Оборона министрлыгы Суджа шәһәренең тулысынча азат ителүе турында белдерде

Россия армиясе Курск өлкәсендәге Суджа шәһәрен тулысынча азат иткән. Бу хакта Оборона министрлыгы рәсми төстә белдерде. “Төньяк” гаскәрләре төркеменең һөҗүме барышында Меловой, Подол һәм Суджа торак пунктлары азат ителде”, – диелгән хәбәрдә.

Россия Кораллы көчләре баш хәрби-сәяси идарәсе башлыгы урынбасары, “Ахмат” спецназы командиры, генерал-лейтенант Апты Алаудинов 8 мартта Курск өлкәсендә барлык юнәлешләрдә Россия хәрбиләренең киң колачлы һөҗүме турында сөйләде. Россия армиясенең эшләмәүче газ торбасы аша дошманның тылына үтүе һәм Суджа тирәсендә көчле һөҗүм алып баруы мәгълүм булды.
Алдагы көнне Россия хәрбиләре Суджа шәһәре үзәгенә Россия әләмен һәм Һава-десант гаскәрләре флагын элгән. Украина кораллы көчләре башкомандующие Александр Сырский Курск өлкәсендә гаскәрләренең чигенүен раслаган.

Исегезгә төшерәбез: кичә Россия Президенты Владимир Путин Суджаның азат ителүе турында хәбәрләр пәйда булгач Украина кораллы көчләре бәреп кергәннән соң беренче тапкыр Курск өлкәсенә барган. Президент Курск гаскәрләре төркеме белән идарә итү пунктында булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре