Өйдә сыр ясаучы Лилия Хөснуллина: "Һәр сырның үз холкы, үз тәме бар"

Сыр ясау осталарына һәрвакыт кызыктым. Ә сирәк эшләнә һәм мәшәкате күп булган табигый сырлар ясап, якыннарын сыйлаучы кешеләргә гомумән хөрмәтем зурдан булды. Азнакайда яшәүче Лилия Хөснуллина гомеренең 33 елын аш-суга багышлаган әнә шундый үтә дә оста һәм тырыш ханымнарның берсе булып чыкты.  

– Мин кечкенәдән үк аш-су тирәсендә кайнашырга ярата идем. Яшьли кияүгә чыкканлыктан, мәктәптән соң укуымны дәвам итмәдем. Олы кызымны алып кайткач, бер айлык күкрәк баласын әнигә калдырып, пешекчеләр курсына язылдым. Аны уңышлы гына тәмамлап, кулыма диплом алгач, гомерем буена җитәрлек һөнәр иясе булдым, – ди ул.

Яраткан һөнәренә бүген дә тугрылыклы ул. Хәзер инде эше өенә дә ияреп кайта, чөнки ул соңгы өч елда табигый сырлар ясау белән мавыгып киткән.  Италия сыры – качокавалло, филатов пастасы, маасдам, качотта, буррата, шевр, фета, белпер кноле, камамбер... тагын әллә ниндиләр. Кыскасы, без күреп һәм тәмләп ияләшмәгән 40лап төрле сыр ясый Лилия ханым. Россия, Голландия сырларын да ясый, тик ят төрле сырлар арасында алары  бер читтә торсын.

– Әлеге төрледән-төрле сырларны мин өч ел элек ясый башладым. Соңгы елларда саулыгым белән проблемалар барлыкка килгәнлектән, сәламәт туклануга күчтем. Балалар, оныкларымны да табигый, хәләл ризыклар белән сыйлыйсым килде. Сырларны өемдә ясый башлауның төп сәбәбе әнә шул. Аннан соң мин – тик торырга чыдый алмый торган, үтә дә кызыксынучан кеше. Шуның аркасында бер урында тик кенә утыра да белмим инде мин, – ди Лилия ханым.

Сыр ясау серләренә исә Казандагы мастер-классларга барып төшенә, атаклы сыр осталары Марина Каманина, Елена – Павел Куртинскийларның да онлайн дәресләрен ала.

Тик укыдың да, тиз генә эшләп киттең түгел икән әле. Калган серләренә төшенергә дуслары ярдәм итә.

Лилия ханым сыр ясар өчен сөтне бары тик фермерлардан гына ала, чөнки аның сыйфатлы булуы мөһим. Оста әйтүенчә, гадәттә 10 кг сөттән 1 кг сыр чыга. Кайсы сырга кичке сөт тә ярый, кайсына бары тик иртәнге сөт кенә килешә икән. Иртәнгесе бәрәкәтлерәк тә була, сыры да күбрәк төшә.

– Сыр – бик нык төгәллек һәм чисталык яратучы ризык. Вакытны да күп ала. Аларны ясауда һәрберсенең үз технологиясе бар, һәркайсының өлгерү вакыты төрле. Әйтик, качокавалло  – биш көннән, качотто 12 көннән өлгерә. 30, 45 көннән соң гына ашый торганнары да бар. Швейцария каты сыры бер елга кадәр дә тора ала. Анысы никадәр озаграк торса, шуның кадәр тәмлерәк. Килгән сөт башта суытыла. Аннан соң 65 градуска кадәр плитәдә җылытыла, шуннан соң кабат суытыла. Аннан оеткы эшләнелә. Миндә алар төрле, һәр сырныкы – үзенеке. Сырларга исә матур төсләрне табигый буягычлар (мәсәлән, шпинат, кофе, аннато) бирә,  – ди ул.

Тик сырны ясап куйдың да эше бетте түгел икән әле. Һәркайсын карап, тәрбияләп торасы, өлгерер өчен уңай температура көйлисе, әйләндереп, кузгаткалап торасы бар.

– Һәр сырның үз холкы, үз тәме бар. Мин аларны кеше холыкларына охшатам хәтта.  Ә тәмнәренә килгәндә, миңа барысы да якын, берсен дә аерып әйтә алмыйм. Ясаган һәр ризыгымны яратам, чөнки аларның һәркайсына кул җылым кергән. Ә менә эшләр өчен иң авыр сыр – бурратта. Ул чагыштырмача тиз, 7–8 сәгать эчендә эшләнә, тик буррата 85 градус кайнарлыктагы суда эшләнә. Минем инде куллар сизми дә аны хәзер. Пешкән сыман да түгел, ияләштем,  – ди ул.

Килеп чыгар микән, дип курка-курка тотынса да, мәшәкате күп, хезмәте авыр булса да, төн йокыларын калдырып ясаса да, эшләгән эшеннән дә, якыннарын тәмле, табигый ризыклар белән сыйлый алуыннан да ямь табып яши торганнардан булып чыкты яңа танышым. Сырлар гына түгел, тәмле бәлешләр, ит рулетлары, төрледән-төрле кабымлыклар, ярымфабрикатлар эшләргә дә оста әле ул. Аның өчен ризыкның тәме генә түгел, матурлыгы да бик мөһим. Шуңа күрә ризыкларын төшергән фотосурәтләре профессионалларныкыннан бер дә ким түгел.

– Миңа бөтен әйбер матур булырга тиеш. Әзерләгән ризыгым, корган табыным, яшәгән өем, кигән киемем, эш урыным һәм, әлбәттә инде, аралашкан кешеләрем, – ди ул.  – Иңне-иңгә куеп,  30 ел яшәгән ирем Рамилның, ике кызымның, әниемнең, хезмәттәшем Ләйсәннең ярдәмнәрен һәрвакыт тоеп эшлим. Бер ялгызым булсам, бу кадәр уңышларга ирешмәгән булыр идем. Әлбәттә инде, иң элек сайлаган һөнәреңне яратырга, күңелеңне биреп эшләргә кирәк дип уйлыйм. Шуңа күрә вакыт белән дә санлашмыйм. Төп эшемдә 8 сәгать эшләп кайткач, төнге икедә торып, сырлар ясый алам.

Ирешкән уңышлары, тапкан маллары булса да, бик тыйнак Лилия ханым.

– Мин үземне алай ук оста дип уйламыйм, – ди ул. – Өч ел бик аз вакыт, мин әле һаман да эзләнәм, алга барам. Эшлисе уй-хыялларым күп, гел яңалыкка омтылам, яңа курслар белән кызыксынам.

Ә без исә Лилия Хөснуллинага теләгән максатларына ирешеп, тырышлык белән килгән хезмәтенең бәрәкәтен күрүен телибез.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре