Газетага язылу

Кар көрәгәндә ясала торган 3 ХАТА

Кар көрәү ул – бушлай фитнес, йөзгә сәламәт алсулык йөгертә торган «салон процедурасы» дип шаяртырга яратсак та, табиблар аны экстремаль шартларда башкарыла торган зур көч таләп иткән күнегү дип атый.

Менә шул «күнегү»ләрне, ягъни кар көрәүне дөрес итеп башкармаганда, аяныч нәтиҗәләргә китерү ихтималы зур.

Табиб-невролог Дмитрий Гришин кар көрәгәндәге хаталарны барлап,  аларны булдырмау юлларын атады.

Беренче хата. Иң киң таралган хаталарның берсе – карлы көрәкне арка мускулларын эшкә җигеп күтәрү. Тезләрне бөгәсе урынга арканы бөгеп, көрәк белән тиз-тиз һәм кискен итеп кар ату умыртка баганасына бик авырга килә. Нәтиҗәдә тартылулар, протрузия һәм умырткалыкта бүсер чыгуларга кадәр булырга мөмкин.

Ничек дөрес эшләргә? Табиб сүзләренчә, бил һәм умырткалыкны саклау өчен, штанга күтәрүчеләр сыман эшләргә: тезләр бөгелә, арка бөгелми, кар тутырылган көрәкне гәүдәгә якынрак китерергә һәм аяк көчен кулланып, күтәреп ыргытырга.

 

Икенче хата. Кар ыргытканда кискен борылулар, аны арка аша өскә ату арка һәм иңбашы мускулларына зыян китерергә мөмкин.

Ничек дөрес эшләргә? Кар атканда да биюдәге кебек бөтен тән белән эшләргә һәм салмак хәрәкәт итәргә кирәк. «Табаннарыгызны күчерегез һәм гәүдәгезне тулысынча борыгыз, корпусны гына түгел», – ди табиб. Иң яхшысы – карны алга таба шудырып чыгару.

 

Өченче хата. Мавыгып, тирләп-пешеп эшләгәндә сулыш алу авыраю, йөрәк тибеше ешаю һәм җиңелчә баш әйләнү норма буларак кабул ителә, әмма бу билгеләр зур бәла хәбәрчеләре булырга мөмкин.

Иң яхшысы – 15 минут кар көрәгәннән соң 5 минут ял итү. Мондый эш режимы йөрәк белән проблемалар килеп чыгу куркынычын киметә. Уңайсызлык яки авырту хисе барлыкка килсә, кичекмәстән эштән туктарга киңәш итә Гришин.

 

Исеңдә тот!

* Кар көрәгәндә кискен хәрәкәтләрдән һәм артык киеренкелектән саклан.

* Һәр 15 минут саен 5 минут ял ит.

* Бик калын да, юка да киенмә. Бер калын кием кигәнче, берничә кат юкарак кием кию яхшырак.

* Көр көрәр алдыннан авыр ризык ашама һәм ач килеш тә эшләмә. Ешрак су эч.

* Авыртуның беренче билгеләре сизелүгә, эштән тукта. Күкрәк авырту, хәлсезлек һәм баш әйләнү күзәтелсә, кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать ит.

 * Хроник терәк-хәрәкәт яки йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булса, артыгын тырышма. Кар түгү, боз вату кебек эшләрне техник чаралар белән дә башкарып була.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре