Республикабызда һәр татар күңеленә якын, кадерле, изге урыннар байтак. Шуларның берничәсе сөекле шагыйребез Габдулла Тукай исеменә бәйле. Йөрәк түрләрендә, күңел төпләрендә шигърият сагышы, иҗат шатлыгы йөрткән замандашларыбыз, ел саен Казан артына сәфәр чыгып, Тукай-Кырлайда, Кушлавычта булалар. Әмма Арчаның Өчиле авылы да Тукай эзләрен кадерләп саклый.
Элегрәк Өчилегә «өченче сортлы» авыл дип карау сизелә иде. Ә бит Өчиле – Тукай рухын нык саклаган, тугач та аны үзенә сыендырган зур тарихлы авыл. 1886 елны Габдулланың әтисе Мөхәммәтгариф үлеп китә. Тол калган Мәмдүдә, нарасый Габдулланы кочаклап, Кушлавычтан әтисе Зиннәтулла хәзрәт йортына Өчилегә кайтып китәргә мәҗбүр була.
 Тарихка күз салсак, Г.Тукайның Өчиледә берничә тапкыр булуы, шактый вакыт биредә яшәве мәгълүм. Ире үлгәч, 26 яшьлек Мәмдүдә Сасна Пүчинкәсе авылының 60 яшьлек мулласы Шакир картка кияүгә чыга. Үз теләге белән түгелдер инде, тормыш авырлыгы мәҗбүр иткәндер. Күрәсең, ике яшь ярымлык малаен үзе белән алу мөмкинлеге дә булмаган. Мәмдүдә Габдулланы кабат Кушлавычка илтеп куя. Ул биредә Шәрифә карчыкта яши башлый. Әмма Габдулла болай да алты бала яшәгән кечкенә генә йортка сыймый шул. Мөгаен, Мәмдүдә улының чит кешедә яшәвен авыр кичергәндер. Яңа гаиләсендә тормыш шартларына ияләнүгә, ул Габдулланы үз янына алып кайта.
Тарихка күз салсак, Г.Тукайның Өчиледә берничә тапкыр булуы, шактый вакыт биредә яшәве мәгълүм. Ире үлгәч, 26 яшьлек Мәмдүдә Сасна Пүчинкәсе авылының 60 яшьлек мулласы Шакир картка кияүгә чыга. Үз теләге белән түгелдер инде, тормыш авырлыгы мәҗбүр иткәндер. Күрәсең, ике яшь ярымлык малаен үзе белән алу мөмкинлеге дә булмаган. Мәмдүдә Габдулланы кабат Кушлавычка илтеп куя. Ул биредә Шәрифә карчыкта яши башлый. Әмма Габдулла болай да алты бала яшәгән кечкенә генә йортка сыймый шул. Мөгаен, Мәмдүдә улының чит кешедә яшәвен авыр кичергәндер. Яңа гаиләсендә тормыш шартларына ияләнүгә, ул Габдулланы үз янына алып кайта.
1890 елда тагын зур кайгы килә. Мәмдүдә, Сасна Пүчинкәсе мулласы белән ике ел тирәсе яшәгәч, ниндидер авырудан вафат була. Кызын күмәргә барган Зиннәтулла хәзрәт оныгының Шакир мулла өендә артык кашык булуын күрә, билгеле. Габдулланы үзе белән кабат Өчилегә алып кайта. Әмма хәерчелек Зиннәтуллага оныгын үзенә даими яшәтү мөмкинлеген бирми. Ул Габдулланы Казанның вак сәүдәгәр Мөхәммәтвәли һәм Газизә гаиләсенә асрамага бирә. Бу гаиләдә дә Апуш төпләнеп кала алмый. Үги әти-әниләре каты авырый башлагач, баланы бабасы Зиннәтулла карт йортына, ягъни Өчилегә кабат озаталар.
Күрәсез, Габдулла Тукай Өчиледән бер дә аерылып тормый. Кырлайда яшәүче Сәгъди абый белән Зөһрә апа гаиләсенә дә ул Өчиледән килә. Бу юлы ятим баланы асрамага алырга Мәмдүдәнең әнисе Камилә апа һәм аның Кырлайга килен булып төшкән кызы үгетли.
Өчилегә бәйле тагын бер вакыйга бар. Аның яңа гаиләсендәге Саҗидә апасы кияүгә чыккач, никахны Зиннәтулла хәзрәт үзе укый. Шул уңай белән Өчиледә уздырылган туй мәҗлесенә Габдулланы да алып киләләр. «Менә шушы ишектән кияү күренергә тиеш, – диләр аңа. – Әмма син аны кертми тор. Ишек бавы өчен акча сора». Соңыннан бу туй мәҗлесен искә алып, Г.Тукай «Ишек бавы» дигән шигырь дә яза.
1911 елда Габдулла Тукай туберкулездан җәфалана. Казанның Клячкин сырхауханәсендә ята. Табиблар шагыйрьнең гомере аз калуын һәм аны авылга кайтару кирәклеген әйтәләр. Авыл һавасы гомерен бераз озайтмасмы, дип өметләнгәннәрдер, бәлки. Дуслары бу тәкъдимне җайлап кына Тукай җиткерәләр. «Кайсы авылга кайтарырга?» дигән сорау туа. Билгеле инде өч авылның берсенә – Кушлавычка, Өчилегә яки Кырлайга. Шагыйрь Өчилене сайлый һәм 1911 елның салкын декабрь аенда пар атларга утырып, шунда кайтып төшә. Бу вакытта Зиннәтулла хәзрәт исән булмый, аның урынына мулла булып Кәбир хәзрәт кала. Аның хатыны Рәбига апа үзе исән чакта Тукайны ничек дәвалауларын, шагыйрьнең нинди уй-хисләр белән яшәвен истәлек дәфтәренә бик тәфсилләп язып калдыра. Дәфтәр хәзер музейда саклана.
Габдулла Тукай Өчиледә 1912 елның март урталарына кадәр яши. Дәвалана, саф һавада йөри, халык белән аралаша. Табигате матур Өчиленең. Авыл инеш буена урнашкан, урман якын, чишмәләре саф сулы. Өчиледә шагыйрь иҗаттан да аерылмый. Биредә аның 12 шигырь язуы мәгълүм. Казанга юллаган бер хатында исә: «Минем бу адресымны беркемгә дә бирмәгез. Өчиледә мин патша охранкасы күзеннән ерактарак яшим», – дип искәртеп тә куя.
Тукай язмышының Өчиледән аерылгысыз булуын бик күп документлар раслый. Аларны мәктәп укытучылары җентекләп җыйганнар һәм музейда кадерләп саклыйлар. Хәзер аларны тарихчылар һәм галимнәр дә өйрәнә, мәгълүматлар киң җәмәгатьчелеккә дә җиткерелә. Музей кечкенә генә булса да, андагы һәр экспонат – безнең өчен кадерле мирас.
Шуңа күрә Арчага, Тукай рухы белән очрашырга килүчеләр Өчилене дә онытмасыннар иде, диясе килә.
Әгъзам Фәйзрахманов
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез