Башта син балаңны яшәргә өйрәтәсең, ә ул үз тормышын үзе кора башлагач, яшәвеңнең мәгънәсен югалткандай буласың. Үз балаларыннан «аерыла», аларны җибәрә алмаган әти-әниләр өчен таныш хис бу. Итәгеңнән төшәрәсең килмәсә дә, 40 та да аны сабый итеп күрсәң дә, балаңның тормышын читтән генә күзәтергә туры килә. Сепарация, ягъни баланың ата-анадан аерылу процессы тәмамланмау нәрсәсе белән куркыныч? Гомумән, ни өчен баланы олы тормышка озату авыр бирелә?
Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә психология фәннәре кандидаты, балалар психологы Люция Ибәтуллина ярдәм итте.
– Әти-әниләр балаларына ничә яшь тулгач алардан «аерылырга» әзерләнә башласа яхшырак?
– Белгечләр, сепарация, ягъни баланың ата-анадан аерылу процессы, сабый дөньяга килеп, кендек бавы өзелгәндә үк башлана, дип саный. Бу – беренче адым. Алга таба бала тәпи китә. Һәм шунда ул үзе теләгән җиргә әнисеннән башка да бара алуын аңлый. Беренче адымнарын атлаганда бала әнисе белән бербөтен булмавына төшенә. Нәкъ менә шуңа күрә сабыйлар «ярамый» дигән саен ул ярамаганны елмаеп эшли дә инде. Шуннан соң ул «юк» сүзен өйрәнә, протест аша үз фикерен даулый башлый. Бу – 3 яшьлек һәм үсмер чактагы кризисларга хас күренеш. Бәлки балалары беренче сыйныфта укучы әти-әниләрнең сизгәне дә бардыр, бу чорда алар өчен укытучы апа сүзе генә дөрес булып тоела. Ул кушканча эшлисе. Ягъни укытучы апа аның өчен авторитетка әйләнә. Монысы да – сепарациянең бер адымы. Күргәнегезчә, әти-әнидән аерылу процессы баланың формалашу чорын тулаем колачлый һәм менә шулай әкрен генә бара.
– Кемгә баласын җибәрү авыррак: әтигәме, әнигәме? Кыз баланы җибәрү авырракмы, ир баланымы? Әллә аерма юкмы?
– Баланың җенесе мөһим түгел монда. Ләкин ни өчен мин – әти яки әни кеше үз баламны җибәрергә теләмим яки булдыра алмыйм соң? Монда әти-әни булуның максатын аңларга кирәк. Без ни өчен бала алып кайттык? Без нәрсә телибез? Иң дөрес җавап: мөстәкыйль кеше тәрбияләр өчен. Ул үзен үзе карарга, авырлыкларны ерып чыга белергә тиеш. Димәк, әти-әни буларак безнең бурычыбыз – аны бездән башка яшәргә, үз хисләрен аңларга, уңышсызлыкларга бирешмәскә, тамагын туйдырырга, сәламәтлеген кайгыртырга, укырга һәм башкаларга өйрәтү. Бала ул – безнең милкебез түгел, ә аерым бер кеше, шәхес. Аның үз тормышы бар. Баланы җибәрә алмыйм, дип, аны үзебезгә «бәйләп» куябыз икән, ул киләчәктә бәхетле була алырмы?..
Билгеле, һәр әти-әни баласы өчен ут йотып яши. Әмма бу авыр хисне ничек тә йөгәнләргә өйрәнергә кирәк. Иң беренче чиратта – бала хакына.
– Балаңны вакытында җибәрмәү нәрсәсе белән куркыныч?
– Еш кына тәмамланмаган сепарация әти-әниләр һәм балалар арасындагы конфликтлар сәбәбе булырга мөмкин. Кайчак ачыктан-ачык әйткәләшү, талашу күренешләре булмаса да, инде үзе дә өлкән яшьтәге бала үзен бертуктаусыз гаепләргә, борчылу, хафалану кебек хисләрдән арына алмаска мөмкин. Әти-әниләреннән аерылмаган кешеләр арасында үз тормышын кора алмаучылар, әйтик, тиң ярын тапмый йөрүчеләр (кемне генә алсаң да, әти яки әни кебек идеаль түгел), эш таба алмый интегүчеләр (мин берни эшли алмыйм / минем өчен барысын да эшләп бирәләр), хәтта алкоголь, наркотик, азартлы уеннарга бәйле булучылар да очрый.
– Әле бит улы яки кызының үз гаиләсенә «тыкшынучы» әти-әниләр дә шактый еш очрый.
– Бу очракны мин чикләр булмавы белән аңлатыр идем. Кызың яки улың үзе теләгәнчә үз гаиләсен кора. Ул инде башка гаилә. Тормыш тәҗрибәң никадәр генә зур булса да, сорамаган киңәшләр белән ул гаилә тормышына «тыкшынырга» кирәкми.
Чикләр булмавы исә сепарация тәмамланмавына бәйле. «Мин баланы үзем өчен таптым, ул – минем дәвамым. Мин аның кем белән, кайда һәм нишләп йөрүен белергә хаклы. Менә болай эшләсә генә ул бәхетле булачак...» Миңа килгән әти-әниләр еш кына: «Мин баламның бәхетле булуын телим», – дияргә ярата. Андый чакта мин: «Ә сез балагызны нәрсә бәхетле итүе турында аның үзеннән сорадыгызмы?» – дип сорыйм.
Әти-әниләр бәхетне үзләренчә аңлый һәм шуннан чыгып эш итә. Әйе, әти-әниләр балаларына караганда акыллырак, зирәгрәк, тәҗрибәлерәк. Менә шул акыл, зирәклек һәм тәҗрибәне балаларыбызга тапшыру өчен безнең 18 ел вакытыбыз бар. Шуннан соң инде аларны күзәтергә генә кала. Без – әти-әниләр һәрчак янда, һәрчак ярдәм итәргә әзер, әмма бала үзе сораган чакта гына.
– Балага бәйлелек турында сөйләшкәндә, чамадан тыш кайгыртучанлык, ягъни гиперопека турында да сорыйсы килә. Аның ярату белән чиге кайда?
– Баланы берсүзсез яратырга һәм иркәләргә кирәк. Яратуны тоеп үскән балада куркынычсызлык хисе фомалаша. Ягъни ул үзенең яхшы кеше булуын, әти-әнисенең һәм, гомумән, бөтен җиһанның аның булганына сөенүен тоя. Ярату хисе баланың үзенә һәм башкаларга карата ышаныч тудыра. Әмма ярату һәм иркәләү бар нәрсәне дә рөхсәт итү дигән сүз түгел.
Гиперопека исә баладан психологик инвалид ясый. Ул миннән башка берни эшли алмый, дип, бала үзе дә булдыра алганны аның өчен башкару. Гомумән, баланы яшәүнең бөтен мәгънәсе итеп күрергә ярамый. Беренчедән, бу – аның өчен дә күтәрә алмаслык йөк, җаваплылык. Икенчедән, әти-әни үз баласын җибәрә алмаска мөмкин. Чөнки ул китә икән, тормыш мәгънәсе бетә. Шуңа да әти-әниләргә үз тормышларын булдырырга, яшәү мәгънәсен башкадан эзләргә кирәк. Үзең һәм балаң хакына.
Фикер:
Рамил хәзрәт Юныс, дин әһеле, психолог:
– Бүген «маменькин сыночек»лар артты. Бу нәрсә дигән сүз? Димәк, әни кеше тормышының бөтен мәгънәсен улында күрә, аңа бөтен вакытын, бар булмышын багышлый. Хатын-кыз шундый зат: ул ир кешегә тәрбиясен, җылысын бирмәсә, үзенең Аллаһтан бирелгән вазыйфасын үтәмәгән кебек була. Әгәр тормышының кайсыдыр бер мизгелендә аның ире белән мөнәсәбәтләре суынган (яки ул ире белән аерылышкан, яки ире вафат булган) булса, ул бөтен тормыш мәгънәсен фәкать малаенда күрә башлый. Һәм ул малай, әйтик, 24 яшьтә: «Әни, мин өйләнәм», – дип килә. Катастрофа! Бу ананың тормыш мәгънәсен килен «урлый» дигән сүз бит бу. Билгеле, мондый очракта бу малай ике хатын-кыз белән яши башлый. Әни улын җибәрмәгән, улы анасыннан аерылмаган. Билгеле, бу хәл киленгә ошамый. Егет кеше әнисе белән хатыны арасында чик кора белергә тиеш. Ә әни кеше, үз чиратында, ничек кенә авыр булса да, үз тормышын корырга, яшәү мәгънәсен башкада табарга тиеш. Һәм ир бала үстергәндә, үзең өчен уңайлы булсын, дип түгел, ә тормышта чын ир булсын, дип тәрбияләргә кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез