Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: «Ташны юлдан алып кую да – сәдака»

Сәдака малны киметми, ә арттыра гына. Чын күңелдән һәм Аллаһ ризалыгы өчен бирелсә, әлбәттә. Ә сәдаканы кемнәргә бирергә? Аның күләме бармы, төс әйбере бирергә ярыймы? Бу сорауларга «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин җавап бирде.

– Нурулла хәзрәт, сәдака нәрсә ул? Күпләр сәдака дигәндә аш мәҗлесләрендә өләшенә торган акчаны гына күз алдына китерә хәзер.

– Гади тел белән әйткәндә, сәдака – булган әйберең белән бүлешү ул. Кәефең белән дә, елмаюың белән дә бүлешергә мөмкин. Көч-куәтең булса, кешегә ярдәм итәсең. Бу да сәдака була. Вакыт белән дә бүлешергә мөмкин. Без белгәне, иң популяры – мал белән бүлешү. Кешегә тормыш алып бару өчен мал кирәк. Мал белән бүлешүнең билгеле бер күләме юк, ләкин савабы бар. Сәдаканың савабы күбрәк булсын өчен, син аны дөрес итеп бирергә тиеш. Син бай икән, күбрәк бир. Фәкыйрь икәнсең – мөмкинлегеңнән чыгып эш ит. Сәдаканың күләме юк. Синдә бер мең сум акча бар ди. Шуның 10 сумын сәдака итеп бирсәң, йөздән бер өлешен сәдака итеп биргән буласың. Савап та шул йөздән бер өлеш итеп языла. Синең йөз сумың бар икән, шуның 10 сумын бирсәң, уннан берен биргән буласың. Димәк, ике кеше унышар сум бирсәләр дә, йөз сумнан ун сумын биргән кешегә савап күбрәк була.

Элек бакыр, көмеш һәм алтын акчалар булган. Алтын бөтен кешедә дә булмаган, бакыр исә тиеннәр күләмендә генә саналган, шуңа күрә аны биреп, кешене кимсетмәгез, көмеш акча бирегез, дигәннәр. Шул вакыттан калган гадәт буенча, кеше һаман да шул тиеннәрен тарата, хәзер андый мәгънәгә ия түгел ул көмеш. Бер мисал китерәм. Күптән түгел мәҗлес вакытында бер хатын 10 сумлык тимер акча таратып йөрде. Ун сум бирде, бер ун сумы ялгыш тәгәрәп идәнгә төшеп китте. Мин иелеп алмакчы идем, бу апа: «Әй, ярар, ятсын, аннары алырбыз», – диде. Шул чак башыма бер уй килде: әгәр бу 10 сумлык акча шундый кадерсез икән, идәннән иелеп алынырлык дәрәҗәсе дә юк икән, аны нәрсәгә кешегә бирергә? Сәдака кешегә файда китерергә тиеш, аның файдасын чамалап бирергә кирәк. Коръәндә: «Яраткан әйберләрегезне кешегә бирмичә, сез беркайчан да игелеккә ирешмәссез», – диелгән. Кирәк булмаганны түгел, кирәк булган әйберне башкаларга бирергә кушкан Аллаһы Тәгалә.

– Сәдаканың чиге бармы?

– Сәдаканың чиге юк. Тарихта сәхабәләрнең бөтен малларын биргән очраклары да бар. Ләкин пәйгамбәребез (с.г.в.) бөтен малыңны сәдака итеп бирүне хупламый. Кешенең күңеле тулып, бөтен малын сәдака итеп биргән очраклары бар, тик мондый адым ясаучылар еш кына үкенергә мөмкин. Менә шул үкенү сәдаканың савабын бетерә, чөнки игелекне эшләгәннән соң мактанырга һәм үкенергә ярамый. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Сәдака малны киметми», – дигән. Без, кешеләр, киресенчә уйлыйбыз. Син ун сум сәдака бирдең ди. Бу ун сумың өчен Аллаһы Тәгалә сиңа күп савап бирә, калган малыңның бәрәкәтен арттыра. Шул ун сум акчаңны биреп, син аны ахирәт байлыгына әйләндерәсең. Сәдака кешенең кулына төшкәнче үк Аллаһның кулына төшә.

– Коръән ашларында һәркем сәдака өләшә. Бер караганда, алыш-биреш уйнаган кебек бу. Аш үткәргән йорт хуҗалары гына сәдака өләшсә, яхшырак түгелме?

– Юк, бирмәгәнгә караганда сәдака бирү яхшырак. Беренчедән, син мәҗлескә бу малым кире кайтыр дип өметләнеп килмисең. Икенчедән, сәдака бирү – үзең турында уңай фикер булдыру. Син кешегә игелек кылганда, теге кешенең күңеле җылына.

– Әгәр тормышың җитеш икән, биргән сәдакадан баш тартыргамы?

– Биргәндә алырга кирәк. Кайберәүләр, мин мохтаҗ түгел, дип кычкырып җибәрә. Әгәр мохтаҗ түгел икәнсең, мохтаҗларга үзең бирерсең, тавыш чыгарырга кирәкми. Яныңда утырган кешегә бир, мохтаҗларга бирерсез, дип әйтеп тапшыр.

– Төс әйбере өләшү гадәткә керде. Хәзер шикәр, савыт-саба, оекбаш өләшәләр. Бу дөресме?

– Әйткәнемчә, сәдака ул – бүлешү. Нәрсә белән бүлешсәң дә була. Кием белән дә, акчаң белән дә бүлешергә мөмкин. Иң элек бу әйбер кешегә файдалы булсын. Әйберләтә бүлешү «сәдакаҗәрия» дип атала. Шушы әйберләрне кулланган дәвердә кешегә савап бара. Акча бирдең дә савап алдың, бетте. Ә әйберләтә биргәндә бүтән төрлерәк. Әйтик, оекбаш бирдең, теге кеше шуны киде, бер ел киде ди, шул кулланган дәвердә бирүчегә савап бара. Элек сабын һәм тастымал тарата торган булганнар. Алар кыйммәт булган, кешегә файдалы булган. Исле сабын булса бигрәк тә, аның белән юынмаганнар да, исе өчен генә саклаганнар. Шуннан калган ул сабын, тастымал бирү гадәте. Нәрсә телисең, шуны бирергә мөмкин. Дога китаплары бирсәң, кеше укыган саен бирүчегә савап языла.

– Сәдака кемгә бирелергә тиеш?

– Сәдака – мохтаҗларныкы. Мохтаҗлар ике төрле була: мескеннәр һәм фәкыйрьләр. Мескен дигәне – бу дөньяда бернәрсәсе булмаган кеше. Аның киеме дә, торыр урыны да, ашар ризыгы да юк. Икенче төрле әйтсәк – бомж. Була фәкыйрь кеше. Аның торыр урыны бар, ләкин зәкәт түләрлек акчасы юк. Берәр әйбер аласы булса, аңа авырлык килә, акчасы җитеп бетми, ул үзен кысып яши. Аларга сәдака бирү дөрес.

Әтисез калган ятимнәр дә сәдакага мохтаҗ. Ятимнәр дә, фәкыйрьләр дә – язмыш тарафыннан кыерсытылган кешеләр. Сәдака шулай ук юлда авыр хәлдә калган мосафирларга да тиеш. Гадәттә мохтаҗлык күренә ул. Чит кешенең ничек яшәгәнен белмәскә дә мөмкинсең. Шуңа да сәдаканы гадәттә белгән кешеләргә бирәсең.

– Сәдака акчасын нәрсәгә тотарга ярый? Бу акчага ризык алмагыз, диләр иде.

– Үзеңә ни теләсәң, шуңа тотарга була. Ризыкка да ярый. Кешенең ашыйсы килсә, ашарга кирәк. Кесәсендә акча була торып, ачтан үлә алмый бит ул. Сәдака акчасын бары тик харам әйбергә тотарга ярамый. Әйтик, ир-ат шул акчаны җыеп эчә икән, кызлар янына китә икән, гөнаһ булыр.

– Сәдаканы үзеңнән башла, диләр... Ир кешенең өенә ризык алып кайтуы да – сәдака, дигәнне ишеткән бар.

– Гаиләңне, әти-әниеңне тәэмин итү – синең бурыч. Шул бурычны үтәгән өчен сиңа сәдака савабы бирелә. Чынлап та сәдаканы башта якын кешеләргә бирә башларга кирәк. Туганнан туганнарга, башкаларга, мохтаҗ коллегаларга, мәсәлән. Ятим, мохтаҗ кешене эзләп йөргәнче, үз туганнарың арасындагы фәкыйрьләргә бирү күркәмрәк. Туганнарга биреп, син бит әле туган хакын да хаклыйсың, сәдака савабын да аласың.

– Сәдаканы чит дин кешесенә бирергә ярыймы?

– Ярый. Тик мөселманнарга бирү күркәмрәк тә, саваплырак та. Әмма мөселманнар арасында сәдакага мохтаҗ кеше булмаса, чит диндәге кешегә дә бирергә була. Шулай да ул гөнаһ кылып, эчеп, азып-тузып йөри торган кеше булмасын. Эчкән кешегә сәдака биреп, син аңа гөнаһ кылырга булышасың гына.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре