Өй эшен күчерүне тыярга кирәкме?

Өй эше гаилә, мәктәп өчен дә баш бәласенә әйләнде. Сүз төн буе дәрес әзерләү турында бармый. Укытучыларны аны эшләмәүдән бигрәк интернеттан күчерү мәсьәләсе борчый. Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов әзер өй эшләрен тәкъдим иткән сайтларны тыярга өнди.

Аю хезмәте

Сергей Кравцов XI бөтенроссия әти-әниләр җыелышында әзер өй эшләрен күрсәткән (ГДЗ) сайтларның аеруча популярлашуын әйтте. Мондый интернет-ресурсларны оештыручылар бала турында уйлауны түгел, акча эшләүне беренче урынга куя. Министр аю хезмәте күрсәтүне күпмедер дәрәҗәдә җинаять дип тә саный.

«ГДЗ» сүзен ишетмәгән әти-әни юктыр, мөгаен. Укырга яратмаган бала, мәктәптән кайтуга, тиз генә интернеттан әзер өй эшен күчереп куя да шуның белән вәссәлам. Нәрсә күчергән, дөресме, юкмы – шайтан белсен. Иң мөһиме – эшләнгән.

Минзәлә районының Урыс мәктәбе директоры Илдус Мәүҗиев та бу проблеманы авырткан җир дип саный.

– Балалар хәзер баш белән уйлап тормыйча, өй эшләрен махсус сайттан гына күчерә. Бик начар әйбер бу. Интернетны берни эшләтеп тә булмый. Өй эшен эшләгән бала да, йөз төрле сәбәп табып эшләмәгәне дә бар. Элек тә шулай иде, хәзер дә берни үзгәрмәде. Кирәкмәгән сайтларны ябып бетерсәләр, яхшы булыр иде, – ди Илдус Мәүҗиев.

Укытучыны алдап булмый

Өй эше бирүнең үз тәртибе бар. 1 нче сыйныфта – 1, 2–3 сыйныфта – 1,5, 4–5 сыйныфта – 2, 6–8 сыйныфта – 2,5, 9–11 сыйныфта 3,5 сәгатьтән артмаска тиеш.

Казандагы 149 нчы лицейның тарих укытучысы Айгөл Әбриева өй эшен һәр балага аерым бирергә җыена. Өстәмә мәшәкать, билгеле. Яңа электрон МЭШ платформасы андый мөмкинлек бирә икән.

– Күбрәк дәрестә эшләтеп, өйгә әзрәк бирергә тырышам. Үзебезнең дә балалар булгач, аңлыйбыз. Күп вакытны ала бит. Дәрестә сөйләшеп утыручыларга күбрәк бирә торган гадәтем бар. Тыңлаганнарга бирмәгән чаклар да булгалый. Сер түгел, укучыларның күбесе ГДЗдан күчереп куярга тырыша. Вакыт калмагач, тиз генә шуннан эшлиләр. Әмма укытучыны алдап булмый. Күчергәнне шундук сизәм. Андый очракта билгене төшереп куям яки кабат эшләргә кушам. Күбрәк телдән сорыйм, – ди Айгөл Әбдриева.

Питрәч районының Көек авылында яшәүче Гүзәлия Миннәхмәтова өч бала тәрбияли. Аның фикеренчә, мондый сайтлар «5ле»гә укучыны да түбәнгә төшерергә мөмкин.

– Беренчедән, әниләр баланың яхшы укуына ышана һәм өй эшен тикшерми. Ә бала, мин беләм, дип тизрәк урамга чыгып китә. Аннан кергәч, ялкауланып, интернеттан күчереп куя һәм аңгыра кала. Икенчедән, начар укучы, барыбер белмим дип әзерен генә чәпеп куя. Өченчедән, ялкау әниләр үзләре үк күчерергә куша. Без әзер өй эшләреннән файдаланырга юл куймыйбыз. Тырышып укулары күпкә хәерлерәк. Нигә укытучыны алдарга? – ди ул.

Бирергәме, бирмәскәме?

Казанда өй эше бирми торган мәктәпләр дә бар. Кайбер әти-әниләр моны  балаларны ялкаулыкка чыгару дип саный. «Салават Күпере» микрорайонындагы «Заман» гимназиясендә дә мондый тәҗрибә ачылган көннән үк бар.

– Бу алым, киресенчә, укучыларда белем алу теләген арттыра гына, – ди директор Ранис Әхмәтшин.

Башкалада яшәүче ике бала анасы Чулпан Галиәхмәтова өйгә эш бирү яклы.

– Мәктәптә юньләп укыту юк, шуңа күрә өй эшсез булмый. Математика, физика, рус теле кебек фәннәрне күздә тотам. Әлбәттә, әти-әнигә җәфасы күп. Әмма бу – балаларның киләчәгенә өлеш кертү дигән сүз. Тик кайбер мәктәпләрдә өч тиенлек проектлар әзерләргә кушалар. Балалар интернеттан күчереп алып килә. Мондый өй эшенең файдасы юк. Мин үзем мәктәптә укыганда, күбрәк өй эше бирегез, дип укытучыны аптырата идем, – ди Чулпан Галиәхмәтова.

Таякның ике башы

Актаныш егете Айнур Гыйлаев быел бердәм дәүләт имтиханнарында ике фәннән 200 балл җыйды. Хәзерге вакытта КФУда бизнес информатика юнәлешендә белем ала ул.

– Бер яктан, әзер өй эше балаларга күчерү өчен кирәк. Икенче яктан, үзең эшләгәнне тикшереп, хаталарны табарга булыша. Шикләнгән очракта үземнең дә белемемне тикшереп караганым булды. Әгәр махсус сайтлар булмаса, укучы аңламаган биремне калдырып китәчәк бит. Укытучылар да эшләнмәгән өй эшенә әллә ни игътибар бирми. Әгәр бала карап эшләсә, барысын да аңлый. Хәзер видео аша аңлатулар да күп. Күчерүчеләр күчерми калмас инде, үз-үзен алдаучылар гел булыр, – ди Айнур Гыйлаев.

Мария Нефедова, Россия «Белем» җәмгыятенең республикадагы филиалы башкарма директоры:

– Россия Мәгърифәт министрлыгының әлеге тәкъдиме бүген актуаль. Әзер җавапларны күчерү белем алу теләгенә китерми, ялкаулыкны арттыра. Бар бала да дәрестән соң спорт, иҗат түгәрәкләренә йөрми. Димәк, фикерләү сәләте дә, хәтере дә яхшырмый дигән сүз. Сайтларны тыю укучыларны фикерләргә, гадәти булмаган җаваплар табарга өйрәтәчәк.

Чулпан Гарифуллина, журналист:

– Тыелган җимеш татлырак була, диләр. Чикләп кенә эш чыкмый. ГДЗ сайтларын бетерәселәре килә икән, альтернатива тәкъдим итсеннәр. Мәктәптә укыганда өй эшләренең әзер җаваплары булган сайтларны да, кыскача эчтәлек, аңлатмалар булган махсус китаплар да кулланганым булды. Бигрәк тә физика һәм геометрия фәннәреннән. Үземне гуманитарий дип саныйм. Һәм бу фәннәрнең авыррак бирелүен яшермим. «Решебник»лар куллануым ялкаулыктан, укыйсы килмәүдән түгел дип әйтергә телим. Була шундый өй эшләре: аны махсус ярдәмсез берничек тә башкарып чыгарлык түгел. Әти-әни янына да барып булмый бит. «Решебник»лар бу очракта юнәлеш бирүче ролен үти. Син күчерер алдыннан җентекләп өйрәнәсең. Тегеләй-болай эшләсәң ничек, дип ачыклыйсың, анализлыйсың. Бу баш миен уятып җибәрә. Әгәр «решебник»ны дөрес куллансаң, күпчелек очракта ул  репетиторны да алмаштыра ала. Уйламыйча, үзең өчен нәтиҗәләр чыгармыйча гына күчерү белән шөгыльләнсәң, бер дә әйбәт түгел.

Үземнең балам юк әле, әмма кайбер әти-әниләр инде башлангыч сыйныфта укучы баласының өй эшләрен әзерләшә алмый интегә. Югыйсә югары белем алган кешеләр ич! «Решебник»лар – алар өчен дә зур ярдәмче.

Айсылу Мостафина, Казан дәүләт аграр университеты мөгаллиме:

– Мөгаллим буларак килешәм, әни буларак – юк. Әзер өй биремнәре булган сайтлар укучыга фикерләргә, мәсьәләләр чишү осталыгын үстерергә комачаулый. Материалны аңлау, анализлау урынына бала җавапларны күчереп яза. Әлбәттә, бу уку теләген һәм җаваплылыкны киметә. Балам әле мәктәпкә йөрми. Әмма әни буларак, фикерем башкачарак. Мондый сайтлар әти-әниләргә өй эшләренең дөреслеген тиз генә тикшерергә ярдәм итә, дип уйлыйм. Чөнки барлык әти-әниләрнең дә баласының укуы белән ныклап кызыксынырга вакыты юк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре