Өйдә белем алучы балалар саны арта: ни өчен алар мәктәпкә йөрми?

Татарстанда өйдә белем алучы балалар саны 4500гә җиткән. Андыйлар Казан Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә, Питрәч, Лаеш, Яшел Үзән, Биектау, Алабуга һәм Тукай районнарында аеруча күп. Ни өчен балалар мәктәпкә йөрми? Укытучылар белән уртак тел таба алмыймы, әллә ирекле буласылары киләме? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауга җавап эзләде.

Закон тарафыннан өйдә белем алу рөхсәт ителсә дә, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында мондый алымга каршы булганнарын яшермиләр. Узган атнада Лаеш районының Усад бистәсендә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә дә министр Илсур Һадиуллин бу хакта тагын бер кат сүз кузгатты. Район башлыкларына гаилә белеменә күчүгә юл куймаска кушты.

– Өйдә укучылар мәктәп тәкъдим иткән барлык технологияләрдән, җиһазлардан файдалана алмый. Моннан тыш, алар яшьтәшләренә караганда, азрак социальләшә. Имтихан күрсәткечләре дә түбәнрәк, – диде министр.

Узган ел «Пятница» телеканалындагы «Умнее всех» тапшыруында катнашкан Казан кызы Карина Мотыйгуллина да яшьтәшләреннән аерым укый. Сәбәбе – медиа, кино өлкәсендә үсәсе килү.

– Теләгемә ирешеп киләм. Тормыштан тәм табып, төрле кешеләр белән аралашып яшим. Әти-әниләрем дә мине хуплый. Аларга рәхмәт. Мондый формат спорт яки башка өлкәләр белән кызыксынган, сәяхәт итәргә яраткан укучыларга туры килә. Әгәр максатың юк икән, өйдә укырга күчмәвең хәерле, – ди 9 нчы сыйныфка җыенучы Карина. – Буш вакыт күп кала. Ни өчен дигәндә, уку тизлеген, вакытын үзең сайлыйсың. Тәнәфесләр дә юк бит. Юлга да вакыт кирәкми. Мәктәпкә бару өчен 1,5 сәгать китә иде. Болай уку күпкә кызыграк. Барлык дәресләрдә картина, анимацияләр бар. Биремнәр җиңелрәк кабул ителә. Темаңны кире кайтып та кабатларга була. Күңелем тыныч, стресс кичермим. Әмма тискәре яклары да бар. Үз-үзеңне тәртиптә тоту җитми. Мәктәптә контроль булгач, күп укучы яхшы укый. Ә монда ул як аксый. Уку өчен түләргә кирәк. Әмма сыйныф фондына акча җыю, туклану, мәктәп формасын исәпкә алганда, бәя артык зур түгел кебек.

Казандагы «Адымнар» күптелле мәктәбендә дә өендә укырга күчәргә теләгән егетне очраттык.

– Мин хоккей белән шөгыльләнәм. Җыеннарга барырга туры килә. Бу инде дәресләр кала дигән сүз. Шуңа күрә өйдә укуны сайладым. «5ле»ләргә генә укыйм. Укуда проблемалар булмас дип ышанам. Имтиханнарны монда килеп бирәчәкмен, – диде 16 яшьлек Богдан Садыйков.

Алабуга районы укытучысы Айгөл Һадиуллина, бала мәктәптә укырга тиеш, дип саный. Бу аларга яшьтәшләре белән аралашу, тормышка яраклашу өчен дә кирәк.

– Бездә апалы-сеңелле ике бала шулай укый. Бу кызлар гимназиягә беркетелде. Ел саен аттестация үткәрәбез. Барлык фәннәрдән дә белемнәрен тикшерәбез, анализ ясыйбыз, отчет бирәбез. Төрле балалар бар: әйбәт укучылары да, бернәрсә белми торганнары да.

Казан инновация университеты ректоры, Татарстанның Иҗтимагый Палатасы рәисе урынбасары Асия Тимирясова фикеренчә, өйдә укуның тискәре яклары күбрәк.

– Соңгы елларда өйдә укучы балалар саны арта бара. Гаилә белеменә күчү өчен медицина белешмәсе дә, гаилә хәле турында да берни кирәкми. Бары тик ата-аналарның, балаларның теләге генә кирәк. Моның өчен мәгариф бүлегенә язмача хәбәр итү дә җитә. Әти-әниләр дәресне үзләре аңлата, репетитор яллый яки онлайн мәктәп, курсларга яздыра ала. Укучы имтихан бирү өчен мәктәпкә беркетелергә тиеш, – диде ул. – Миңа калса, уңай якларына караганда, тискәресе күбрәктер. Беренчедән, кечерәк сыйныф укучылары, әти-әниләре эштә булганда, өйдә үзләре генә кала. Икенчедән, барлык гаиләнең дә берничә фәннән репетиторлар яллау мөмкинлеге юк. Мәктәптә укуга гына түгел, тәрбиягә дә игътибар бирелә. Бала тәртипкә, вакытны һәм бурычларны билгеләргә, яшьтәшләре белән аралашырга, дуслыкка, ярдәмләшергә өйрәнә. Шуңа күрә социаль кыйммәтләр буенча өйдә уку мәктәпкә көндәш була алмый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре