Тауны үзе ясады
Безнең чорда кызыграк иде. Һәр буын вәкиленең иң еш кабатлый торган сүзләре бу. Ат чанасына төялешеп тау шуулар дисеңме, әти ясаган агач чанага атланумы, авыл уртасындагы күлдә итек тишелгәнче шуумы – барысын да искә төшерергә яратабыз. Һәр буынның үз хатирәсе шул.
– Кечкенә генә аклы-каралы телевизордан Илбашы котлавын тыңлагач, авылдагы һәр бала урамга уйнарга чыга идек. Без, балаларның, көлгән, сөйләшкән тавышыннан урам шау итеп тора иде, – дип искә төшерде татар эстрадасы артисты, юмор остасы Рамил Шәрапов. – Безнең йорт күл буенда урнашкан иде. Әле дә хәтерлим: тауда кырыкка якын бала чана, чаңгы шуа идек. Чананың да ниндие әле: кемгәдер әтисе ясап биргән, кемдәдер кибетнеке, кемдер гади полиэтиленга утырып шуа иде. Өстә – пальто, башыбызда – «леопардовый» бүрек. Бияләйләр, көне буе урамда йөреп, юешләнеп бозга әйләнеп каткан булыр иде. Туңып-өшеп бетеп тә, ничек салкын тимәгән безгә?!
Ат арбасына утырып чана шумаса да, иң гади агач чананы «иярләүчеләр» арасында Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров та бар. Балачагын еш искә төшерә ул, ә аның иң матур мизгелләре кышка бәйле.

– Мәктәптә дәресләр тәмамланганнан соң, караңгы төшкәнчегә кадәр урамда уйный торган идек. Чанага утыра идек тә, ат чанасына тагылып бара торган идек. Балачакның әнә шул мизгелләре хәтергә уелып калган. Кышкы каникулда еш кына мин грипп белән чирли торган идем. Ә авырганда, дусларыңның чана-чаңгы шуганын тәрәзәдән карап яту ай-һай кыен бит ул. Әнигә чуер табада бәрәңге пешертә идем. Шуны авыз иткәч, терелгән сыман була идем, – ди ул. – Бүген авылда алай күңелле итеп уйнаган балаларны күргәнем юк. Балалар тавышы гомумән сирәк ишетелә.
Хәзер инде Җәвит абый оныкларының бала чагы өчен җаваплы. Алар саф һавада уйнасын, спорт белән шөгыльләнсен дип тели ул. Торган йортларыннан бик ерак түгел чаңгы базасы бар. Балалары һәм оныклары кышкы ялларын әнә шунда үткәрә икән.
– Чана, чаңгы дисеңме – базада һәркайсында шуу өчен махсус урыннар бар. Берничә ел элек үзебез дә шунда чаңгы шуа идек, хәзер инде оныкларыбызның шуннан кайтканын көтеп торабыз, – дип елмая Җәвит абый.
«Балаларга матур һәм истәлекле балачак бүләк итәсең килсә, үзең үрнәк күрсәт». Кукмара районының Зур Сәрдек авылында яшәүче ике бала әтисе Рүзәл Гайфетдинов әнә шундый фикердә. Быел балаларына дип капка төбендә зур тау ясаган ул.
– Хәзер балаларны үзләрен генә теләсә кая җибәрергә куркыныч. Төлке, бүреләр йөри дигәнне еш ишетеп торабыз. Күз каршында гына булырлар дип, беренче кар яугач та, капка төбенә тау ясый башладым. Кар аз булгач, бөтен күршеләрнең капка төпләрен чистартырга туры килде, – дип көлә ул. – Аннары су сибеп катырдым. Яңа ел каникулында бергәләп шуарбыз. Урамыбызда балалар күп, алар да безгә кушылыр.
Акча түләп шуасы
«Авыл таулары бер читтә торсын». Тау чаңгысы комплексына елына берничә тапкыр йөрүче Казан егете Линар Латыйпов әнә шулай ди: «Махсус тауларда ышанычлырак. Чана, чаңгы, махсус тау чаңгысы, сноуборд – барысында да шуарга мөмкин. Һәркайсы өчен аерым трасса. Иминлегең турында да кайгырталар – йөри белмәсәң, инструкторлар ярдәмгә килә».
Сер булмас: кышын гына түгел, хәтта көз айларында да Россия халкы арасында тау чаңгысы комплексларына ихтыяҗ зур. 2025 ел нәтиҗәләре буенча, Россия тау чаңгысы курортларына туристлар агымы үсеше 8–10 процентны тәшкил иткән. Хәзер исә комплексларда бөтенләй «урак өсте».
Татарстанда тау чаңгысы комплекслары шактый. Алар Югары Ослан, Кукмара, Биектау, Әлмәт, Зәй районнарында урнашкан. Иң кызыгы, берсе дә буш тормый. Һәр комплекста ял итү өчен менә дигән уңайлыклар бар: телисең икән чана шу, теләсәң – чаңгы, арып-талып хәлдән тайсаң, ял итү урыннары, тамак ялгау өчен кафе бар. Хәер, арырлык та түгел, һәр комплекста тауны җәяү менәргә кирәкми, аның өчен махсус күтәргечләр эшли. Өстәвенә һәркайсында чана, махсус чаңгыларны арендага алырга мөмкин. Комплексларны аерып тора торган төп әйбер – трасса озынлыгы.
– Үзем Казанда тусам да, авылга еш кайтам. Балачакта авыл тауларында бер генә шумадык инде. Элек тауларда кеше дә күбрәк була иде, чөнки балалар гына түгел, безнең белән бергә әти-әниләр дә чана, чаңгы шуды. Ә хәзер исә яшьләр уңайлылык эзли, – дип уртаклашты Линар. – Мин үзем тизлекне яратам. Ә чаңгы комплекслары трассаны үзеңә яраклаштырырга, аны буйсындырырга мөмкинлек бирә. Мисал өчен, Югары Ослан районындагы комплекста трасса озынлыгы – 1 чакрым. Шул араны чаңгыда 10–15 минутта үтәсең. Аннары, янә тауга менәсе бар, дип кайгырасы юк, күтәргечләр сине тиз арада алып менәчәк. Ә гади тауда, күп дигәндә, 1 минут төшәсең, 5 минут өстерәлеп менәсең, шуңа күрә тау комплексы популяр дип саныйм мин.
Россиядә барлыгы 400 гә якын тау чаңгысы курорты эшли. Бу исемлеккә халыкара дәрәҗәдәге спорт ярышларын кабул итәргә сәләтле зур булмаган чаңгы базалары һәм заманча үзәкләр керә.
Дөрес, әлеге уңайлык өчен түләргә дә кирәк әле. Һәр ел саен чаңгы, чана прокаты, машина парковкасы өчен бәяләр һәр комплекста да югары үрмәли. Тау чаңгысы комплексларының рәсми сайтларыннан алынган мәгълүматка карасаң, бәяләр бер-берсен кабатламый. Машина парковкасы өчен – 300–500 сум, чана, чаңгы прокаты өчен – 1 сәгатькә 500–1000 сум, күтәргечләр өчен сәгатенә 200–450 сум акча түләргә туры киләчәк. Ә ял һәм бәйрәм көннәрендә әлеге бәяләр ике тапкыр арта. Әмма бу яшьләрне туктатмый, үзенә тарта гына.
– Югары Осландагы тауга соңгы тапкыр декабрь ахырында бардым. Кеше күп – баш тыгарлык түгел. Шуып төшкәч, тауга менәргә 25 минут чират торырга туры килде, – ди Линар. – Быел исә Кукмара һәм Биектауга бару турында хыялланам.
Татарстанда гына түгел, күрше төбәкләрдә дә шул хәл. Хәтта чана-чаңгы шуарга да чират торырга туры килә. Бәйрәмнәр вакытында әйтеп тә торасы юк. Теләчедә яшәүче Гөлгенә Мәрданова 2024 елда дуслары белән Чиләбе өлкәсенең Аша шәһәренә тау чаңгысы комплексына Яңа ел каршы алырга барган. 31 декабрь төнен тауда чаңгы шуып үткәргән алар. Ә шул таудан бер шуып төшәр өчен сәгатькә якын чират торганнар.
– Комплекс территориясендә урнашкан кунакханәне октябрьдә үк арендалап куйдык. Кеше күп булыр дигән уй бар иде барын, әмма шуның кадәр үк дип уйламадык. 30 декабрь көнне юлга кузгалдык, 31 ендә килеп җиттек. Отельдә дә, чаңгы трассасында да кеше күп иде, – дип искә алды Гөлгенә. Аларга яшьләр генә түгел, ә өлкән яшьтәге апа-абыйлар да, гаиләләре, туганнары белән бергә тау шуучылар да очраган.
Спорт белән шөгыльләнү төп шарт түгел. Бер тапкыр чаңгыга басмаган кеше дә тау чаңгысын буйсындырырга сәләтле. «Бик теләсәң, өйрәтергә әзер инструкторлар да бар», – ди Гөлгенә.
– Тау чаңгысы комплексларына саф һава суларга, яңа дуслар табарга, табигатькә хозурланырга, җаның һәм тәнең белән ял итәргә киләләр, дип уйлыйм мин. Өстәвенә матур фотолар ясар өчен дә менә дигән урын ул! Шуып туйгач, кайнар чәйдән авыз итәргә дип кафега керергә мөмкин. Мин исә термос белән чәй алам – бик туңганда анысы да булыша, – ди ул. – Дөрес, барысы да – түләүле хезмәтләр. Әмма үзеңнең кызыксынуың өчен акча жәлләргә кирәк түгел. Бигрәк тә ул сәламәтлеккә уңай тәэсир итә торган кызыксыну булса.
БУ КЫЗЫК!
Россиялеләр кыш көне чаңгы һәм тимераякта шуарга ярата. «РИА Новости» үткәргән сораштыру нәтиҗәләре әнә шундый. Ял итүнең иң популяр вариантлары – чаңгыда шуу (22%), тимераякта шуу (12%) һәм җәяү йөрү (18%).
Шулай ук кыш көне Россия халкы чанада (9%), тюбинг (7%), тау чаңгысы яки сноубордта (7%) шуарга ярата. Халыкның тагын 7 проценты кышын балык тоту белән мавыга икән.
Гомумән алганда, россиялеләр кышкы хәрәкәтне саф һавада булу (30%), кышкы табигатькә соклану (23%) һәм якыннарың белән вакыт үткәрү (17%) мөмкинлеге өчен үз итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез