Кулларында – себерке, чиләк... Тукай районының Теләнче Тамак мәктәбе укучылары мәктәпкә булышырга килгән. Җәйге практиканың беткәне дә булмаган монда.
Без килгәндә, Теләнче Тамак укучылары, тырыша-тырыша, мәктәп янын җыештыра иде. Берәүләр чүп җыя, икенчеләр түтәлдәге чүпне утый. Чәчәкләрне балалар әти-әниләре белән бергәләп утырткан. 7 нче сыйныф укучылары хәзер шуны тәртиптә тота.
– Практика кирәк инде ул. Хәзер кайбер балалар үз артларыннан җыештыра да белми бит. Өйдә эшләмиләр, ә укытучылар кушкач, башка чаралары юк. Без мәктәпне чиста тотарга булышабыз. Хезмәткәрләргә дә җиңел болай. Матур булгач, үзебезгә дә рәхәт. Көнгә берничә сәгать килеп ярдәм итүдән бер җиребез дә кителми, – ди Диләрә, җитди кыяфәт чыгарып.
Укучылар янында укытучылары Лилия Исхакова да бар. Ул да балаларның җәйге практика үтүен хуплый. Аның әйтүенчә, элек эшләтергә әти-әниләрдән ризалык сорасалар, хәзер закон каршы түгел. Вакыты исә ничәнче сыйныфта укуыңа карап билгеләнә. Әйтик, 7 нчедә – 7 көн. 9–11 сыйныф укучылары да өч көн үз өлешен кертә.
– Су сибәләр, чүп утыйлар, себерәләр. Үлән чапкач, печән җыйдылар. Нинди эш бар – шуны башкаралар. Көнгә 2–3 сәгать вакытлары китә. Әти-әниләр беркайчан да практикага каршы булмады. Балаларны эшкә өйрәтергә кирәк. Һичьюгы, чүп үләнне аерырга өйрәнәләр, – ди математика укытучысы Лилия Исхакова.
Әтнә районының Күшәр мәктәбе укучылары да җәен мәктәпне онытмый. Әби-бабайлар да балаларының практикага йөрүенә сөенә. Атна-ун көн күп түгел бит.
– Оныкларым Эмиль белән Эмилия бик теләп йөри. Кечкенәдән тир түгеп, эшнең рәтен белеп үссеннәр. Узган ел да мәктәпкә булыштылар. Эштән курыкмыйлар. Эмиль җыеп барган акчасына печән чапкыч сатып алды. Техника белән кызыксына, күпме ягулык саласын да белә, – ди Ары авылында яшәүче Фидәил Кадыймов. – 6 нчы сыйныфны бетергәч, өч малай 350 баш бозау көтүе көтек. Ай саен 60 сум хезмәт хакы түләделәр. 56 сумга велосипед алдым. Өч центнер печән, бер машина утын бирәләр иде.
Шәһәр халкының төрлесе бар. Казанда яшәүче Светлана Афонинага заманасында практика үзенә дә эләккән.
– Практика һәрвакыт булды. Комсомол юлламасы белән оешмаларга ремонт ясарга да җибәрәләр иде. Хәзер әти-әни балаларын дачага илтә, авылга әби-бабай янына кайтарырга тырыша. Шуңа күрә мәктәпкә җибәрәселәре килми. Ә сиңең ел буе утырган партаңны кем сөртергә, сыйныфыңны кем юарга тиеш? Үзләре чистартсыннар, – ди ул.
Ә менә ике бала әтисе, программист Фәрит Хәмидуллин практиканың кирәге юк дип саный. Аның фикеренчә, баланың урамда тырай тибеп йөрергә вакыты калмасын өчен уйлап табылган нәрсә ул. «Без җәен чүп ташый идек. Төзелеш материалларын бер урыннан икенчесенә күчердек. Тузан сөрттек. Практиканың бер көнен дә калдырмаска тырыштык. Эшкә мәктәп түгел, әти-әни өйрәтә», – ди ул.
«Болгар» радиосы алып баручысы Лиана Мәрданова да мәктәп елларын искә төшерде:
– Башлангыч сыйныфта укыганда, практикага йөри идек. Бер атна була иде ул. Чүп утадык, карлыган, кура җиләге җыйдык. Җиләк-җимешкә шунда ук ия дә табыла иде. «Кызым җыйган җиләкне үзем сатып алам», – дип, әнинең бер чиләк кура җиләге күтәреп кайтуын хәтерлим, – ди ул. – Үсә төшкәч, әби-бабайга булышырга дип, авылга кайтарып җибәрәләр иде. Практика үтмәс өчен, әни мәктәпкә идән буярга буяу, чиләк бирде. Эшләмәсәң, билгеле суммада әйбер сатып алырга кирәк иде. Әгәр әби-бабай янына кайтып, ярдәм итү мөмкинлеге бар икән, балалар шунда кайтсын. Шәһәр фатирында телевизор карап, интернетта көн үткәреп ятмасыннар. Андыйларга мәктәпкә барып, эшләп, аралашып кайту күбрәк файда бирәчәк. Замана баласы бер-берсе белән аралаша да белми хәзер. Эшләү турында әйткән дә юк. Аралашу үзе – тормыш көтәргә өйрәнү ул. Шәһәр баласы китмәннең нәрсә икәнен белер иде ичмаса.
Сәрия Мифтахова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез