабыргасы белән куя. 15 апрельдә хөкүмәт әһелләрен киңәшмәгә җыеп, катгый сорау бирде: «Ни өчен макроикътисад күрсәткечләренең траекториясе әлегә көтелгән дәрәҗәдән түбән кала? Һәм бу түбәнлек бары тик экспертлар һәм аналитиклар көткәннән генә түгел, ә Россия хөкүмәтенең үз фаразларыннан, шулай ук Россия Үзәк банкы фаразларыннан да түбән».
Чынлап та, ил икътисады түбән тәгәрәү траекториясенә чыкты. Ачык мәгълүматлар, рәсми саннар хәлнең мөшкелләнәчәген, алдагы айларда авырлыклар артачагын сөйли. Хәл, дөресен генә әйткәндә, чаң сугарлык. Һәм набат тавышы яңгырый да. Юк, оппозиция тавышын без тыңлап та тормыйбыз. Абруйлы, рәсми статуска ия булган шәхесләр һава торышының начараюын, сәяси атмосферада яшен корылмалары җыела башлаганчы хәлиткеч чаралар күрергә кирәклеген ачыктан-ачык белдерәләр. Путин үзе дә министрларга вазгыятьне үзгәртергә кирәклеген әйтә.
Бу уңайдан Хөкүмәт вәкилләре, Дәүләт Думасы депутатлары, Үзәк банк вәкилләре, зур предприятиеләр директорлары катнашкан Мәскәү икътисад форумы сәяси элиталар аңында җитди үзгәрешләр башлануын күрсәткән масштаблы чарага күз салыйк. Академик Роберт Нигъмәтуллин, Менделеев исемендәге Социаль-икътисадый фаразлау институты директоры Андрей Щербаков кебек шәхесләр, дәүләт масштабында фикер йөртүче кешеләр илнең соңгы еллардагы рәсми курсына карата беренче тапкыр югары трибунадан тәнкыйть сүзләре әйтте. Щербаков «чимал экспортына гына таянган икътисад озакка бармый; җитештерүне һәм реаль секторны үстермичә тотрыклы үсеш булмый; икътисадны үз агымына калдырып кына нәтиҗәгә ирешеп булмый» дигән фикерләрне алга сөрде, Хөкүмәтнең салым сәясәте тәнкыйтьләнде. Депутат Оксана Дмитриева: «Макроикътисадтагы матур саннар белән генә яшәп булмый», – диде. Академик Роберт Нигъмәтуллин форумның «йолдыз»ына әверелде, аның авызыннан чыккан тәнкыйть сүзләре алкышлар белән каршыланды. Ул «Без бәладә һәм соңга калабыз» дигән тезисны үзәк итеп алды, икътисадның, хәзерге модель сакланса, ике урынлы сан белән түбән төшәчәген әйтте. 2012 елдан башлап икътисад буенча Президентның төп указларының берсенең дә үтәлмәвен ассызыклады, моны дәүләт идарәсенең җитди проблемасы дип атады. Салым һәм акча сәясәтен үзгәртергә, кече бизнеска ирек бирергә кирәклеген искәртте. Акдемикның, икътисад өчен җаваплы министрларны, социаль сәясәт өчен җаваплы җитәкчеләрне һәм, гомумән, икътисад курсын билгеләүче идарәчеләрне алыштырырга кирәк, дигән идеясен кул чабулар белән каршыладылар.
Форум бер-берсенә каршы килә торган кызыклы идеяләргә бай иде. «Ватаным» хәбәрчесе аның материаллары белән танышты. Соңгы егерме биш елда Россия тормышында андый плюрализм күзәтелмәде шикелле. Бу – илнең тектоник үзгәрешләр алдында торуын раслаучы факт.
Икътисад хәле, чынлап та, катлаулы. Югары трибуннарның моны тануы үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Бу фикерне конкрет саннар белән шәрехләп булыр иде, ләкин автор андый максат куймый. Тәнкыйть сүзләрен күп яудырып була, әлбәттә. Әмма Россиядәге икътисад вазгыяте, кызганычка дип әйтик инде, объектив рәвештә начарая. Югары җитәкчелекне һәм министрларның барысын тоташ алыштырып бетерсәң дә, хәл уңай якка үзгәрмәячәк. Киресенчә, начараячак кына. Чөнки барлык үзгәрешләр дә капитализмның гомуми кризисы фонында бара. Германия икътисады безнекеннән уңай түгел. Французларның хәле начарая. Кытай җитәкчелеге бүген утлы күмер өстендә утыра. Әйтмиләр генә. Тышкы яктан Күк асты илендә барысы да яхшы кебек. Дөнья базарын алар кебек яулаган беркем дә юк. Әмма су асты агымнары көчле ташкынга әверелергә вәгъдә итә. Кытайларны идарә зәгыйфьлегендә гаепли алмыйсың. Алар бик акыллы һәм каты кул белән идарә итә, әмма шуңа карамастан чин катастрофасы котылгысыз.
«Ватаным» хәбәрчесе Мәскәү форумы кулуарларында ни хакында сөйләшүләрен белә. Ышаныгыз: элиталар вазгыятьнең ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен безгә караганда яхшы аңлый. Әмма чарасызлыктан һәлакәтне якынайта торган карарлар тәкъдим итүдән башка берни дә тапмыйлар. Бер генә юаныч: нефть бәясе озак рәвештә югары калырга вәгъдә итә. Шул безгә берникадәр агымда барырга булышыр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез