Ул – бик үзенчәлекле артист. Тамашачы аны рольләре белән генә түгел, ә моңлы итеп җырлавы өчен дә үз итте. Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов Камал театрына йөрүче тамашачыны «Телсез күке» спектаклендәге Зариф роле белән яулап алды. Һәм бу роль аның тормышына зур үзгәрешләр кертте. Түбән Кама театрында эшләгән артистны Камал театрына алып килде. Бүген Олег Фазылҗанов нинди уйлар, хыяллар белән яши? Үзеннән сораштык.
– Олег, Камал театры артистларының кайсын күрсәң дә, гел бер сорау инде: яңа бинада ничек, ияләшеп буламы?
– Сүземне чагыштырудан башлыйм әле. Мин үземнең туган нигеземдәге иске йортны сүтеп, аның урынына яңасын салып куйдым. Әниләрем яшәгән, кендек каным тамган йортымны сүткәннән соң, яңа салганына тиз генә ияләшә алмадым. Ул кечкенә генә иде. Шунда әти, әни, әнинең алып үстергән малае, олы кызы, мин яшәгән. Анда әле кунак та килә иде. Ничек сыйганбыздыр? Барыбер искедән яңа йортка күчкәч авыррак булды. Ә хәзер ярый әле салганмын дип уйлап йөрим. Менә хәзер театрның яңа бинасына күчкәч тә күңелдә шундыйрак хис бар. Элекке бинабыздан күчкәндә бик авыр кебек иде. Ул шулай булырга да тиештер инде. Яңа бина бик зур, чабып та йөри аласың. Репетиция ясарга да урыны күп. Артист өчен уңайлы булуы да кирәк бит. Тамашачының да ул театрга җаны ятарга тиеш. Әлегә алардан да чагыштырулар күп ишетелә. Хәзерге Тинчурин театры бинасыннан күчкәндә дә бик күп булган бит инде андый авыр хисләр. Марсель абый аны филиал итеп тә калдырасы килгән, дип сөйлиләр. Татарстан урамындагы бина турында да: «Концерт залы кебек бу, анда да, монда да утлар», – дип әйтүчеләр булды. Яңа бинада тыгылып йөрүләр юк, иркен. Хәзер цехларда эшләүчеләр дә зур бүлмәләрдә, бер-беребезне эзләп йөреп арыйбыз, диләр. Элекке бинада минем гримерка каршында ук диван тора иде. Шунда вакыт бушрак чакта артистлар җыелыша. Анда уен-көлке, сөйләшүләр. Хәзер бер-беребезне эзлибез. Без инде өлкәнәеп баручы «яшьләр», безгә бераз авыррак. Ә менә яшьләр ул күченүне сизмәячәк тә. Алар башкачарак. Шул сөендерә, спектакльләр шыгрым тулы заллар белән бара. Кайберләренә билетлар хәтта сайтка да чыгып өлгерми, алып бетерәләр.
– Бүген синең ничә ролең бар?
– Бүген алты ролем бар. Кимеп бара. Шул ягы кыен: мин инде 58 яшькә таба барам. Кыяфәткә караганда бу яшьне биреп тә булмый кебек. Шулай дип әйтәләр инде. Мин уйный башлаганда әле бала гына булган артистлар инде безнең арттан куып җитте. Моңарчы мин уйный торган рольләрне хәзер инде алар уйный. Яшьләребез дә бик күп. Яңа буын килә. Режиссерлар алар белән эшли, аларны күрә. Ләкин мин зарланмыйм.
– Барыбер эч пошадыр?
– Эч пошу бар инде ул. Мин менә шундый кагыйдә белән яшим: сәхнәгә чыгып, ике сәгать буе сөйләнеп йөреп, синең ул төп ролең өч тиенлек булып чыга икән, нәрсәгә кирәк ул? Син чык та истә калырлык итеп бер нокта куй. Бу яшьтә алты ролең булу әйбәт инде ул. Мин бит әле театрдан тыш та актив эшлим. Концертлар алып барырга чакыралар. Җырларымны да яңартып җибәрергә уйлыйм. Сәхнәдә алып бетерә алмаган ләззәтне мин шулардан алырга телим. Моның бер начар ягы бар. Концертлар белән эшләгәндә син сәхнәдә тамашачы белән бер үзең, бөтен игътибар сиңа. Ә спектакльдә чыкканда ул башкарачак. Шуңа күрә режиссерлар да алай йөргәнне өнәп бетерми. Рольне бирәләр икән, аласың, уйныйсың. Рольнең олысы да, кечесе дә булмый. Барысы да – синең җаныңнан чыккан образлар. Мин Камал театрына килгәч, саллы-саллы рольләр уйнадым. «Телсез күке» дисеңме, «Яшь йөрәкләр», «Талак-талак». Түбән Кама театрыннан күчеп килгәч, Фәрит Рәфкатович миңа рольләрне өеп бирде, рәхмәт. Бүгенге рольләрем дә бик әйбәт. «Тормышмы бу?» спектаклендә икешәр роль уйныйм. «Зәңгәр шәл»дә Наил Дунаев уйнаган рольгә керттеләр. «Аналар улларын көтәләр» спектаклендә дә ролем бар.
– Олег, син бик моңлы тавышлы артист. Җырларыңны кемнәр тыңлый?
– Мин хәзер үзем турында эстрадага чыгып, уникешәр көн концерт куеп, тамашачыны җыр белән җәлеп итәм, дип әйтә алмыйм. Драма театры артистларының бер ягы бар: алар җырга да образ биреп җырлый. Җырчы артистның күпчелеге, нота тыңлап, шуннан чыкмасам ярар иде, дип башкара. Мин драма артисты буларак, теге җирен дөрес алмасам да, монда алга китсәм дә, бу – театр артисты, җан белән җырлый, дип караячаклар. Менә «Тала-тала» җырын гына алыйк. Дөбер-шатыр китереп җырлыйлар. Ә аның тарихын аңламыйлар. Бу җыр сугыш вакытында чыккан. Урак урган апалар турында ул. Ирләре, уллары сугышта, хезмәт итеп куллары тала, йөрәкләре елый. Менә шуны аңлап җырласаң, ул икенчерәк яңгырый инде. Минем тамашачым үземнең яшьләр тирәсендә. Зөлфәт Хәкимнән сорап алган «Сентябрь алмалары» дигән җырым бар. Аны менә яшьләр дә тыңлый. Үзебезнең авылда да тыңлыйлар. Кукмара ягында да бер җырым бик популяр икән.
– Ләкин хәзер концерт кую, тамашачыны җыю бик җиңел түгел бит.
– Мин яңа җырлар артыннан чапмыйм. Без тыңлап үскән җырлар белән авылларга чыгасым килә. Мин бит эстрадада бик күп артистлар белән концертларда алып баручы булып йөрдем. Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров чыгыш ясаган концертларда да эшләдем. Галина Казанцева, Зөһрә Шәрифуллина концертларын алып бардым. Иң соңгы эшләгән концертым Вадим Захаров белән булды. Авылларда концертлар белән йөреп алдым. 80–90 тамашачы җыела иде. Болай йөреп булмый икән, дип уйлаган идем. Миңа: «Син нәрсә, авыл җирендә 40 тамашачы килсә, ул инде аншлаг дип санала», –диделәр. Быел район мәдәният йортларына кереп карарга исәбем бар. Мин бит заманында Хәния Фәрхи төркемендә дә өч ел эшләдем. Ул вакытта әле Түбән Кама театрында уйный идем. Миңа театрдан китеп, эстрадада эшләргә тәкъдим дә ясадылар. Ләкин театрдан аерыла алмадым. Дөрес эшләгәнмен дип уйлыйм. Ул вакытта киткән булсам, бүген бәлки Камал театрында эшли алмаган булыр идем.
– Димәк, үткәннәрдә үкенечләр юк?
– Юк, үкенмим үткән елларыма, китап язарлык бит үткәнем, дигән бер шагыйрь. Үкенмим. Минем дә китап язу хыялым бар. Ачысын да, төчесен дә күрдек. Бик яшьли әти-әнисез калдык. 6 яшьтән мин әтисез үстем. Әнием – бик аянычлы тормыш кичергән хатын-кыз. Әнине көмешкә ясаган өчен төрмәгә алып киттеләр. Ул чакта миңа 8 яшь иде. Ул кире кайтканчы безне карап торырга күрше авылдан әнинең бер туганы килде. Әнинең иң олы кызы Төрекмәнстанда туган иде. Ул шунда вафат булды. Әни сеңлесенең тугыз айлык улын да алып үстерде. Баласын калдырып киткән булган. «Язга кайтып алырмын», – дигән. Биш елдан соң гына кайткан. Әни: «Мин аңа нишләп бирим инде ул баланы, бирмәдем», – дип сөйли иде. 23 яшендә абый чирләп үлеп китте. Әни һәрвакыт: «Ялгыз хатын чибәр булмасын икән. Аның бәхете булмый», – дип әйтә иде. Үзегез беләсез, элек авылда ялгыз хатын-кызга караш башка иде. Берәр хатынлы ир кеше аңа кереп булышса, шунда ук гаепли башлыйлар. Ә ялгыз хатынга балаларны үстерергә, йорт-җирендә кадак кактырырга кирәк. Шушы нәрсәләрне күреп үскәч, мин ялгыз хатын-кыз хәлен бик яхшы аңлыйм. Абый эшкә ярый башлагач, тракторга утыргач, әни аны иң беренче ялгыз хатынга булышырга җибәрә иде. «Печәнен, утынын алып кайтып бир. Мин үз гомеремдә күпме кеше капкасын кактым. Кырда бер минем печәнем калган чаклар шактый булды», – ди иде. Менә шулар турында язасым килә.
– Истәлекләрне генә түгел, нигезеңне дә саклыйсың дип беләм.
– Мин туган нигеземдә яңа йортны 2020 елда сала башладым. Бик кызулык белән эшләдем. Кеше нәрсәгә дә булса ашкына икән. Эшләүче кешеләр дә бар иде. Ләкин мин чаба-чаба йөрдем, ашыктым. Янәсе, үзем булдырам. Оста кеше чыкканчы циркулярда үзем кисә башладым. Нәрсәгә кирәк булган бу? Ике бармак өзелде, аякка да эләкте. Ярый әле анысын саклап калдылар. Авылдашларга рәхмәт. Мин кайтканчы бик күп эшләрне эшләп куйганнар. Әлеге хәл булыр алдыннан минем төшемә үлгән туганнарым еш керде. Яңа йорт янында әби дә, абый да, әнинең үлгән апасы да – барысы да шунда йөрде. Үзләре бер сүз дәшми. Шул күңелсезлекләргә булган, күрәсең. Йортның нигезен сала башлагач, иртәнге дүртенче яртыда өй каршындагы сирень агачына кунып сандугач сайрады. Мин аны әни дип юрадым.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез