Октябрьдә – чәчүгә: агроном киңәшләре

Яшелчә уңышын киләсе язда ук җыю өчен, кайберләрен октябрь азагында чәчеп калдырырга кирәк. Болай эшләгәндә, яшел тәмләткечләрме, башкасымы апрель азагы- май башында чәчкәндәгедән 2–3 атнага алданрак өлгерәчәк. Көзге чәчү серләре белән агроном Наил Сәмигуллин уртаклашты.

Нәрсә чәчәсе

Укроп. Орлык, ком белән катнаштырып, буразналар ясамыйча гына түтәлгә сибелә. Кулай сортлары: «фейерверк», «геркулес», «удалец», «нежность», «редут», «грибовский».

Петрушка. Орлык туфракка күп дигәндә 1,5 см тирәнлеккә күмелә. Эре яфраклы сортларын сайлап алу яхшырак. Болар – «кучерявец», «бордовикская», «бриз», «зеленый хрусталь» кебек сортлар.

Кинза. 1–1,5 см тирәнлеккә чәчелә. Сортлары: «шико», «янтарь», «алексеевский 247», «тайга», «стимул», «бородинский».

Кишер. Орлыкка җылырак булсын өчен, 15–20 см биеклектәге түтәлләргә чәчелә. Буразналарның тирәнлеге – 2,5–3 см. Суыкка иң чыдам сортлары: «витаминная», «московская зимняя», «каротин супер», «любимая мамочка», «крестьянка».

Чөгендер. Кояш төшә торган җиләсрәк урын сайлап алына. Орлык туфракка 4 см тирәнлеккә күмелә. Кышка чәчеп калдыру өчен иң әйбәт сортлары – «египетская», «сибирская плоская», «капитан», «шоколадка», «знатная хозяйка».

Нәрсәләргә игътибар итәсе

* Тамыразыкларны һава температурасы +2...+4 чикләрендә тирбәлгән чорда чәчәләр. Укроп, петрушка кебек яшел тәмләткечләрне – җиңелчә генә төнге кыраулардан соң беренче берничә көндә.

* Кышка чәчеп калдырылганы начаррак тишелгәнлектән, орлык тиешледән 1,5–2 тапкыр күбрәк алына.

* Бары тик коры орлык кына кулланалар. Юеше салкын туфракта өшергә мөмкин.

* Мөмкинлеккә карап, көзге культуралар түтәлен төньяктан көньякка таба урнаштырырга тырышалар. Бу очракта, беренчедән, кар тизрәк эреячәк. Икенчедән, үсентеләр көннең күбрәк өлешендә кояш җылысында утырачак.

* Чәчкәннән соң түтәлгә су сипмиләр. Юкса орлык өши.

* Түтәлне алданрак әзерләп куялар. 1–2 атна кала ашлама (компост, тирес – 1 кв. м мәйданга 5–7 кг исәбеннән) кертеп, түтәл казыйлар. Чәчү алдыннан гына буразналар ясыйлар.

* Чәчкәннән соң түтәлне пычкы чүбе, кипкән яфрак, компост яки торф белән каплап куялар.

Кышка чәчеп калдырылган яшелчә һәм яшел тәмләткечләрнең уңышы күпкә тәмлерәк һәм сусылрак була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект СВО минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре