Яшел Үзән районындагы Төньяк Норлат авылында волонтерлар үзәгенең бер минутка да тынып торганы юк. Тирә-якта яшәүче халык та, җае туры килгән саен, шунда юл тота. Монда аларны бер йодрыкка туплый торган көч бар. Ул «Барысы да Ватан хакына!» дип атала.
Үзәкне оештырган Роза ханым Яһудина белән шул хакта сөйләшәбез. Аның белмәгән нәрсәсе, эшләмәгән эше юк бу якта. Үзе – Норлат кызы. Университетны тәмамлаганнан соң 46 ел буена укытучы булып эшләгән. Хәзер исә авылдагы ветераннар советын да, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасын да, урта мәктәпнең Туган як музеен да җитәкли.
Такси белән киләләр
– Өлешчә мобилизация башлангач та туган иде миндә хәрби операциягә ярдәм итү теләге, – ди Роза ханым. – Гомерем буена укытучы булып эшләгәнгә, һәр укучы үз балам кебек якын. Барысын да беләм. Үзләре дә якын итәләр: саубуллашырга да килеп чыгалар. Аннан сеңлем Резедәнең ике улын озаттык. Шулвакыт: «Без нидер көтеп, кул кушырып ята алмыйбыз», – дигән катгый фикергә килдем. Сеңлем белән киңәшләштем. Ике солдат әнисе булгач, ул мине бигрәк тә аңлады. Хәзер дә киңәшләрен бирә, булыша.
«Мөслимә» мәчетенә бардым да уй-фикерләремне җиткердем. «Җирле ярдәм фонды, авылдагы солдат әниләре һәм хатыннары советын оештырыйк, авыр вакытта ялгыз калмасыннар иде», – дидем. Бу ниятемне җирле үзидарә башлыгы Илдус Саттаров та, ветераннар советы да күтәреп чыкты. Башта «Ак калфак» оешмасына йөрүче хатын-кызларга мөрәҗәгать иттем, алар, бик теләп, волонтерлык эшенә кереп китте. Дөрес итеп аңлата белсәң, кешеләр сиңа ышана икән. Хәтта үзем дә гаҗәпләндем: озак та үтми, тирә-як авыллардан да килә башладылар. Машинасы булмаганнар да аптырап тормый: такси чакырталар. Эш башланганда, без нибары 10–12 кеше идек, хәзер исә волонтерларның саны 80гә җитә.
Игелек
Шушы вакыт эчендә Норлатның «Халык фронты» штабыннан 27 партия гуманитар ярдәм әзерләп җибәрдек. Алар егетләребезгә Яшел Үзәндәге «Сугышчан туганлык» оешмасы һәм башка районнардагы волонтерлар аша тапшырылды.
Хәрби зонада хезмәт итүчеләр белән гел элемтәдә торганга, сорашып, кирәкле әйберләрне генә җибәрергә тырыштык. Әлбәттә инде, беренче чиратта киемнәр, медикаментлар, урын-җир кирәк-яраклары җыйдык. Акрынлап техника эшләрен дә үзләштердек. Квадракоптер, өч «Урал» мотоциклы, рация, фонарь, бинокльләр, тепловизор, буржуйка мичләре җибәрдек. Үз кулларыбыз белән җитештергәннәре дә байтак булды. Блиндаж өчен шәмнәр, «коры душ»лар әзерләүгә балалар да кушылды. 250дән артык челтәр үрдек. «Ак калфак» кызлары спорт комплексы бинасына эшкә барган кебек йөриләр. Шунда челтәр үрү өчен җайланмалар куелган, иганәчеләр ярдәмендә сатып алынган тегү машиналары урнаштырылган. Моңа кадәр тегү машинасы каршына утырмаган кешеләр дә тегүчегә әйләнеп бетте. Кызлар көн дип тә, төн дип тә тормыйлар, хәтта бәйрәм көннәрендә дә эшлиләр. Бүген без бу цехта 16 төрле әйбер җитештерәбез. Ветераннарыбыз башлап йөри. Әйләнә-тирәдәге җирлек башлыклары үз авылларындагы волонтерлар белән элемтәдә торалар. Әзер әйберләрне Норлатка китерү – алар карамагында. Норлат авылының янгынга каршы көрәш отряды Илдар Сабиров җитәкчелегендә гуманитар йөкне ай саен тиешле урынына илтеп куярга булыша. Яшел Үзән районындагы «Әфган сугышчыларының хәрби туганлыгы» оешмасы җитәкчесе Марсель Морзабаевка аерым рәхмәтләребезне җиткерәбез. Ул район буенча җыелган ярдәмне хәрби операция зонасына илтә.
Авыр чакта кемнең кем икәнлеге беленә, дип юкка гына әйтмиләрдер инде. Бу очракта иганәчеләр турында әйтүем. Фәрит Зыятдинов (аның үз улы Рөстәм дә контракт буенча «Тимер» батальонында хезмәт итә), мәсәлән, хезмәт итүче егетләребезнең балаларына Яңа ел бәйрәмендә бүләкләр өләште, Казанга циркка, театрга сәяхәт оештырды, «Добродело» хәйри фонды аша мәктәп кирәк-яраклары тапшырды. Өлкәннәрне дә онытмый: аларны Алабуга шәһәренә сәяхәткә алып барып кайтты. Барлык чыгымнарны да үзе күтәрде. Хәзер инде Болгарга барырга җыенабыз. Форсаттан файдаланып, шунысын да әйтик: өч мотоцикл да – Фәрит Ярхәмович бүләге, ул аны егетләргә үзе алып барып тапшырды.
Норлат мәдәният йортында хәйрия чаралары үткәрүне дә гамәлгә керттек. Бу өлкәдә дә якташларыбыз ярдәм итә. Күренекле кино һәм театр артисты Раил Мөхетдинов җитәкчелегендәге «Өмет-Сәйяр» халык театры хәйрия спектакле куйды. Нәтиҗәсе буларак, 27 мең сум акча ярдәм фондына күчерелде. Бу акчага хәрбиләр өчен төрле приборлар сатып алдык.
Күз курка, кул эшли
Норлат авылыннан хәрби операция зонасына киткән егетләрнең саны 30дан артык. Һәлак булган 8 авылдашыбызның исеме Батырлык галереясына уеп язылган. Аны без узган ел ачкан идек.
Хәрби операция зонасыннан килгән рәхмәт хатларына без аеруча сөенәбез. Ә инде үзләре ялга кайтып төшсә, шатлыгыбызга чик-чама булмый. Кайберләре чәчәкләр, тәм-томнар да күтәреп килә. Сөйләшә-сөйләшә, чәй эчәбез. Норлат авылында Солдат аналары һәм хатыннары советы да бик актив эшли. Үзләренә дә кадер-хөрмәт күрсәтергә тырышабыз. Авылыбыз мәчетләрендә дә ярдәм итәргә әзер торалар. «Мөслимә» мәчете ялга кайткан егетләр, аларның әти-әниләре, хәләл җефетләре өчен бәйрәм табыннары да оештыра. Барысын да туган көннәре белән котлыйбыз. Бер караганда әллә ни зур эш тә түгел кебек. Әмма игътибарлы булу бик кирәк.
Әлбәттә инде, халык хәрби операциягә ярдәм итү эшенә бөтен ил буйлап күтәрелде. Безнең кебекләр бик күп. Мин әйткәннәр беркем өчен дә яңалык түгел. Бу хакта сөйләгәндә, ике максатны күз алдында тоткан идем. Беренчедән, бердәм булулары өчен, авылдашларыма, якташларыма рәхмәтләремне җиткерәсем килде. Икенчедән, теге яки бу сәбәп белән хәйрия эшләренә бик кушылып китә алмаучыларга теләгемне әйтү йөзеннән. Чөнки, эшне нидән башлыйк икән дип, бүген дә шалтыратып сораучылар бар. Бу очракта, күз курка, кул эшли, дигән гыйбарәгә таяну дөрес булыр дип уйлыйм. Монысы башлап җибәргәндә кирәк. Аннан инде, башланган эш – беткән эш, дигәне дә бар. Дөрес, беткән эш дигәне әлегә бик туры килеп бетми. Егетләребез җиңү яулап кайтканчы, дәвам иттерәбез әле. Башлаган эшне ташлый торган гадәтебез юк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез