Йорт сала башлаганда (бу 1975 ел иде), кырык яшен тутырган әни иң кече сеңлем Флүзәгә көмәнле булган. Әле баланы тапканчы, фермада сыер саварга, бала-чаганы мәктәпкә хәстәрләргә, ихатада эшләргә кирәк.
Ул елларда яңа бәбиләгән хатынга бер ай гына ял бирелгән. Балалар ишәйгән саен, киңрәк йорт саласы килгән. Ризыгын хәләл көч белән табучы кешенең бу зур эшкә берничә ел гомере сарыф ителгән. Бураны бурау, аны киптерү, йортны җиткерү – шактый зур, мәшәкатьле эш. Шунлыктан халкыбыз аларны гомер-гомергә күмәкләшеп, өмә ясап башкарган.
– Бурага бүрәнәләр әзерләр өчен Югары Лоҗы урманыннан диләнке бүлеп бирделәр, – дип искә ала Әлфрит абый. Ул вакытта аның балта, чүкеч тотып, кул арасына керердәй үсмер чагы. – Безнең очтан Гарипҗан абый, югары очтан Рафаэль абый белән Зиннур абый, аръяктан Илдус абыйларны чакырып, бура бурадык. Ул абзыйлар бу эшнең чын осталары иде шул.
Осталарның кайберсе башына яулык чөеп бәйләгән, кайсы кулъяулыкның дүрт очын төйнәп, баш киеме әмәлләп куйган. Көн челләсендә, бүрәнәгә аякларын чалыштырып утырган абзыйларның сеңерле каты кулларындагы балталары селтәнгән саен кояшта ялтырап китә. Суккан саен, чарт-чорт итеп, эреле-ваклы йомычкалар чәчри дә аста тәгәрәп яткан ишләре өстенә килеп төшә.
Үз йомышлары белән түбәндә ыгы-зыгы йөреп торган хатын-кызларның берәрсе күләгәгә яшереп куелган бидондагы катыклы салкын суны тамагы кипкән ир-атка салып бирә. Юан беләкләрен югары күтәреп, кояшта кызган тәннәрен уйнатып, абзыйлар зур калай чүмечне бушатып куя да, уч төпләренә төкергәләп, тагын җилләнеп эшкә керешә. Авыр эш булса да, бар кешенең күңеле күтәренке, кәефе шәп.
Өмәгә пешерелгән сыйлар бигрәк тә тәмле була иде. Ул вакытка махсус үстергән бәрәннәр чалына. Мул иттән шулпа пешерелә, бәлеш салына. Хатын-кызларга ияреп, без – бала-чагалар да түбән очтагы Бүләк су буеннан, бүрәнә арасына кыстырасы мүкне капчыкларга җыеп кайттык. Арасында дымлыраклары да очраса, яхшылап җәеп киптердек.
Иртәгә өй күтәрәсе дигән көнне бар туган-тумачага, күршеләргә, авылдашларга, балта осталарына әйтеп чыкканнар. Өмәгә дәшсәләр, кешеләр хәтта үз эшләрен калдырып булса да киләләр. Көн дә өмә булмый бит. Кеше сүзен тыңламасаң, үзеңне дә санламаулары бар.
– Булачак өйнең дүрт почмагына дүрт имән бүкән куйдылар. Осталар бүрәнәләрнең тигезлеген карап кына тора, – ди абый. – Кузлалар тезеп, кирәк кадәр бүрәнә салгач, биш-алты метрлы калын нараттан ырмаулап эшләнгән матча куела. Матчаны күтәрү – бик җаваплы һәм авыр эш.
Әзер бураны бер көндә күтәреп, мүкләп куйганнар. Өмәдә катнашкан һәр кеше йорттагыларга озын, тигез гомер итсеннәр, салган йортларының игелеген күреп яшәсеннәр, дигән изге теләктә. Ул көнне туган-тумача, күрше-күлән ризык кертә. Кем – «коры аш», кем – йомырка, май, сөт, ипи...
Йортка җитәрлек төзелеш материалларын аннан табып, моннан җайлап кына кайтарышлы ул вакытта. Юк замана. Теле сөйләшә белгәннең, кулы бирә белгәннең, үзе ярдәмләшә белгәннең эшләре көйле барган.
– Кара әле, Нүрдидә, түбәлек калай юлладым, – дип сөенеп кайтып кергән әти. Әни, нинди калай булуын сораштыргач, кәефе төшеп:
– Алмыйкчы ул күгәрә торган калайларны, ел саен түбәдә мүкәләп калай буяу тагын бер мәшәкать була бит, Мөнәвир, – дип үгетли башлаган. Шуннан әти, күнеп, бераз ачулана төшеп, әнигә болай дигән:
– Ну, кызый, синең сүзеңне тыңлап, быел түбәне япмый калсак, кара аны, күзеңне дә ачтырмыйм.
Гөнаһ шомлыгына, әтине хастаханәгә салганнар. Сукыр эчәгенә операция булып, ул йорт мәшәкатьләреннән арынып торган арада, әни бик пошаманга төшкән. Вакыт уза, калай юк. Көз якынлаша, тиздән кышы да бастырып килеп җитәр. Шулай беркөнне әни каралты-кура арасында йөргәндә, аръяктан Халит абый килеп кергән.
– Артып калган калайлар бар иде, сезгә кирәкмиме? – дип кызыксынган. Бу – шушы минутта әни өчен җәүһәр бәясенә торырдай сорау бит!
– Әй, кирәкмиме соң, ничек кенә кирәк әле, Халит, – дип, әти белән булган хәлне сөйләгән әни. Коткардың, дип, бик каты сөенгән.
Түбәне япканда гына аянычлы хәл булды. Ишегалдында, әтиләр үзләре көйләп куйган пилорамда авыр такта Илдус абыйның кулыннан ничектер ычкынып китеп, әллә ничә кабыргасын сындырган иде. Сөяк кыйпылчыклары үпкәсенә кадалып, байтак кына хастаханәдә ятып чыкты. Сүз куертып, кемнедер гаепләп йөрүче булмады, рәхмәт яугыры.
Тәрәзә йөзлекләрен әнинең абыйсы Әхмәтзәки абый ясаган. Идән-түшәмне Кәрәкәстән әбинең сеңлесенең ире, балта остасы Миңнулла җизни килеп җәеп киткән. Тәрәзә рамнарын ясарга әтине аръяктан Хәмәтдин абый өйрәткән. «Клуб кадәр өй салды Мөнәвир!» – дигән авылдашлар, йорт әзер булгач.
Без яңа йортка, мин башлангычны бетереп, дүртенче сыйныфка Бигеш урта мәктәбенә укырга киткән елны күчендек. Бүген анда абый белән җиңги яши. Әмма барыбыз өчен дә төп нигез ул.
Фирдәүсә Бикмәтова. Казан
Фото: 1svoimi-rukami.ru
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез