Татарстан Диния нәзарәтендә «Нурлы Рамазан» бәйгесенә йомгак ясадылар. Ул рамазан ае уңаеннан йортларны, биналарны бәйрәмчә бизәп, шул рәвешле изге аебызның абруен тагын да арттыру максатыннан өченче ел рәттән оештырылды. Быелгы бәйгедә Мөслим районы Баланлы авылыннан Газыймовлар гаиләсе җиңү яулады. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов аларга төп бүләкне – хаҗга юллама тапшырды.
Гаилә башлыгы Җәмил хәзрәт белән аның хәләл җефете Гүзәл ханым Рамазан алдыннан йортларын бәйрәмчә бизәгән. Алар йортның тышкы ягы белән капканы бизәү белән генә чикләнмәгән. Бөтен каралты-кураларны, койманы, хәтта урам-тыкрыкларны бизәгән.
Гүзәл ханым сүзләренә караганда, «Нурлы Рамазан» бәйгесендә катнашу бер рәхәтлек бирсә, авылдашларына рамазан аеның бар матурлыгын күрсәтә, аның кыйммәтләрен җиткерә алулары икеләтә рәхәтлек биргән аларга.
Гаилә башлыгы Җәмил хәзрәт исә – Баланлы авылы имамы. «Бу бәйгегә ике ай әзерләндек», – ди ул. Җәмил хәзрәт рамазан алдыннан үзе яшәгән йортны гына түгел, мәчетне дә бизәгән.
Газыймовлар «Нурлы Рамазан» бәйгесендә киләсе елга да катнашырга җыена. Ул гына да түгел, Җәмил хәзрәт үзе дә быел беренче тапкыр авылдашлары арасында рамазан аена йортларны бизәп каршылау буенча шундый бәйге игълан иткән. Әлегә анда өч гаилә катнашкан.
Татарстан Диния нәзарәтеннән хәбәр итүләренчә, быел «Нурлы Рамазан» бәйгесенә барлыгы 38 эш кабул ителгән. Шуларның тугызы финалга чыккан. Бүген мөфтияттә бәйгенең башка финалистларын да бүләкләделәр.
Аларга диплом белән истәлекле бүләкләр тапшырылды:
– Югары Ослан авылындагы «Салихҗан» мәчете (авторы – Югары Ослан районы имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин);
– Казандагы «Әбүгалисина» мәчете (авторы – мәчет имам-хатыйбы, Россия Мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов);
– Питрәч районы Яңа Шигали авылында урнашкан Габдрахман ибн Гауф (радыйАллаһу ганһү) исемендәге мәчет (авторы – Рәмис Яхиев);
– Буа шәһәрендәге шәхси йорт (авторы – имам Шамил хәзрәт Вәлиуллин);
– Кукмара районының Туембаш авылында Нәзим Зариповның шәхси йорты;
– Кукмара районы Олы Сәрдек авылында Илнур Ишмөхәммәтовның шәхси йорты;
– «Мамадыш» совхозы бистәсендә Халидә Шаһинурованың шәхси йорты;
– Байлар Сабасында Альберт Тимергалиевның шәхси йорты;
– Арча районы Кәче авылында Луиза Корбанованың шәхси йорты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез